Журналның бер нөсхәсе

Бөек Ватан сугышы елларында без, фронттагы язучылар, «Совет әдәбияты» журналының һәр санын бик сагынып, зарыгып көтеп ала идек. Безнең өчен бик кадерле кунак иде ул. Аның яңа саны килгән саен көннәр күңелле бер бәйрәмгә әверелә иде дисәм дә, арттыру булмас.

Кызганычка каршы, журналны тәртипле рәвештә ала алмый идек. Хәрәкәттәге армиягә подписка юк иде. Бары бандероль белән генә килә иде ул безгә.

Шулай да1943 елны журналны алдыруда шактый зур өзеклек булды. Тылга, каләмдәш иптәшләребезгә хатлар язып, ялынып-ялварып та алдыра алмаган чакларыбыз булгалады. Андый вакытларда журналның яңа санын гына түгел, хәтта күптәнге саннарын күрү өчен дә әллә ни бирергә әзер идек без.

Журналның чираттагы саннарын күрергә сусап йөргән шундый айларның берендә, каты сугышлар барган көннәрдә, алгы сызыкта бер лейтенант миңа, сүз ара сүз чыгып:

– Безгә моннан бер ай чамасы элек «Совет әдәбияты» журналы килде, – диде.

– Кайсы саны?

– Май саны.

Бу санны күргәнем юк иде. Мин сорашуымда дәвам иттем:

– Кемгә соң ул сезгә?

Мәхмүд Максудов дигән сугышчыга килгән булган. Бусы инде минем өчен чамадан тыш гаҗәп хәбәр булды. Мин, лейтенантны янымнан китеп бармасын дигәндәй, аның портупеясыннан тотып алдым.

– Кем соң ул Максудов? Язучы Мәхмүд Максуд түгелдер бит? Капитан?

Егет гамьсез генә жавап кайтарды:

– Кем белгән аны.

Ә минем сорауларым артканнан-арта бара иде: кайда ул Максудов? Кем булып хезмәт итә? Күргәнең бармы? Төсе-бите, кыяфәте ничегрәк?

Дустым Мәхмүд Максудтан күптән хат юк иде. Аның тылдагы хәрби частьтан фронтка киткәнен ишеткән идем, ләкин кайсы фронтка икәнен белми идем. Шуңа күрә бу исем мине бик кызыксындырды. «Безнең фронттамы икән әллә?» – дип уйлап алдым мин.

Лейтенант бу юлы да сорауларыма күңелне канәгатьләндерерлек җавап бирмәде. 

– Батальоныбызда андый офицер юк, – диде ул һәм шунда ук өстәп әйтеп куйды: – Хәер, кем белә аны? Бәлки, булгандыр да. Мондый каты сугышларда бүген киләләр, иртәгә китеп тә баралар. Күбесе дөньядан ук китә. Нишлисең, сугыш.

– Батальоныгызда булмаса, полкыгызда яисә дивизиягездә Максудов дигән офицер юкмы? Егет батальондагы офицерларны гына белә икән.

Ахырда мин Мәхмуд Максудовның кем икәнен, аның хәзер кайдалыгын полк яисә дивизия штабында ачыклармын дип уйлап, соңгы соравымны бирдем.

– Ул журнал кайда соң? Миңа биреп тора алмыйсыңмы?

Кызганычка каршы, биреп тора алмый икән: Оборонада торганда, журнал батальондагы татар сугышчылары арасында кулдан-кулга күчеп йөрган, аны аерымаерым да, җыйнаулашып та укыганнар. Ә хәзер ул күрше батальондагы татар сугышчыларында икән. 

Лейтенантның әйтүенә караганда, сугышчылар аны бик кызыксынып, яратып укыганнар, хәтта ул татар сугышчылары арасында хәрби политик тәрбия алып бару өчен кулланма булып та хезмәт иткән. Сугышчылар аны тылдан, туганнарыннан, әти- әниләреннән килгән хат кебек итеп укыганнар.

Эзли торгач, ул журналны мин күрше батальоннарның берсеннән таптым. Табуы ансат булмады. Дөресен әйтергә кирәк: бик авыр булды. Каты һөҗүм сугышлары барган көннәрдә аерым сугышчыларны гына түгел, хәтта син күрергә теләгән офицерларны табуы да, алар янына бару да бик читен иде. Ике арада өзлексез ут астында тотылган, снарядлар, миналар белән актарылып, пулялар белән мыжлап торган территория ята иде. 

Шулай да мин әлеге журналны табу бәхетенә ирештем. 1943 елда чыккан 5 нче санның бер нөсхәсе иде ул.

Гадәттәге нөсхә. Сугыш елларындагы начар сыйфатлы саргылтсу кәгазьгә басылган. Буявы шактый тонык. Хәреф хаталары да житәрлек. Шулай да аның тышкы күренеше, торышы һәм язмышы кызык иде.

Тышлыгын ертып алганнар. Әлеге лейтенантның әйтүенә караганда, анын эчке ягы буш булган, ягъни аңа бернәрсә дә басылмаган. Кәгазь юклыктан йөдәгән сугышчылар моңа бик шатланганнар, шунда ук аны ертып алып, тылга, әти-әниләренә туганнарына хат язганнар. Ике хатка җиткән, ике кешене бәхетле иткән. 

Журналның текстлы өлеше беренче битеннән алып соңгы битенә кадәр тулысынча сакланган. Әмма ул, укыла-укыла, кулдан-кулга йөри-йөри, шул кадәр тузган, таушалган, күпереп, калынаеп киткән аерым юллары хәтта танымаслык хәлгә җиткән иде, – кыскасы, иң бәхетле, иң укылган китап язмышын башыннан кичергән иде ул. Сугышның тынып торган минутлары иде. Тынып торган дигәч тә, атышлар тәмам туктаган вакыт түгел, ә бераз басылып торган минутлары гына иде.

Мин күптән түгел генә немецлар ташлап качкан, әле һаман дары исе, үлем исе аңкып торган тәбәнәк бер землянкада журнал битләрен ашыгып-ашыгып актарырга, кайбер урыннарын укырга керештем. Сугышчылар аны миңа, дөресе, бер сержант, вакытлыча гына биреп торды. 

– Зинһар, иптәш капитан, аны миңа кире кайтарып бирергә онытмагыз, – диде ул миңа, ялынган һәм үтенгән тон белән: – Бик кирәкле журнал ул. Миңа бик кирәк. Ротадагы татарлар, башкортлар, казакълар, үзбәкләр арасында агитатор мин. Аларга укыйм мин аны. Барысы да аңлый. Күрсәгез сез, татар халкының каян килеп чыгуы турында бик кызыклы мәкалә бар анда. Шигырьләр, хикәяләр да бар. Очерклар да.

Чыннан да бу санда Х.Гыймадиның «Урта Идел буе халыкларының татар-монгол игосына каршы көрәше тарихыннан» дигән мәкаләсе бар иде.

Журналны озак актарып торырга насыйп булмады. Атышлар көчәйде. Eгетем минем янга ашыгып йөгереп керде дә:

– Гафу итегез, иптәш капитан, журналны мин алып китәргә мәҗбүр булам, – диде. – Батальоныбыз хәзер кузгала. Җыеналар. Ул журналга таба кулын сузды. Мин аңа каршы килмәдем, бирдем. Ул акланырга, миннән гафу үтенергә теләгәндәй:

– Бик кирәкле журнал шул ул, – дип кабатлады. – Безнең борынгы бабаларыбыз Идел буендагы башка халыклар белән бергә, бер сафта торып, монгол оккупантларына каршы сугышканнар икән. Бүген дә без...

Сержант әйтәсе сүзен әйтеп бетермәде, сөйләшеп торырга вакыты юк иде аның. Кадерле журналны противогаз сумкасына тыкты да йөгереп чыгып китте. Миңа да инде монда калырга кирәк түгел иде. Ашыгыч эшләрем, үтисе бурычларым бар иде.

 Шулчак күңелемдә сакланып калган уемны әйтим: журналдан аерылу җиңел булмады миңа, якын дустымнан, кадерле иптәшемнән аерылган кебек хис иттем мин үземне.

Соңыннан билгеле булды: редакция чыннан да бу журналны көньяк фронтларның берсендә хезмәт итүче язучы Мәхмүд Максудка җибәргән булган икән (бу санда аның «Фәриднең хатлары» исемле очеркы да басылган иде), ләкин полевая почта күрсәткән цифрларның берсе ялгыш язылу аркасында, ул әдип кулына барып кермәгән, ә бөтенләй икенче якка китеп, Калинин фронтындагы бер батальонга эләккән hәм шунда аның бик кызыклы язмышы башланган.

Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, Совет Армиясе сафыннан кайткан журнал редколлегиясенең бер утырышында мин бу вакыйганы иптәшләргә сөйләдем. Алар моны бик кызыксынып тыңладылар. Тик бер иптәшнең генә сугыш елларында фронтларда чыгып килгән татар газеталары редакцияләренә журналныӊ яңа саннарын җибәрү эше йөкләтелгән сотрудникның гына кәефе бик китте, моны сөйләгән өчен миңа чынлап үпкәләде. Ул, үзенең хатасызлыгына бик нык ышанып, ачуланып:

– Әгәр анда сезнең полевая почталарыгыз адресны саташтырганнар икән, анда минем гаебем юк, – диде ул миңа.

Сүз шуның белән бетәр дип уйлаган идем мин, ләкин бетмәде. Редколлегия утырышында катнашучы өлкән язучыларның берсе, әлеге сотрудникка дусларча карап: 

– Тукта әле, син нигә үпкәлисең моңа? – диде. – Афзал сине гаепләмәде бит, бары булган хәлне генә сөйләде. Әгәр төптәнрәк уйлап карасаң, син моңа үпкәләргә түгел, ә шатланырга тиеш. Беләсеңме нигә? Син ялгышып җибәргән журнал алгы сызыктагы сугышчылар кулына барып кергән, аларны көрәшкә, батырлыкларга рухландырган, фашизмга каршы сугышкан, атакаларга барган, бөек Җиңүне даулаган. Син менә бу вакыйганың шул ягын уйлыйсыңмы, юкмы?.. Ни дигән сүз бу? Журналыбыз халык белән бергә бара дигән сүз түгелме соң! Ә син үпкәләгән буласың. Үпкәләргә түгел, ә моны сөйләгән өчен рәхмәт әйтергә кирәк.

Өлкән язучының, аксакалыбызның сүзләрендә тирән фәлсәфи мәгънә бар иде. Чыннан да, журналыбыз халык белән бергә бара, аңа хезмәт итә, укучыларны ленинчыл рухта тәрбияли, аларны бөек коммунистик җәмгыять өчен көрәшкә өнди, чакыра.

Бу кызыклы вакыйгадан соң инде бик күп еллар үтте, бик күп сулар акты. Шулай да журналыбызның әлеге укыла-укыла тузып, керләнеп, каралып беткән нөсхәсе, аның язмышы әле һаман күңелемдә, күз алдымда. 

Афзал ШАМОВ 1972, №5

 

"КУ" 05,2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: