Логотип Казан Утлары
Казан утларына - 95 ел

Юл

«Казан утлары» журналының 95 еллыгына

Юллар чуалган чорларда, Чуалып зиһен, акыл да, Хыялый булып, саташып Җирдәге җәннәт хакында, Безнең юл, менә безнең юл! – Кем дәшкән? Кемнәр сөрәне? Фетнәдән азган киләчәк Тырнагы күзгә терәлде. Сүзләрне тезеп кәгазьгә, Әйтерсең гаскәр тезелә! – Тартышып яшибез һаман, Хак бар яшәргә безнең дә. Өзелә гомер бу юлда, Гарьлектән үзәк өзелә. Җил искәнне көтә кузлар Тузгыган учак эзендә. Караңгыда адашсак та, Төн әле безне йотмады: Очкын бар каләм очында, Эч тулы – гыйсъян утлары...

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА (1962) – шагыйрь, прозаик, драматург; «Мәгарә», «Ташка ордым башны», «Саташкан сандугач» һ.б. китаплар авторы. Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Казанда яши.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев