Логотип Казан Утлары
Казан утларына - 95 ел

Татарда музыканың таралуы һәм татар музыкантлары турында

Татар музыкасы качып-посып яшәгән, яшерен почмакларда сакланып килгән музыка ул. 1905-1906 елларда яшьләр тарафыннан сирәк-сирәк кенә ясала торган театр-кичәләрдә татарның иң борын заманнан килгән моңнарын уйный башлаганнар. 1907-1908 елларда Шәрык клубларында, әдәбият кичәләрендә уйный торган булганнар. 1907 елда әдәбият кичәсендә Гали Зайпин кечкенә генә бер салон оркестр да уйнатып караган. Ләкин татар музыкасына әһәмият бирелмәгән, татар халкын музыка сәнгатенә төшендерү кыен булган.

Шулай да, заманында булган татар музыкантлары, музыка осталары музыка сәнгатен халык арасына кертергә тырышканнар. Гариф Минкин, аның энесе һәм Гыйлаҗ Сәйфуллиннар тарафыннан татар көйләре калай пластинкаларга кисеп таралганнар. Татар көйләре граммофон пластинкаларына да кергән. Әнә шул калай һәм граммофон пластинкалар аркылы татар музыкасының таралуын белсәк, Минкин, Зайпин, С.Рәхманколов, Сәйфуллин, Ахун, Шаһиәхмәтев, Әхмәдуллин, Хөсәеневләр онытылмаслык нәрсә калдырганнар дип әйтми китеп булмый.

Татарда музыка сәнгатенең күзгә күренеп таралуы 1909-1910 елларда башлана. Татарлар яши торган районнарда ачылган кинотеатр «Свет», «Буф» театрларында өзлексез рәвештә татар музыкантлары татар көйләрен уйныйлар. Музыка әкренләп гармун, пианино, скрипка, мандолина, гитара шикелле уен кораллары аркылы тарала. Татар яшьләре арасында музыкага мәхәббәт арта бара. Яшереп-яшереп кенә музыкага өйрәнә башлыйлар: чөнки музыка коралын кулга тоткан килеш Печән базарыннан, «Көфер почмагы»ннан үтеп китү кыен, арттан төрле кабахәт сүзләр белән сүгеп калалар. Шуңа карамастан, уйнарга иң җиңел булган уен коралы – мандолинага өйрәнү көннән-көн алга китә. 1912-1913 елларда «Сәйяр» труппасы башлыгы Г.Кариев музыка аркылы халыкны театрга җәлеп итүне үзенең алдына көндәлек бурыч итеп куя, татар музыкантларын еш-еш үзенә чакырып уйната торган була. Театрга музыка керү аркасында, электә 30-40 кешедән артмаган тамашачы, театрга килүче арта башлый. Шул ук елларда концерт һәм танцы кичәләре дә куела башлый. Татарның музыкант, җырчылары аерым-аерым номерлар үти башлыйлар. Шул ук елларда һәвәскәрләр труппасы дөньяга чыга. Яшьләр арасында музыкага омтылыш тагы да арта. 1915-1916 елларда укучылардан «Берек», яшь хезмәткәрләрдән «Тукай» исемендә түгәрәкләр төзелеп эшли башлый. Шулай итеп татар музыкасы, татар сәхнәсе белән берлектә татар дөньясына керә.

1929, №12


Мөхәммәт Яушев (1893-1969) – скрипкачы. 1912 елдан милли музыкаль ансамбльләрдә, 1939-1959 елларда театрларыбыз һәм Татарстан радиосы оркестрларында уйный.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев