Логотип Казан Утлары
Казан утларына - 95 ел

Татар мәдәниятенең көндәлек дәфтәреннән

1919 ел

1 январь. «Эш» газетасында Вәли Шәфигуллинның «Советлар Россиясендә татар матбугаты вә әдәбияты» дигән мәкаләсе басылды. 15 январь. Астрахань татар театры Гогольнең «Өйләнү» пьесасын сәхнәгә куйды. Спектакльнең режиссёры – Зәйни Солтанов. 7 февраль. Татар драма артистлары труппасы Гафур Коләхмәтовның «Кара һәм кызыл» драмасын сәхнәгә куйды. 9 февраль. Казан Журналистлар союзы «Красные зори» исемле әдәби һәм сәяси журнал чыгара башлады. 21 февраль. Казанда Мөселман матбугат комиссиясе төзелде. Председателе – Рәүф Алмаев. 21 февраль. Ф.Бурнашның «Яшь йөрәкләр» пьесасы буенча эшләнгән спектакльнең премьерасы булды. Режиссёры – К.Тинчурин. 28 февраль. Шамил Усманов Үзәк мөселман хәрби коллегиясендә эшли башлады. 10, 11 һәм 12 март. «Эш» газетасында Г.Ибраһимовның «Иҗтимагый революция һәм татар зыялылары» исемле зур мәкаләсе басылды. 10 март. Сәнгать хезмәткәрләрен оештыру максаты белән Казанда артистларның, музыкантларның һәм һәвәскәрләрнең гомуми җыелышы уздырылды. Җыелышта, шәһәрдәге сәнгать эшчеләрен барлау һәм киләчәккә бурычлар билгеләү өчен, вакытлы комиссия төзелде. 18 март. Журналистлар союзы янында мөселман секциясе төзү максаты белән, «Эш» газетасы редакциясендә татар язучылары, шагыйрьләре, тәрҗемәчеләре һәм журналистларының гомуми җыелышы булды. 24 март. Беренче Идел буе татар укчылары бригадасы төзелә башлады. Бригаданың комиссары – Шамил Усманов. 4 апрель. Танылган трагик Мохтар Мутин бенефисына Нариман Наримановның «Надир шаһ» трагедиясе куелды. 16 апрель. Укучы яшьләрнең «Берек» оешмасы Габдулла Тукайны искә алу кичәсе оештырды.

«Эш» газетасы, 13 апрель.

18 апрель. Драматург һәм шагыйрь, большевистик «Көн» газетасының (Сембер) редакторы Фәтхи Бурнаш Коммунистлар партиясе сафына керде. 24 апрель. Коммунистлар партиясе мөселман секцияләренең, Казан өлкә бюросы «Интернационал»ның иң яхшы тәрҗемәсенә конкурс игълан итте. Конкурста беренче урынны С.Сүнчәләй алды. 23 май. Зур театрда «Галиябану» драмасының премьерасы булды. Хәлил ролендә С.Айдаров, Галиябану булып Г.Болгарская уйнады. 30 майга кадәр. «Мәгариф» һәм «Бертуган Кәримовлар» исемле шәхси типографияләр конфискацияләнде. 10 июнь. «Эш» газетасында М.Максудның «Изге көрәшкә» дигән нәсере басылып чыкты. Июньнең беренче яртысы. Татар һәм башкорт халыкларының уртак шагыйре Шәехзадә Бабич ак фетнәчеләр тарафыннан җәзалап үтерелде.

«Кызыл Армия» газетасы, 16 июнь.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев