Логотип Казан Утлары
Казан утларына - 95 ел

Татар диаспорасы һәм Тукай

Тукайның мондый көчкә ия булуын, бәлки, шул рәвешле аңлату дөрес булыр. Сәбәп аның шигырьләренең теле гаять гади, ягъни ана телен бөтен нечкәлекләре белән белмәгән, чит илләрдә, чит мохиттә туган кешеләр дә җиңел аңлый алырлык дәрәҗәдә садә булуында, әсәрләрендә күтәрелгән мәсьәләләрнең халык әкиятләреннән башлап, иҗтимагый һәм милли проблемаларга кадәр киңәеп китүендә.

Бай тарихка ия булуларына карамастан, татарларның соңгы йөз елда, аеруча совет чорында, үзләренең үткәннәре белән бәйләнешләре шактый йомшарды. Режим мөмкинлек биргән кадәр милли гореф-гадәтләрен, әдәбиятларын һәм тарихларын өйрәнгән, тикшергән һәм яшь буынга җиткерергә тырышкан татарлар һәм алар хәлендә калган башка милләтләр, этник җыелмалар, үз-үзләрен саклап калыр өчен, бик еш кына бер төркем символлар кулланырга мәҗбүр булдылар. Бәйсезлек алганнан соң кыргызларның «Манас» дастанына, үзбәкләрнең (Әмир) Тимурга, казакъларның Абай Кунанбаевка, башкортларның профессор Зәки Вәлиди Туганга, төрекмәннәрнең Мәхтум Кулигә һ.б. сарылып, бу шәхес һәм дастаннарны гадәттән тыш идеаллаштырулары, алар белән бәйле юбилейларны милли бәйрәм дәрәҗәсенә җиткереп үткәрүләре, алар исемендәге премияләр оештырулары, һәйкәлләр куюлары асылда шул – милләтнең аерымлык билгесе булган милли символларга ихтыяҗлары белән аңлатыла ала. Милләт булып формалашу яки бәйсезлек алу чорында ул дәүләтнең яки милләтнең барлыгын күрсәткән байрак, гимн кебек заманча символлардан мәхрүм милләтләр исә үзләренә генә хас символларга таяна. Бу күренеш аңлы рәвештә дә, аңсыз рәвештә дә яшәп килә.

Менә 444 елдан бирле рус хакимияте астында яшәгән һәм чит илләрдә, бигрәк тә Төркиядә «Казан төрекләре», «Идел-Урал төрекләре» кебек төрле-төрле исемнәр белән аталса да, үзен «татар» дип атап йөрткән бу төрки милләт, үзенә генә бер төрле моң-сагыш белән, үзенчәлекле символлар җыелмасы барлыкка китерде. Гәрчә 1992 елдан бирле Татарстан Җөмһүриятенең дәүләт символы буларак «канатлы ак барс» фигуралы тугра һәм яшел, ак, кызыл төсләрдән гыйбарәт булган байрак кулланыла башласа да, боларның халык тарафыннан тулысынча кабул ителүенә шактый озак вакыт кирәк булачак. Башка төрки җөмһүриятләрдәге кебек, Татарстанда да бу төр яңа рәсми милли символларны кабул итү «булды-бетте»гә әйләндерелде. Чынлыкта һаман һәр татар өчен аңлаешлы милли символлар буларак, беренче урынны Казан Кремлендәге Сөембикә (Хан мәчете) тотса, икенче урында милли шагыйрь Габдулла Тукай (1886-1913) тора дип әйтергә була. 1988 елда башланган бәйсезлек өчен көрәштә «Тукай маршы (гимны)» буларак билгеле «И туган тел» исемле шигыре милли җыелышларда, Төркиядәге «Истиклял маршы» кебек, аягүрә басып җырлану дәрәҗәсенә җитте. Хәтта ул вакытка кадәр бу шигырьнең тыелган соңгы дүрт юлының да аерым бер горурлык белән җырлануы, белмәгәннәргә өйрәтелүе, режимның күрсәткән золымына һәм кысуларына карата татар халкының бер протесты буларак та аңлашыла ала. Табигый ки, монда шул хакыйкатьне дә ассызыклау урынлы булыр: совет режимы милли шагыйрьне тыймады, киресенчә, аңа атап һәйкәлләр салуга, музейлар ачуга, премияләр бирүгә рөхсәт итте, ләкин аның «Васыятем», «Тәэссир», «Аллаһы Тәбарәкә Тәгалә» кебек дини мотивлы шигырьләрен яки «И туган тел» шигырендәге кебек аерым юлларны бастырмыйча, аларга карата цензура булдырды. Икенче төрле әйткәндә, режим татар халкы өчен сөекле улын тыймады да, әмма аның әлеге темага багышланган шигырьләрен үзе теләмәгән формада төшендерелүе өчен мөмкинлек тә бирмәде.

Диаспорадагы татарларга килгәндә исә, аларны якын һәм ерак диаспора дип икегә бүләргә мөмкин. Беренчесенә – Татарстанның тышында элекке СССРның төрле җөмһүрият һәм өлкәләрендә яшәүчеләрне, икенчеләренә исә, болардан кала, чын аңламдагы чит илләрдә яшәүчеләрне кертергә була. Без хәзер тикшерергә теләгән тема – ерак диаспорадагы, ягъни 1950 елларга кадәр башлыча Кытайда, Япониядә, аннан соң Төркия, Финляндия, АКШ кебек дәүләтләрдә яшәгән аз сандагы татарлар һәм аларның Тукайны танып белүләре мәсьәләсе. Югарыда саналган дәүләтләр демократик яки советларга каршы позициядә торганга күрә, анда яшәүчеләр Тукайны үзләре теләгәнчә искә алу (яки искә алмау) ирегенә чын мәгънәсендә ия иде. Бу иректән файдаланып, алар, ниндидер режимның рөхсәт итүен яки итмәвен көтеп тормыйча, Тукайны һәр җәһәттән теләгән кадәр искә алып тордылар. Хәтта чит илләрдә җитешкән яшь нәсел, «бәгъзан татарларның башка шагыйрьләре әллә бер дә юкмы?» дип шөбһәләнеп тә карый башлады. Ватанны сагыну газабы тойган карт буын үз балаларына Тукай шигырьләре аша туган илгә мәхәббәт тәрбияләргә, аның шигъри юллары (мәсәлән, «И туган тел» шигыре) белән ана теленә игътибар уятырга тырышты. Икенче сүз белән әйткәндә, Тукай милли телне, милли әдәбиятны, ватан тойгысын, кыскасы, татарлыкның мәдәни кыйммәтләрен чагылдыручы бер исем булып торды.

Тукайның мондый көчкә ия булуын, бәлки, шул рәвешле аңлату дөрес булыр. Сәбәп аның шигырьләренең теле гаять гади, ягъни ана телен бөтен нечкәлекләре белән белмәгән, чит илләрдә, чит мохиттә туган кешеләр дә җиңел аңлый алырлык дәрәҗәдә садә булуында, әсәрләрендә күтәрелгән мәсьәләләрнең халык әкиятләреннән башлап, иҗтимагый һәм милли проблемаларга кадәр киңәеп китүендә. Социаль яраларны, мәгънәсез кебек күренгән, ләкин турыдан-туры халыкны кызыксындырган көндәлек вакыйгаларны, азатлык тойгыларын чагылдыруы, кешенең туган теле, тарихы белән горурланырга тиешлеген саф һәм җиңел аңлаешлы телдә аңлатуы үз илендә дә, диаспорадагы татарлар арасында да Тукайны баш таҗы итте. Үз дәвере шагыйрьләре Мәҗит Гафури, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдемәнд, Зариф Бәшири, Нәҗип Думави, Укмасый, Зыя Ярмәкиләрдән аерылып торуының бер сәбәбе дә, бәлки, аның һәр иҗтимагый сыйныфка, һәр буынга атап, аерым дәшеп иҗат итүендәдер.

Менә бу үзенчәлекләре ерак диаспорадагы татарларның Г.Тукайны туган һәм үлгән көннәре туры килгән апрель аенда искә алулары өчен сәбәп булды. Кайда гына, кечкенә булса да бер татар якташлыгы оешмасын, кайда гына мәдәни фәгалият (чара үткәрү) форсаты тумасын, анда «Тукай кичәсе» үткәрү традициягә әверелде. Бу милли кичәләрдә Тукайның тормыш юлын сөйләнгәннән соң, аның шигырьләреннән берничәсен үрнәк итеп китерү мәҗбүри. «И туган тел» яисә икенче исеме белән «Тукай маршы» хор белән җырлана. Гомумән, Тукай кичәсе булсын, башка милли кичәләр булсын, бу җырның җырланмый калуы бик сирәк була иде. Чөнки бу марш (гимн) азатлыктан мәхрүм татар халкының бәйсезлеккә омтылышы кебек тоела иде. Бу «Тукай кичәләренә» өстәмә рәвештә махсус китап-журналлар да нәшер ителә иде. Шул рәвешле, диаспорада да Тукайның үлемсез калуы тәэмин ителә иде.

Башта ерак диаспорада яшәгән татарларның Тукайга мөнәсәбәтле эш-гамәлләренә күз салыйк. Иң әүвәл Япониядә Тукайның вафатына 20 ел тулу уңае белән басылган мөһим бер басмага тукталыйк. «Токио Матбага-и Исламия» 1933 елда, ягъни шагыйрь үлеменең 20 еллыгында Тукайның бөтен әсәрләрен эченә алган «Габдуллаһ Тукай. Мәҗмуга-и Асары» исеме белән 4 томлык бер җыентык бастырды. Барлыгы 543 битлек бу җыентык ул чакта татарлар тарафыннан кулланылган гарәп хәрефләре белән нәшер ителде. Бу мөһим юбилей мөнәсәбәте белән, Япониядә яшәгән бик аз санлы татар-башкортның искиткеч зур тырышлыгы белән мәйданга чыккан 4 томлы җыентыкны хәзерләү бер дә җиңел булмый. Моның шулай икәнен Токиода чыккан «Япон мөхбире» исемле журналда басылган язмадан да күрергә була. Япониядәге мөселманнарның дини лидеры ролен үтәгән Габделхай Корбангалинең әлеге журналда басылган мәкаләсеннән һәм башка хәбәрләрдән Тукайның үлеменә 20 ел тулуны билгеләп үтү өчен зур күләмле чаралар үткәрелүе аңлашыла. Бер елдан соң исә Тукайның нибары бер шигыренең генә басылуын күрәбез.

Ерак Көнчыгышта Тукай белән бәйле, дөресрәге, аның үлеменең 25 еллыгын искә алу өчен басылган икенче бер әсәр исә 20 мәкалә һәм аңа багышланган шигырьләрне эченә алган 98 битле «Габдулла Тукай (1913-1938) (Вафатына 25 ел тулу белән)» исемле җыентык иде. «Ерак Шәрык Идел-Урал төрек-татар мөселманлыгының дини милли мәркәз мәгариф шогъбәсе» тарафыннан 1938 елда Мукдендә нәшер ителгән. Шул ук вакытта Мукдендә 1935-1945 еллар арасында чыккан «Милли байрак» газетасы төрле уңайдан аның шигырьләреннән үрнәкләр биреп бара, Тукай хакында төрле мәкаләләр яки аңа багышланган шигырьләр бастыра. Исхакый мөхәррирлегендә чыккан (башта «Милли юл» буларак) «Яңа милли юл» исемле айлык журналда да Тукайга бик еш урын бирелә.

Ерак диаспорадагы татарларның икенче бер мәркәзе булган Финляндиядә шагыйрьне искә алу кичәләре үткәрелеп килсә дә, беренче басма эше 1953 елда Төрек халык мәктәп һимая корумы тарафыннан Хельсинкида Тукайның «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» исемле әсәрен нәшер итү булды бугай, һәм 1969 елда Хөсәен Садыйкның «Габдулла Тукай шигырьләре» исемле 102 битле җыентыгы шулай ук Хельсинкида, элек Кытай һәм Япониядә чыккан җыентыкларның латин хәрефләренә күчермәсе рәвешендә басылды. Ерак диаспорадагы татарларның иң тыгыз утырган җире булган Төркиягә килгәндә, монда Тукай һәм Тукайны таныту буенча алып барылган эшләр түбәндәгечә. Төрек укучысы беренче тапкыр буларак Тукай исемен «Төрек йурду (йорты)» журналының 1913 елдагы «Габдуллаһ Тукаевның вафаты» исеме астында басылган хәбәрдән белде. Аннан соң журнал «Тукаевның җеназасы» хакында мәгълүмат бирде. Иң әһәмиятлесе, һичшиксез, Фуад Көпрүлүнең Тукай хакында язган мәкаләсе булды. Ләкин Фуад Көпрүлүнең күләмле мәкаләсендә «бары тик «Тасвир-и Әфкар» белән «Ислам дөньясы»нда гына Тукаевка берничә колонка язма бирелде» дип хәбәр итүе ул вакытларда Төркиядә Габдулла Тукаевның әле танылмавына ишарә иде. «Төрек йурду» ул санында «Төрекләрнең яшь халык шагыйре (Габдулла Тукаев) мәрхүм») дип язып, нәкъ бер битлек фотографиясен һәм румынияле Нуман Байбуриның аңа атап язган «Габдуллаһ Тукаев» исемле шигырен бастырды. Биш ел узганнан соң, «Кырым» журналында бик кечкенә генә бер мәкалә чыкканын беләбез. Ягъни Көпрүлүдән соң Тукайга җитди игътибар күрсәткән кеше булмады. Монда шигырьләренең төрекчә тәрҗемә ителмәвенең дә йогынтысы булган, күрәсең. Озак вакытлардан соң Җөмһүрият дәверендә яңадан чыга башлаган «Төрек йурду» 1926 елда «Габдуллаһ Тукайның «Мәҗмугаи асары» дигән баш астында төрек укучысына Казанда аның сайланма әсәрләре басылуын хәбәр итсә дә (IV, №20, август, 1926, 189 б.), бу да тәэсирле булмады. Гаяз Исхакый 1933 елда (ягъни Тукайның 20 еллыгында) «Азәрбайҗан йорт билгесе» журналында Тукай турында тагын язып чыкса да, моның да әллә ни йогынтысы булмавы аңлашыла. Нәтиҗәдә, төрек матбугатындагы бу бер-ике мәкаләдән соң ярты гасыр буена Тукай турында һичбер нәрсә басылмавын, тулы бер бушлык хөкем сөрүен күрәбез. Бары 50 елдан соң гына Тукайның үзләре татар нәселле булган тикшеренүче һәм галимнәр тарафыннан көндәлек тормышка кире кайтарылуына шаһит булабыз. Болар – тарихчы Габдуллаһ Баттал Таймас, профессор Рәшид Рәхмәти Арат, профессор Әхмәт Тимер иделәр. Алардан соң өч ел узгач, профессор Хәмзә Зөлфикар шул ук журналда «Габдулла Тукай (1886-1913)» исемле җитди гыйльми бер мәкалә бастырганын күрәбез.

Надир ДӘҮЛӘТ, Истанбулдагы Мәрмәрә университеты профессоры Истанбул, июнь, 1996 Язманы матбугатка Әлфинә СИБГАТУЛЛИНА әзерләде. 1997, №5


Мәкалә кыскартылып урнаштырылды.

 

"КУ" 05, 2017

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев