Логотип Казан Утлары
Казан утларына - 95 ел

Рухыбыз учагы - "Казан утлары" журналына - 95 ел

«Казан утлары» журналы – бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татар халкы өчен төп әдәби басма. [caption id="attachment_26461" align="aligncenter" width="377"]Ибрагимов Илфак Мирза улы Ибраһимов. Филиал директоры — "Казан утлары" журналының баш мөхәррире[/caption]

Ул 95 ел буена берөзлексез халкыбызның әдәби сүзе, иҗтимагый-эстетик мөнбәре булып хезмәт итте, халкыбызның күңел җәүһәрләрен, рухи кыйммәтләрен, җанын-рухын үзенә ирештереп торды. Әлбәттә, тарихы мең еллар белән исәпләнгән милли әдәбиятыбызны дөньяга танытучы башка газета-журналларның булуы да мәгълүм. Дистәләрчә исемдәге ул басмаларның географиясе дә Казан каласы белән генә чикләнмәгән. Санкт-Петербург, Уфа, Оренбург, Җаек, Әстерханда һәм Рәсәйнең башка төбәкләрендә, чит мәмләкәтләрдә милли байларыбыз, зыялыларыбыз бу саваплы эшкә алынганнар. Халкыбызның асыл улы, олуг шагыйре Дәрдемәнднең фатихасы һәм матди ярдәме белән Ризаэтдин Фәхретдин, Фатих Кәримиләр 1908 елда ук «Шура» журналын бастыра башлыйлар... 1912 елда меценат Әхмәтгәрәй Хәсәни тулысынча үз канаты астына алган, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Рәхим, Г.Гобәйдуллин, Г.Ибраһимов, Җ.Вәлиди кебек талант ияләре тарафыннан нәшер ителә башлаган «Аң» журналы исә, нәкъ бүгенге «Казан утлары» кебек үк, «әдәби, фәнни, сәяси вә иҗтимагый рәсемле журнал» буларак таныла. Әдәбиятчы галимнәребез билгеләп үткәнчә, узган гасырның башында гамәлгә куелган милли матбугат битләрендә 400дән артык шагыйрь, язучының әдәби иҗат үрнәкләре нәшер ителүе билгеле. 1922 елда «Безнең юл» исеме белән дөнья күргән әдәби журналыбыз, ягъни бүгенге «Казан утлары»ның әнкәсе, халкыбызның соңгы биш гасырлык тарихында беренче тапкыр дәүләт тарафыннан гамәлгә куелган әдәби басма. Дәүләт тарафыннан бар ителгән әдәби басма, әлбәттә, шул дәүләтнең, дөресрәге, дәүләт идарәсе башында торган сәяси фирканең рупоры, идеология коралы булмыйча кала алмый. 95 ел дәвамында «Безнең юл»ның «Яңалиф», «Атака», «Совет әдәбияты» исемнәренә үзгәртелүе дә матбугат чараларының ил-көндә урнашкан сәяси вазгыятькә бәйле булуын күрсәтә. Редакция архивында әлеге исемнәрдә чыккан барлык журналларның төп нөсхәләре саклана. 1100дән артык данә. Редакциядә элгәре эшләгән хезмәттәшләребезнең бик тә җаваплы кайгыртучанлыгы белән яхшы сакланган алар. Битләренә сарылык йөгерсә дә, таушалмаган, һәр хәреф-юллары бүген басылгандай ярылып тора... 2017 елга чыкканда, республикабызның Милли китапханәсе тарафыннан ул архивтагы барлык нөсхәләр тулысынча цифрлаштырылып, аларның электрон форматлары – нөсхәләре булдырылды... Никадәрле зур эш эшләнде... Никадәрле олы хәзинәбез заманча әйләнешкә кертелде! Иң мөһиме, бүгенге көндә әлеге хәзинәдән бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез бернинди түләүсез файдалана ала. Моның өчен «Казан утлары» журналының сайтына керү җитә. Ил-дәүләттәге вазгыятькә карап исемнәре үзгәрсә дә, төп әдәби басмабызның бернинди үзгәрешсез дәвам иткән олы максатлы юлы бар. Ул – газиздән дә газизрәк Ана телебезне саклау. Дөнья әдәбиятының барлык төрләре, жанрлары үрнәгендә милли әдәбиятыбызны үстерү, әдәбият белеме фәненә өлеш кертү, милли әдәбиятыбыз, сәнгатебезне халкыбызның рухи тормышы-яшәешенең аерылгысыз кыры-бакчасы итү, милли әдәбиятчыларыбызның яңадан-яңа буыннарын тәрбияләү кебек максатларны берләштерә ул олы юл! Кешелек үткәннәре белән яши дигән гыйбарә бар. Үткәннәр киләчәккә бару юлында сабак алу өчен кирәк. Халкыбызның рухи бакчасы булып торган милли әдәби басмабызның үткәне сокланырлык, горурланырлык. Ил-көндә үзгәртеп корулар башланганчы, «Казан утлары» журналы СССРның бөтен союздаш, автономияле республикалары, өлкәләренең китапханәләренә, уку йортларына мәҗбүри нөсхә буларак җибәрелә, АКШ, Канада, Кытай, Япония, Төркиягә һәм Европа илләренә таратыла... Журналны яздырып алучылар саны 1981 елда йөз меңнән арта... Агымдагы елның гыйнвар аенда Төркиянең Измир шәһәренә эш сәяхәтенә баргач, Мәрмәрә университетының төрки әдәбиятлар факультеты китапханәсендә «Казан утлары» журналының дистәләрчә еллар буе тупланган саннарын да, бүгенгеләрен дә күреп, горурлык хисләре кичердем... Очрашуга килгән галимнәр «Казан утлары»н дәреслек буларак куллануларын, бүгенге татар әдәбияты, шигъриятенең дөнья әдәбияты үрнәкләре югарылыгында булуын әйттеләр. Бу саннар, бу мисаллар милли әдәбиятыбыз, сәнгатебезнең бүгенге глобаль дөньяда халкыбызны милләт буларак үз йөзен саклап калуда, аның рухи дөньясын бар итеп торуда никадәр әһәмияткә ия икәнен дәлилли. Халык рухы, халык хәтере, традицияләре, тормыш көтү тәҗрибәсе язма мәдәният рәвешендә генә яши, дәвам итә... Электрон форматлар, интернет – барчасы язма мәдәниятне туплау, заманчалаштыру, саклау формалары, технологияләр генә. Электрон китаплар, китапханәләр булсын өчен әүвәл язма әдәбият үзе кирәк. Ул исә фәкать әдәби журналларда, язучы һәм мөхәррирләрнең бердәм тырышлыгы белән генә дөньяга килә. Әлеге әдәбиятны укучының кайсы форматтан алып куллануы исә һәркемнең үз ихтыяры... Үткәннәрдән сабак алып, киләчәгебез турында уйланганда, без милли матбугатыбыз, шул исәптән милли әдәби басмаларыбызны әле музейларга куярга ашыкмыйбыз. Республикабызда дәүләт бюджетыннан нәшер ителә торган әдәби басмалар – «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел», «Мәйдан», «Безнең мирас» журналлары, «Мәдәни җомга» атналык газетасы редакцияләре бүген Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендәге сәясәтен тормышка ашыру буенча кайчандагыга караганда да тырышыбрак хезмәт куя. Бу олуг миссияне үтәүдә дәүләт структуралары, фәнни үзәкләр, иҗат берлекләре, киң җәмәгатьчелекнең дә йогынтысы көчәйде. «Казан утлары» журналының редакция советы тарафыннан аның үсеш перспективалары, әдәби иҗат барышын оештыру, укучылар даирәсен киңәйтү юллары билгеләнде. Республикабыз дөнья җәмәгатьчелеге алдында тотрыклы яшәү төбәге булып танылган икән, моңа фәкать халкыбызның зыязатлыгы, йөзләрчә еллар китаплы халык булуы белән ирешүе – һәркемгә мәгълүм. Әдәби басмаларыбызның киләчәге милли зыялыларыбызга бәйле. Бүген милли байларыбыздан нәшер итү өчен, шөкер, матди ярдәмгә мохтаҗлыгыбыз юк... Бүген милли хәзинәбезгә тиң әдәби басмаларыбызны халкыбызга җиткерү өчен һәр зыялы затның шәхси үрнәге, милли гаилә традицияләрендә яшәве, миллилектән читләшмәве кирәк. Әдәби басмаларыбызның киләчәге турыдан-туры милли мәгарифебез белән бәйле. Төркиянең Мәрмәрә университеты галимнәре өчен генә түгел, үзебезнең югары уку йортлары, педагогик колледжлар, гомуми мәктәпләр өчен дә дәреслек дәрәҗәсендә кулланылырга тиеш милли матбугат чаралары. «Казан утлары» журналы үзенең эчтәлеген мәгариф эшенә җәлеп итәрдәй яңадан-яңа сәхифәләр, темалар белән баета... «Мөгаллим мөнбәре», «Ак җилкән», «Укучыларыбыз иҗаты», «Хикәя яза аласызмы?», «Яңа исемнәр», «Каләм тибрәтүчеләр» рубрикалары – соңгы елларда гамәлгә куйган яңалыкларыбыз... Мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшлек итүебез нәтиҗәсендә барлык мәгариф учреждениеләре, бигрәк тә милли гимназияләр белән элемтәләребез ныгыды. Соңгы өч елда «Казан утлары» журналын укучылар даирәсе мәктәп укучылары, укытучылар бәрабәренә бермә-бер артты. Милли басмаларыбыз яшәсен өчен, әлбәттә, аның язучылары, укучылары булу кирәк. Шөкер, республикабыз язучыларының иҗат активлыгы кимегәне юк. Бигрәк тә яшь каләм ияләренең каләмнәре үткенләнгәннән-үткенләнә бара. Агымдагы елда гына да без журналыбызда берсеннән-берсе мәртәбәле биш роман тәкъдим итәчәкбез. Алдагы елның апреленә кадәр хикәячеләр бил алышачак. Журналыбызга – 95 яшь. Ул – үз яше белән аксакал да, үз авторлары, үз мөхәррирләре, үз укучылары һаман яшәрә барган рухи учак та... Аның җылысы, нуры көчәйгәннән-көчәеп, озак еллар халкыбызның рухын яктыртып торыр әле! Шулай булсын, Аллаһым бер!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев