Боз кузгалды

«ЯҢАЛИФ»

1927-1932 ЕЛЛАРДА ЧЫГА ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ: Ф.Сәйфи-Казанлы (1927, №1-7, 1928, №3-4, – мәсьүл (җаваплы) мөдир; 1929, №7-9, 12-15, 21-24, 1930, №1,2 – җаваплы редактор); Г.Әлми (1927, №8-9 – вакытлы мәсьүл мөдир, 1928, №1,2 – мәсьүл мөдир, 1928, №15 – вакытлы редактор), Ф.Сәйфи (1927, №10-12 – мәсьүл мөдир), 1928, №16 – 1929, №6 – редакторлары Ф.Сәйфи, Г.Әлми, И.Рәми, С.Борһан (1929, №10 – вакытлы редактор), И.Рәми (1929, №11 – техник редактор), Г.Нигъмәти (1929, №16-20 – вакытлы редактор, 1930, №3 – 1932, №10 – җаваплы редактор).

Бу «Боз кузгалды» мәкаләсе үзенең эченә татар музыкасының үткәннәреннән хәтергә алынырлык һәм, мәкаләнең авторы әйткәнчә, татар музыкасы тарихын яза башлаганда бер материал булырлык хәлләрне алганлыгын искә алып, асыл нөсхәсеннән берникадәр кыскартылып басылды. Мәкалә иясе татар музыкасының тарихын яза башлау мәсьәләсен күтәрә. Бу турыда, әлбәттә, ике фикер булмас, эшләнергә тиеш эш. Әлегә, тик, идарә татар музыкасының үткәне, хәзергесе, киләчәге турында язучыларга журнал битләре ачык икәнен белдерә.

Идарә.

Бу ел «Красная Татария» гәзитендә Украина культурасы турында «Боз кузгалды» дигән мәкаләне укысак, хәзер татар музыкасы һәм музыкантлары турында – 28-29нчы елда язылган С.Фәйзуллин, Г.Кутуй, Госманов һәм башка иптәшләрнең мәкаләләрен укыган соңында да татар музыкасы һәм музыкантлары турында «боз кузгалды» дисәк, дөрес булыр кебек сизелә. Музыка яратучы кечкенә генә бер музыкант булу сыйфатым белән һәм элегрәк заманнарда карт татар музыкантлары арасында булып, утырышып, алар белән татар музыкасы, музыкантлары турында сөйләшкәләгәнем дә булганга күрә хәтергә калганнарны язып үтүне тиешле таптым.

Татарда музыканың таралуы һәм татар музыкантлары турында

Татар музыкасы качып-посып яшәгән, яшерен почмакларда сакланып килгән музыка ул. 1905-1906 елларда яшьләр тарафыннан сирәк-сирәк кенә ясала торган театр-кичәләрдә татарның иң борын заманнан килгән моңнарын уйный башлаганнар. 1907-1908 елларда Шәрык клубларында, әдәбият кичәләрендә уйный торган булганнар. 1907 елда әдәбият кичәсендә Гали Зайпин кечкенә генә бер салон оркестр да уйнатып караган. Ләкин татар музыкасына әһәмият бирелмәгән, татар халкын музыка сәнгатенә төшендерү кыен булган.

Шулай да, заманында булган татар музыкантлары, музыка осталары музыка сәнгатен халык арасына кертергә тырышканнар. Гариф Минкин, аның энесе һәм Гыйлаҗ Сәйфуллиннар тарафыннан татар көйләре калай пластинкаларга кисеп таралганнар. Татар көйләре граммофон пластинкаларына да кергән. Әнә шул калай һәм граммофон пластинкалар аркылы татар музыкасының таралуын белсәк, Минкин, Зайпин, С.Рәхманколов, Сәйфуллин, Ахун, Шаһиәхмәтев, Әхмәдуллин, Хөсәеневләр онытылмаслык нәрсә калдырганнар дип әйтми китеп булмый.

Татарда музыка сәнгатенең күзгә күренеп таралуы 1909-1910 елларда башлана. Татарлар яши торган районнарда ачылган кинотеатр «Свет», «Буф» театрларында өзлексез рәвештә татар музыкантлары татар көйләрен уйныйлар. Музыка әкренләп гармун, пианино, скрипка, мандолина, гитара шикелле уен кораллары аркылы тарала. Татар яшьләре арасында музыкага мәхәббәт арта бара. Яшереп-яшереп кенә музыкага өйрәнә башлыйлар: чөнки музыка коралын кулга тоткан килеш Печән базарыннан, «Көфер почмагы»ннан үтеп китү кыен, арттан төрле кабахәт сүзләр белән сүгеп калалар. Шуңа карамастан, уйнарга иң җиңел булган уен коралы – мандолинага өйрәнү көннән-көн алга китә. 1912-1913 елларда «Сәйяр» труппасы башлыгы Г.Кариев музыка аркылы халыкны театрга җәлеп итүне үзенең алдына көндәлек бурыч итеп куя, татар музыкантларын еш-еш үзенә чакырып уйната торган була. Театрга музыка керү аркасында, электә 30-40 кешедән артмаган тамашачы, театрга килүче арта башлый. Шул ук елларда концерт һәм танцы кичәләре дә куела башлый. Татарның музыкант, җырчылары аерым-аерым номерлар үти башлыйлар. Шул ук елларда һәвәскәрләр труппасы дөньяга чыга. Яшьләр арасында музыкага омтылыш тагы да арта. 1915-1916 елларда укучылардан «Берек», яшь хезмәткәрләрдән «Тукай» исемендә түгәрәкләр төзелеп эшли башлый. Шулай итеп татар музыкасы, татар сәхнәсе белән берлектә татар дөньясына керә.

1929, №12

Татар көйләрен чыгаручылар-язучылар

Скрипкәче карт Мөхәммәтша абзыйның сөйләве буенча, көйләрнең күбесе авылларда, җыеннарда, моңсу җирләрдә чыксалар да, аларны чыгаручылар да, чыгарырга тырышучылар да заманында булган. Бу карт хәтерендә калган Нижнийнең Хәбибуллине, аның сакланып калган «Хәбибулкин маршы», Саратовның Усмановы, Уфаның Ижбулдиннары сөйли.

1914-1915 елларда Казандагы көй чыгаручылардан Г.Сабитов һәм Яруллиннарны да искә алып үтәргә кирәк. Алар тарафыннан язылган көйләр татар музыкачылары тарафыннан уйнала, җырчылары тарафыннан җырлана.

Бу турыда надан татар муллаларының һәм татар фанатикларының йогынтысы астында татар халкы музыкага салкын караган дияргә кирәк. Гәзитләрдә язучы- рецензиячеләребез дә татар музыкасына игътибар бирмәгәннәр, музыканың халыкка булган тәэсирен аңламаганнар. Югарыда язылган концерт кичәләре турында гәзитләргә гомуми рәвештә язылса да, аерым татар музыкасы һәм музыкантлары турында кыйммәт, (бәя) бирелми иде. Гомумән алганда, татар матбугаты музыкага әһәмият бирми иде. 1916-1917 елларда «Зөләйха» пьесасының фәрештәләр пәрдәсе өчен язылган Габәши музыкасы кайбер драматургларны уятты дияргә кирәк. Шул көннән башлап Мирхәйдәр Фәйзи, Тинчурин, Бурнашлар музыканың театр пьесасына кирәк бер нәрсә икәнен аңлап эшкә керештеләр.

Советлар Җөмһүриятенең 11 елы эчендә татар музыкасы үзенә бөек бер урын алды. Татар музыкасының кирәклеге һәм халыкка биргән тәэсире аңлашылды.

Патша хөкүмәте вакытындагы музыка мәктәпләренә татарның кабилиятле һәм яхшы музыкант булу теләге белән янган татар җегетләре, югарыда сөйләнгән муллалар коткысы аркасында, керә алмадылар. Шул ук мәктәпләр эшче-крәстиян балаларына ябык булганлыктан, соңгылары да чын теләкләренә ирешә алмадылар. Тик аларның уттай ташкан йөрәкләреннән чыккан теләкләре Татарстан Советлар Жөмһүрияте барлыкка килү белән генә вөҗүткә чыкты (тормышка ашты).

Татарстан Советлар Җөмһүриятенең музыка мәктәбе, техникумында татар эшче-крәстиян балалары укып ята. Татарстан Мәгариф Комиссарлыгы тарафыннан җибәрелеп, Мәскәү консерваториясендә укып ята торган яшьләребез бар.

Татар музыкантлары арасыннан атылып чыккан пианист Салих Сәйдәшев зур бер талант иясе [булып] танылып, композитор исемен алды. Арабыздан чыккан бу яшь өметле композиторның тагын да зур адымнар белән алга китүен көтәргә кала.

Татарда сәхнә тарихы эшләнде.

Инде татар музыкасы тарихын язу чараларын да күрергә кирәк. Ияләре (белгечләре) бу зур эшкә әһәмият биреп керешерләр һәм Гыйльми Үзәк якыннан торып ярдәмләшер дип уйлыйбыз.

1929, №12

 

"КУ" 05, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: