Татар матбугаты
Зур хәрефтән языйк!
“Укытучыга хөрмәт йөзеннән бу сүзне бар җирдә дә баш хәрефтән язарга киңәш итәм”, – дип белдерде Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Укытучылар көненә багышланган чарада. Сөенечле хәбәр дә бар: Казанның 2 нче лицей укытучысы Алмаз Хәмидуллин “Россия ел укытучысы – 2017” бәйгесенең “Иң яхшы укытучы бишлеге”нә керде. Ул республиканың ел укытучысы булып танылды.
Укытучы дөньяның тоткасына әйләнеп килә. Чарада катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та, укытучыдан башка алга китеп булмый, ди. “Үзебезгә дә кайчак кемнәрне булса да өйрәтергә туры килә, ләкин һәрвакытта да барып чыкмый. Ашаган белми, тураган белә. Шуңа күрә сезнең алдыгызда нинди катлаулы бурычлар торганын яхшы аңлыйбыз”, – диде ул. Президент иң лаеклыларга дәрәҗәле исемнәр, медальләр тапшырды. Барлыгы унике педагог Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек булды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә иң мактаулы бакча мөдирләре, мәктәп директорларын бүләкләде. “Укытучы кулында – меңләгән кешенең язмышы. Яхшы белем генә түгел, тәрбия дә бирергә кирәк”, – диде ул.
Минтимер Шәймиев үз чыгышында тел мәсьәләсен сәясәтләштерергә ярамаганлыгын да әйтте. “Мин татар мәктәбен тәмамладым. Ә вузга керү имтиханнарын рус телендә тапшырдым. Алайса, кайбер кешеләр, элек алай түгел иде, дип әйтергә ярата. Ул вакытта бөтенләй без теләгәнчә түгел иде. Үзгәртеп корулар заманында Казанда бердәнбер тулы булмаган татар мәктәбе калуын онытабыз. 90 нчы елларда бүгеннән дә катлаулырак мәсьәләләр хәл ителде.
Туган телгә кагылышлы проблемалар турында утырып сөйләшергә акылыбыз җитәр дип уйлыйм. Президент Рөстәм Миңнеханов та еллык >лламада да үз фикерен әйтте. Шуңа нигезләнеп, эшне алып барырга кирәк, без аны эшли алабыз”, – диде Дәүләт Киңәшчесе.
Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевтән укытучыга хөрмәт ни дәрәҗәдә артуын сораштык.
– Әгәр дәүләтнең ихтирамы булса, укытучыга карата укучының да хөрмәте артачак. Аның хезмәт хакы артырга, эш шартлары яхшы булырга, социаль яктан игътибар көчәергә тиеш. Соңгы елларда республикада төрле дәүләт программалары тормышка ашырылды. Шуның ярдәмендә бакча, мәктәпләр төзекләндерелде, яңалары төзелде, хезмәт хакы да артты. Бу – дәүләт игътибары дигән сүз. Әле тәрбиячеләргә, авыл укытучыларына игътибарны көчәйтәсе бар, – диде ул.
Республиканың баш педагогы Энгель Фәттахов мәгариф хезмәткәрләренә матур теләкләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерде. “Тормыш шулкадәр үзгәрә, укучы мәгълүматны шулкадәр тиз үзләштерә. Бүгенге укучыларны ун ел элек укыганнар белән чагыштырып та булмый. Әгәр педагог осталыгын күтәрмәсә, бүгенге көн таләбенә туры килмәячәк. Уңышларыбыз да күп, ләкин әле эшлисе эшләр дә бар”, – диде министр.
Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев