Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Зөя ЮНЕСКО исемлегенә кертелерме?

Хәзерге болгавыр заманда адәм баласына кешелек сыйфатларын саклап калу җиңел гамәлләрдән түгел. Соңгы араларда дөньяда барган аяныч вакыйгалар шулай фикер йөртергә җирлек тудыра... Казанда 14-16 сентябрь көннәрендә «Кешелек мирасы – тотрыклы үсешнең какшамас нигезе» («Сбережение человечества как императив устойчивого развития») дигән халыкара форум оештырылачак. Әлеге чарада гуманизм төшенчәләренең яңа мәгънәсе, кешелек мирасы,  бөтендөнья мәдәни байлыгыбызны саклау, кайгырту мәсьәләләре турында фикер алышу көтелә.

- «Кешелек мирасы – тотрыклы үсешнең какшамас нигезе» темасы Татарстан өчен бик мөһим. Республикада киң колачта алып барылган эшчәнлек, катлаулы булса да һәркемгә аңлаешлы. Кешелекне кайгырту, яшәү шартларын яхшырту – республика сәясәтенең аерылгысыз өлеше. Бу юнәлеш Татарстанның стратегик юнәлеш үсешендә дә билгеләнгән... ЮНЕСКО эшләре комиссиясе тирән эчтәлекле мондый форумны нәкъ менә Татарстанда оештырырга тапшырды.

Чараны ЮНЕСКОның Россиядәге эшләр комиссиясе, Татарстанның Фәннәр академиясе, республиканың «Яңарыш» фонды, Казан федераль университеты, Казан мәдәният институты һ.б. оештыра.  ЮНЕСКОның генерал директоры Ирина Бокова форумның темасын һәм анда күтәреләчәк мәсьәләләрне хуплады, – ди Татьяна Ларионова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган очрашуда.

Ике көнгә тәгаенләнгән Халыкара форумның программасы киң һәм бай. Форум барышында халыкара фәнни-гамәли конференция, шулай ук югары дәрәҗәле экспертлар катнашында утырыш та оештырыла.

«Бу конференция ике зур мәсьәләне күтәрә, – ди тарихчы, галим Рафаэль Вәлиев. – Гуманизм һәм кешелек мирасы. Бу төшенчәләр Татарстан, Россия шартларында табигый күренә. Темаларны, секция эшчәнлеген барлаганда, программа төзегәндә безнең өчен дөнья күләм мәгълүм шәхесләрне чакырырга булдык. 3 секция эшләячәк: «Кешелек мирасы – ЮНЕСКОның тарихи миссиясе», «Кешелек мирасында мәдәният, фән һәм мәгарифнең роле» һәм «ЮНЕСКО эшчәнлеген җәелдергәндә, дөньякүләм мирас объектларын барлау  җирлекнең мәдәни һәм икътисади үсеш факторы булып тора». Бу секцияләр 14 сентябрь көнне Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә оештырылачак».

Конференциянең пленар утырышы исә федераль университетта (Кремль урамы, 5 йорт) узар, дип көтелә. Анда Дәүләт киңәшчесе  М.Шәймиев, ЮНЕСКОның Россиядәге эшчәнлеге комиссиясе җаваплы секретаре Г.Э.Орджоникидзе һ.б. катнашачак.

Алда хәбәр итеп узганча, форумның Татарстанда оештырылуы очраклы күренеш түгел. Республика ЮНЕСКО белән тыгыз хезмәттәшлек алып баруның гүзәл үрнәкләрен күрсәтте. Читтән килүчеләр безнең тәҗрибәне күрергә генә түгел, ә бәлки эшнең оештырылуы белән дә кызыксына, ди галим Рамил Хәйретдинов. Тарихи, мәдәни объектларны саклау буенча безнең башкаларга тәкъдим итәрлек уңышларыбыз бар. Зөябезне ЮНЕСКО исемлегенә кертү буенча эшчәнлек алып барылуын да онытмаска кирәк. Шуңа да бер секция Зөядә эшләячәк.

Экспертлар катнашындагы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак. Форумга тарихи, мәдәни мирас буенча белгеч-галимнәрнең килүе дә көтелә.

Чыганак: http://intertat.ru 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев