Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Зөя утрау-шәһәрчегендә Яңа ел ялларында кызыклы бәйрәм программасы тәкъдим ителәчәк

Татарстанның Яшел Үзән районындагы Зөя утрау-шәһәрчеге Яңа ел ялларына бәйрәм программасы әзерләгән. Бу хакта республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә. Утрауның “Ленивый торжок” тарихи реконструкция комплексы 1-10 гыйнвар көннәрендә “Никита Стрелец һәм Сөембикә ханбикә турында әкият” дип аталган программа тәкъдим итә. Анда тамашачылар батырлар көрәшендә, тылсымлы эстафетада, уеннарда катнаша алачак. Кунакларны кайнар чәй белән дә сыйлаячаклар. Бәйрәм программасы 11.00, 13.00, 14.30, 16.00 сәгатьләрдә башланачак. Ә 1, 2 һәм 7 гыйнварда кичке якта, 16.00 сәгатьтә, утлы шоу да күрсәтеләчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев