Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Зөя утрау-шәһәрчегендә бик күп эшләр башкарылды" - Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе

Тарихи һәйкәлләрне һәм мәдәниятне торгызу “Яңарыш” республика фонды попечительләр советы рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрчегендәге объектларны караганнан соң бүгенге көндә бик зур эшләр башкарылуын билгеләп үтте. «Без быелга һәм киләсе елга планнар билгеләдек. Безнең фонд тарафыннан торгызылучы эшләр төгәлләнеп килә. Бик күп эшләр башкарылды, күпме музей ачылды һәм нинди тикшеренү эшләре башлана. Археологик казылмалар күп башкарылды, уникаль артефактлар табылды. Аеруча агач археологиясе буенча эшләнмәләр шактый булды. Бу мәсьәлә берничә илдә генә өйрәнелгән, ә без монда борын төбендә, башкала янында таптык. Хәзер без зур тикшеренү комплексы төзибез. Әйе, бераз гына графиктан калышу бар, әмма без килешербез, барысы да эшләнер. Бүген әз генә ачуланырга туры килде, әмма бу музей төзелешен тизләтү өчен генә», – дип билгеләп үтте Шәймиев. Шулай ук Дәүләт Киңәшчесе Казан (Идел буе) федераль университетына Крылосов йорты тапшырылуын зур әһәмияткә ия, диде. «Бирегә хәзер безнең университет килү бик мөһим. Ул яңа алымнар белән эшли. Биредә җирле археологик табылдыклар белән эшлиләр, бу сөендерә. Бүген хезмәттәшлек буенча килешү төзелде, бергә эшләячәкбез», – дип өстәде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев