Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Зөлфия Камалова Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә татарча җырлар яздыра

Зуля Камалова татарча альбом яздыру өчен краудфандинг ысулы белән акча җыя. Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллинаның “Алты көн ярату” шигырьләр циклына татарча яңа альбом яздыру өчен краудфандинг ысулы белән акча тупларга җыена. Проект “Планета” платформасында бүген башланып киткән.
“Йолдыз әйтте: “Ярату” сүзенең икенче мәгънәсе – барлыкка китерү. Бу гаҗәеп эш! Әйдәгез, без бергәләп бу җырларны барлыкка китерик. Булышырсызмы?” – дип мөрәҗәгать итә Зуля. “Минем һәм командам өчен бу краудфандинг тәҗрибәсе беренче булганга, без кирәкле сумманың яртысын гына — 250 мең сум җыябыз. Краудфандингның акча җыю гына түгел, иҗтимагый мөнәсәбәтләр кору коралы икәнлеген аңлыйбыз. Шуңа күрә сезнең ярдәмегез белән кампания эре иганәчеләр игътибарын җәлеп итеп, проектка кирәкле сумманы - 525 мең сумны булдырырга ярдәм итәчәкләр, дип ышанып калабыз”, - дип язган Зөлфия краудфандинг старт алган биттә (https://planeta.ru/campaigns/zulyakamalova). Проект голланд музыканты Михиль Холландның саунд-продюсерлыгы белән башкарылачак.
Автор: Рузилә Мөхәммәтова. "Татар-информ"

Фото: Михаил Захаров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев