Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Зөлфәтнең әдәби мирасы, һичшиксез, күптомлык булып чыгарга лаек" - Илфак Ибраһимов ("Мин - Зөлфәт!" кичәсеннән видео һәм фотолар)

Г.Тукай премиясе лауреаты, күренекле шагыйрь Зөлфәтнең тууына 70 ел.
Г.Тукай премиясе лауреаты, күренекле шагыйрь Зөлфәт фани дөньядан халык шагыйре дигән рәсми исемне алмыйча китеп барды. Әмма шуңа да карамастан, аның турында язганда халык шагыйре дип язылу гадәткә кергән, моның шулай булуы шулкадәр табигый. Язучының юбилее елында үкенечкә калган бу тема, әлбәттә, калкып чыга. Быел шагыйрьнең юбилей елы – Г.Тукай премиясе лауреаты Зөлфәткә гыйнвар аенда 70 яшь тулган булыр иде. Март аенда Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Зөлфәтнең 70 еллыгы уңаеннан искә алу кичәсе үткәрелде. Зал шигырь тыңларга килүчеләрне сыйдыра алмады. Шунысы да игътибарга лаек - залда язучылар да күп иде, гадәттә, каләмдәшләрен зурларга язучылар күмәкләшеп йөрмиләр: килгәне - килә, килмәгәне - юк. Ә Зөлфәт абый кичәсенә бөтенесе килгән. Әлбәттә, залда Зөлфәт абыйның зур гаиләсе дә бар иде. “Гадәттә, без юбилейларында әтине сәхнәдән зур гаилә булып чыгып котлый идек, ни кызганыч, бүген сәхнә таррак - чыгып котлый алмыйбыз, ләкин зал тутырып бөтен туганнарыбыз утыра", - диде сәхнәдән Зөлфәтнең кызы Кадрия Хәлилова. “Мин аны соңгы юлга озатканда театр исеменнән сүз әйткәндә Зөлфәтне халык шагыйре дип әйттем”, - диде Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты Хәлим Җәләй һәм дустының “Чакырылмаган кунак” шигырен сөйләргә сәхнәгә ашыкты. “Хәтеремдә, Зөлфәт абыйның Г.Камал театрындагы юбилей кичәсендә ул шушы хәбәрне көтте кебек. Әмма аңа медаль бирделәр. Аның аптыраулы карашы әле дә күз алдымда тора”, - диде Вакыйф Нуриев. “Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясен алганнан соң алты-җиде ел үтте. Зөлфәтнең Халык шагыйре исемен алырга бөтен хокукы бар иде. Рәсми исемнең алынмавы өстәгеләр аркасында эшләнми калган эш түгел, хөкүмәт уеннары түгел иде”, - диде Камил Кәримов. “Ул үләргә тиеш түгел иде, көтмәгәндә китеп барды, әнә, Мөдәррис Әгъләмгә соң булса да, авырган вакытында, әмма исән чагында бирелеп калды бит”, - диде Ркаил Зәйдулла. “Ул шигърияткә килгәч үк халык мәхәббәтен казанды һәм халык шагыйре исеме аңа халык тарафыннан бирелгән иде инде, - диде Зөлфәтнең соңгы тапкыр иҗат кичәсе үткәрелгән чорда Татарстан Язучылар берлеген җитәкләгән Илфак Ибраһимов. – Зөлфәт татар поэзиясенә яңалык алып калып килгән шагыйрь. Хәсән Туфанның һәм Зөлфәтнең бишъюллыклары галимнәр тарафыннан шактый киң өйрәнелеп, милли шигыре төзелешендә яңалык булып, әдәбият тарихына кереп калды. Зөлфәт бишъюллыклары дип атала ул. Бу аның татар поэзиясендә новаторлыгы да. Аны заманында замандашлары үз иттеләр, аны бүгенге яшь буын үз итә. Татар поэзиясендә дүрт-биш буын Зөлфәт шигъриятендә тәрбияләнде. Зөлфәтнең әдәби мирасы, һичшиксез, күптомлык булып чыгарга лаек. Моңа галимнәр дә, әдәби җәмәгатьчелек тә хәерхаклы булачак”. Габдулла Тукай премиясе лауреаты Илфак Ибраһимов Тукай залының Зөлфәт кичәсенә килгән халыкны сыйдыра алмавын, кичәнең Казанның зуррак залында уздырылырга кирәк булганын әйтеп узды. Август аенда республикада бөтен дөнья татарлары җыелган зур чара булачак – анда Зөлфәт, Мөдәррис кебек шагыйрьләр иҗатын таныткан кичәләр булса иде дип теләген белдерде. Сүз уңаеннан, көзгә Камала театрында Зөлфәт кичәсе булырга мөмкин дигән сүзләр бар. Әмма әлегә бу хакта расланган рәсми мәгълүмат юк. Ә инде яңадан халык шагыйре исеменә әйләнеп кайтсак, Зөлфәт абыйның хатыны Фирая Маликова әйтүенчә, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, күренекле шагыйрь Зөлфәткә халык шагыйре исемен сораган мөрәҗәгатьләр әзерләнгән булган. Тик шагыйрь көтмәгәндә вафат булып, эш ахырына җиткерелми калган. Зөлфәт моннан ун ел элек – 2007 елның 15 маенда йөрәк авыруыннан вафат булды. Мәгълүмат өчен, Маликов Дөлфәт Госман улы (Зөлфәт) «Ике урман арасы» һәм «Йөрәгемне былбыл чакты» китаплары өчен Г.Тукай премиясенә 2000 елда лаек була. Юбилей уңаеннан күтәрелергә тиешле тагын бер тема - Габдулла Тукай премиясе лауреаты, күренекле шагыйрь Зөлфәт шигырьләр, балалар өчен пьесалар, тәрҗемә әсәрләреннән торган саллы иҗади мирас калдырды. Актив иҗат дәверендә дә китаплар чыгару белән артык мавыкмаган, китап чыгаруларын сорап йөрмәгән шагыйрьнең күп томлык сайланма әсәрләре басылмады. Әлегә планнарда да юк. Ни өчен? “Күптомлы сайланма әсәрләрен чыгарырга матди мөмкинлегебез юк. Зөлфәт исән вакытында Халык язучысы дигән мәртәбәле исемне алып өлгерә алмады - вакытсыз китеп барды, рәсми исеме булса, күптомлыкларын чыгару җиңеләер иде”, - дип борчылуын белдергән иде шагыйрь Зөлфәтнең хатыны Фирая Маликова. Баксаң, күптомлыкларны чыгару берничек тә халык язучысы дигән исемгә бәйле түгел икән. Бу темага Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин ачыклык кертте: “Татарстан китап нәшрияты халык язучыларының гына түгел, бөтен яшь язучыларның китапларын да бастырып чыгара ала. Ә инде социаль әһәмияткә әдәбият турында сүз бара икән, ул исемлеккә без күптомлыкларны кертмибез, чөнки алар кыйммәт тора һәм аны чыгара калсак, башка китапларны бастыру мөмкинлекләре кими”, - диде ул. Илдар Сәгъдәтшин язучыларның күптомлыкларын чыгару өчен дәүләтттән максатчан акча бирелү очракларын әйтеп узды. Былтыр Татарстан китап нәшриятында Әхәт Гаффарның дүрт томлыгы чыгуы турында әйтте. Шушы көннәрдә нәшриятта Зөлфәтнең шигырьләр җыентыгы дөнья күрәчәк.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев