Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Зөлфәт Хәкимнең "Бармы ришвәттән дәва?" соравына җавапны тамашачылар эзләде

Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 7 ноябрьдә – Марсель Сәлимҗановның (1934-2002) туган көнендә премьера чыгару традициясенә тугры калып тамашачыга Зөлфәт Хәкимнең "Бармы ришвәттән дәва?.." спектаклен тәкъдим итте. Исеме төзелеше шактый шигъри яңгыраса да, спектакль сатирик комедия жанрында куелган. Русча исеме җыйнаграк – “Чудо-таблетка” ягъни, "Могҗизаи дару төймәсе".

Спектакльнең режиссеры - Илгиз Зәйниев, рәссам - Сергей Скоморохов, композитор – Эльмир Низамов. Баш рольдә - Татарстан Республикасының атказанган артисты Фәнис Җиһанша.

Сүз уңаеннан, Эльмир Низамов белән Илгиз Зәйниев – быел “Алтын битлек” милли театраль премиясе номинантлары. Яшь, талантлы, өметле композитор Э.Низамов белән драматург буларак танылып өлгергән һәм режиссер буларак та шактый уңышлы эшләүче И.Зәйниевне Камал театрында Зөлфәт Хәким пьесасы берләштергән.

"Бармы ришвәттән дәва?.." – Зөлфәт Хәкимнең җәмгыятьнең көн кадагына суга торган проблемаларын яктырткан чираттагы әсәре. Театр артистлары әйтүенә караганда, бу пьеса театрга биш еллар чамасы элек үк тәкъдим ителгән булган һәм ул бераз йомшартыбрак куелган. Малайларны армиядән алып калу темасының спектакльнең буеннан-буена кабатлануы да шуны раслый – берничә ел элек бу тема аеруча актуаль иде. Татар театрына актив йөри торган тамашачы Зөлфәт Хәким пьесалары буенча куелган “Кишер басуы”, “Күрәзәче”, “Җүләрләр йорты” спектакльләрен искә төшерә ала. Ришвәтчелек темасына уйланулар да шушы циклдан.

Спектакльнең аннотациясе түбәндәгечә: Эшеннән куылган химия укытучысы Сәйфи ришвәткә каршы дару уйлап таба һәм аны үзе яшәгән районда гына түгел, бөтен дөнья буйлап таратырга уйлый. Әлеге яңалык район җитәкчеләренә аяз көндә яшен суккандай тәэсир итә...

Район гәҗитенең баш мөхәррире Әбүзәр Шактыев сенсацион материал бастырып чыгара: химия укытучысы Сәйфи Мингалимов ришвәтчелекне тамырыннан корыта ала торган дару уйлап тапкан һәм аны сантехникта сынап та караган. Мәкаләне район главасы Фоат Абзалович укый. Тиз арада яшерен киңәшмә җыела. Менә алар – главаның ышанычлылары – районның баш врачы, военком, баш прокурор, РОНО мөдире.

Ә геройлар, әлбәттә, сатирик жанрга туры китереп күпертелгән: “халык түзә ул” дип кабатларга яраткан хәрбиләрчә төз баш врач, “хатын сүзеннән чыкмый торган” военком, читлеккә ябылган мәчесен күтәреп йөрүче прокурор, үз туганы булган мәктәп директоры белән килешә алмаганы өчен химия укытучысын эштән куган РОНО мөдире һ.б.

Спектакльне сәхнәгә куючы төркем тамашачыны кызыктыру өчен барысын да эшләгән – сәхнәдә клоун-музыкантлардан торган оркестр да уйный, арба-паровоз да йөри. Ришвәтчелекне җиңеп булу-булмау проблемасын хәл иткән арада театр тагын берничә проблемага кагылып үтә. Киная белән әйтелгән бу проблемаларга карата тамашачы соңгы еллардан булган күренешләр белән бәйли ала.

Мәсәлән, район башлыгы китапханәчегә: "Язучылар берлегендә өч йөз язучы эшсез ята, мин алардан сезгә китап язарга кушам", - ди. Язучылар дөньясы белән таныш булган тамашачылар моны күптән түгел Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Язучылар берлеге белән бергә үткәргән әдәби конкурс белән бәйләде. Бу конкурсның нәтиҗәләре җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калды һәм кайбер язучыларда ризасызлык тудырды. Пьеса шушы конкурс барган вакытта язылган.

Район башлыгы (Фоат Авзалович) чишмә ачтырып, аңа үз исемен куша. “Изге Фоат чишмәсе янына чакырам”, - ди ул журналистка. “Кем ул?” - дип сорый журналист, "Изге"не аңламыйча. “Үзебез дип торабыз”, дип җаваплый район башлыгы.

Спектакльне куючылар журналистлар “бакчасына да таш атарга” онытмыйлар, янәсе алар да шул система эчендә, алар да ришвәт колы. Режиссер журналистларның ришвәтче булу мөмкинлеге өстенә, юньләп тел белмәвенә дә төрттереп куйган. Корреспондент кыз ролендә - Айгөл Абашева, драма артисты белгечлеген рус бүлегендә алган татар кызы. “Ул бер ел элек театрга алынганда татарча бөтенләй диярлек сөйләшә алмый иде, белгәне дә - диалект кына иде”, - дигән иде аның турында сәнгать белгече Нияз Игъламов. Хәзер Айгөл татарча ярыйсы гына сөйләшә, аңа Хәлим Җәләй дәресләр бирә. Кыскасы, татарча белер-белмәс килеш микрофон күтәреп татар журналисты булып йөрүче ролен ул нәкъ тормыштагыча башкара.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Зөлфәт Хәким куйган "Бармы ришвәткә дәва?"- дигән сорау белән антрактта тамашачыларга да мөрәҗәгать итте.

“Ришвәткә дәва юктыр, дип уйлыйм. Аны тамырыннан йолкып атып булмый. Спектакльдә дә бу фикер яңгырый – системасы шуңа корылган. Һәрхәлдә, тамырыннан өзеп атабыз дибез икән, күп вакыт кирәк булачак. Спектакль азагында химикны берәр нәрсә эшләтерләр”, дип уйлыйм диде яшь галимә Айгөл Талипова.

“Ришвәткә дәва үз күңелебездә булса гына, аны химиклар, физиклар уйлап таба алмас, - ди журналист Рания Юнысова. – Куелышы ук циркка охшагач, берәр феерияле финалга өметләнәм. Ә химик абыебыз ул таблетканы уйлап тапмагандыр дип уйлыйм”.

“Ришвәткә дәва юктыр ул,” дип сүзне кыска тотты Азнакайдан Альбина Шәехова.

“Ришвәткә дәва бар! Ул булмаса, илебезнең киләчәге юк, - ди Казаннан Ренат Гыйльфанов. – Ә спектакльнең азагы сагышлы бетәр кебек, яхшыга өметләнмим”.

Чынлыкта спектакль химик Сәйфи өчен хәсрәтле тәмамланмады. Район чиновниклары “Мәскәү киңәше белән” Сәйфигә коттедж салып бирәләр, машина да китереп куялар, хәтта хатыны эшләгән китапханәгә китап та кайтарталар, хатынының хезмәт хакын да арттыралар. Ә нигә әле Сәйфигә район чиновниклары салып биргән өйдә яшәмәскә?! Ә дару... ришвәтчеләрне куркыткан дару төймәләре әлегә уйлап табылмаган. Дөрес, яңа өйдә яшәү теләген һәм нәфесен аклау өчен Сәйфи бу йортта лаборатория ясыйм һәм теге даруны барыбер уйлап табам дип белдерә. Кыскасы, шуның белән шул.

Премьерага Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибгатуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, халык язучысы Разил Вәлиев, ТР Президентының мәдәният үсешенә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова һәм башка рәсми затлар килгән иде. Пьеса авторы Зөлфәт Хәким дә залда иде.

7 һәм 8 ноябрьдә спектакльне карап өлгермәүчеләрне театр 15 ноябрьдә көтеп кала.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев