"Зөләйха апа кешелекле иде" - Айдар Фәйзрахманов

22 ноябрь көнне, РСФСРның халык, Татарстан Республикасының халык артисты Зөләйха Хисмәтуллина (1922 – 1994) туган көнен үткәрер иде.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе сәнгатькәр, бик күп күренекле җырчыларның остазы Зөләйха Хисмәтуллинаны якыннан белгән җырчыларга шалтыратып, истәлекләре белән уртаклашуын сорады.

Зилә Сөнгатуллина: "Аида"ларны җырлый алырлык андый артистларыбыз күп түгел" 

Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе кафедра мөдире, профессор, Тукай премиясе лауреаты Зилә Сөнгатуллина: “Мин театрга килгәндә Зөләйха Гатаулловна Хисмәтуллина эшли иде әле. Мин аның “Князь Игорь” операсында (А.Бородин) Ярославнаны җырлаганын яхшы хәтерлим. 55 яшен тутыргач, театрдан китте. Ә тавышы яшь иде әле. Ул тавышын саклый белә иде. Без аның белән азрак Казан консерваториясендә дә бергә эшләп калдык. Үзенең 70 яшьлегенә Казан консерваториясендә үз концертын бирде – тавышы матур яңгырый иде. “Аида”ларны җырлый алырлык андый артистларыбыз күп түгел”.

Айдар Фәйзрахманов: "Зөләйха апа кешелекле иде"

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов: “Укытучым Зөләйха Хисмәтуллина турында иң матур сүзләрне генә әйтә алам, ул ихтирамга лаеклы укытучы, чын мәгънәсендә профессионал әзерлекле җырчы иде. Аның кебек драматик сопранолар күп түгел. Ул опера театрында әйдәп баручы партияләрне башкарды. Зөләйха апа кешелекле кеше иде. Ул һәр студентын баласы кебек кабул итте, аның өенә барып туган көннәрен үткәрә идек. Ни кызганыч, иртәрәк китеп барды шул яраткан укытучыбыз. Зөләйха Хисмәтуллина үз мәктәбен булдыра алган педагог. Аның мәктәбен Казан консерваториясендә Эльвира Хәбибуллина белән Нина Варшавскаялар дәвам итә. Без – аның укучылары – Зөһрә Сәхәбиева, Рөстәм Маликов, Фердинанд Сәлаховлар аның традицияләрен дәвам итүчеләр. Мин Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең һәм ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе буларак Зөләйха апа киңәшләренә таянып, аның юлын дәвам итеп эшлим”.

Зөфәр Билалов: "Әни кебек якын кеше иде ул"

Татарстанның халык артисты Зөфәр Билалов: “Зөләйха апа бик рәхәт кеше иде. Аның кычкырып көлеп җибәрүләре үзе генә ни тора! Мин Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтыннан соң Казан дәүләт консерваториясенең икенче курсына алындым, күрәсең, әзерлегем булгандыр инде, Зөләйха апа үз классына алды. Әй аның вокал дәресләре!.. Әни кебек якын кеше иде ул. Үзе дә бөтен кешегә дә сөйләми торган сүзләрен миңа сөйли иде дә: “Карале, Зөфәр, боларны нигә сиңа сөйли әле мин”, дия иде. “Күңелегезгә якын булып торамдыр”, ди идем. Ни кызганыч, аны җирләгәндә ерак гастрольләрдә калдым. Зөләйха апа Хисмәтуллина бер яктылык булып күңелдә саклана”.

Зөләйха Гатаулла кызы Хисмәтуллина 1922 елның 22 ноябрендә Казанда туган. Казанның 1нче музыка мәктәбендә укыган. Бу - София Гобәйдуллина, Рөстәм Яхин, Рафаэль Белялов, Алмаз Монасыйповлар укыган данлыклы белем йорты. 16 яшендә радиокомитетның вокаль ансамблендә җырлый башлаган. Композитор, радионың музыкаль редакторы Җәүдәт Фәйзи киңәшен тотып, 1940 елда Ленинград Дәүләт консерваториясе каршындагы музыка училищесына кергән. Бөек Ватан сугышы башлангач Казанга кайтып укуын Казан музыка училищесында дәвам иткән. Сәхнәдәге беренче дебюты – 1945 елда Нәҗип Җиһановның “Алтынчәч” операсында Каракаш партиясе. Музыка тәнкыйтьчеләре аның гаҗәеп матур тавышына таң калалар. Шул ук елны Зөләйха Хисмәтуллина яңа ачылган Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә һәм 1950 елда уңышлы тәмамлый. 1945-1976 елларда – Зөләйха Хисмәтуллина Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. Опера сәхнәсендә ул кырыктан артык образ иҗат иткән. Күп кенә композиторлар үз музыкаль әсәрләрен Зөләйха Хисмәтуллинага багышлап иҗат итәләр. Нәҗип Җиһановның “Намус” һәм “Түләк” операларында, Хөснул Вәлиуллинның “Самат” Һәм “Дим буенда” әсәрләрендә, Җәүдәт Фәйзинең “Тапшырылмаган хатлар”ында төп партияләр аның тавышы өчен язылган. Зөләйха Хисмәтуллина Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев, Алмаз Монасыйпов, Заһид Хәбибуллин, Рөстәм Яхин җырлары һәм романсларының күбесен иң беренче башкаручы була. 1961 елдан Зөләйха Хисмәтуллина Казан дәүләт консерваториясендә (1977 елдан – доцент, 1983 елдан – профессор) укыта. 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: