Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Зөһрә Шәрифуллинага республиканың "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды

Казанда Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллинага республиканың "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды. 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында оештырылган кичәдә җырчыны республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова котлады. Татарстан Президенты исеменнән ул Зөһрә Шәрифуллинага җиңел автомобиль машинасы ачкычын бүләк итте. Артистканың иҗатын сөючеләргә концерт программасында татар халык җырлары, заманча татар һәм башкорт композиторларының музыкаль әсәрләре тәкъдим ителде. Җырчыны тәбрик итәргә Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рим Хәсәнов, Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Нәзифә Кадыйрова, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зифа Нагаева килде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев