Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Зилә Вәлиева Казан Кремлендә быел күпме турист булганын әйтте

Ел башыннан Казан Кремлендә 1,2 миллионнан артык кеше булган. Бу хакта кичә "Татар-информ" агентлыгына музей-тыюлык директоры Зилә Вәлиева белдерде. Искәртеп үтик: узган ел Казан Кремлендә рекордлы санда туристлар - 2,1 миллионнан артык кеше булган. 2016 елның беренче ярты елында музей-тыюлыкта булучылар саны узган елның шул чоры нәтиҗәләреннән арткан. Шулай итеп, 15 июньгә булган мәгълүматларга караганда, Казан Кремленә килүчеләр саны 1,2 миллионнан артып киткән. Музей-тыюлык директоры фикеренчә, туристлар саны күплеге җәйге чорга туры килә. Шул ук вакытта агентлык әңгәмәдәше туристларның рекордлы саны артыннан куарга кирәкми, дип билгеләп үтте. "Андый максат куелмады", - дип аңлатма бирде Зилә Вәлиева. Аның сүзләренчә, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты буларак, Казан Кремленең төп бурычы, барыннан да элек, мәдәни объектларны саклауны тәэмин итүдән гыйбарәт.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев