Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Зифа Кадыйрова әсәрләре татар театрларын туендыра ала" - Рашат Фәйзрахманов

Чаллы татар дәүләт театры директоры Рашат Фәйзрахманов Зифа Кадыйрова әсәрләре татар театрларын туендыра торган әсәрләр дип саный. Ул бу хакта Тинчурин исемендәге милли драматургия халыкара театр фестиваленә багышланган матбугат конференциясеннән соң “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте. “Мин курыкмыйча әйтәм: Зифа Кадыйрова әсәрләре татар театрларын туендыра ала. Башка театрларның да аның әсәрләрен куярга ниятләре юк түгел”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. Рашат Фәйзрахманов әйтүенчә, театр, популяр язучының “Язмыш сынавы” әсәрен сәхнәләштереп, аны күрсәтүдән кергән акчага өч-дүрт спектакль чыгара алган. Чаллы татар дәүләт театры бүген Казанда – Тинчурин исемендәге милли драматургия халыкара театр фестивалендә “Яратылмый калган ярлар” спектаклен күрсәтә.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ
Фото: Михаил Захаров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев