Татар матбугаты
"Журналистиканың тәрбияви роле зәгыйфьләнә" - Илсөяр Хәйруллина (ӘҢГӘМӘ)
Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге республика премиясе, "Бәллүр каләм" иясенең иҗатына багышлап курс, диплом эше язучылар да шактый булды. Хәтта татар журналистларының остазы, профессор Илдар абый Низамов та Илсөяр Хәйруллина иҗатына үзенең бер аналитик хезмәтен багышлады. Шуңа күрә юбиляр героем тәкъдимемне: "Минем турыда күп язылды бит инде, – дип, гадәтенчә, көязләнеп каршы алды. –Хәзерге "иҗат кырым" – ике йөз квадрат метрлы йорт, ун сутый бакча һәм ике онык. Тәме буенча әдәби иҗаттан бер дә ким түгел".
– Әһә, – мин әйтәм, – Илсөяр апа һаман юмор хисен югалтмаган.
– Вакыйгаларны юмор белән кабул итү, мәгълүмәтлелек һәм мантыйк кебек үк, журналист өчен мөһим сыйфат. Акыл, белем, зәвык һәм кыюлык та артык булмас әлеге һөнәр ияләренә.
– Илсөяр апа, безнең сөйләшү журналист булырга ниятләгән, яки шул өлкәдә биш ел белем алып та, аннан качарга теләгән яшьләр өчен ачык дәрес булсын иде. Иҗат юлыгызның өчтән бере икътисад белән, беренче чиратта, нефть-газ, энергетика белән бәйле. Ромашкино нефть ятмасы өстендә туган кеше буларак, ничек яшьтән үк шул өлкәгә кереп китми калдыгыз икән?
– Нәни генә бәхетсезлек аркасында. Илленче еллар башында безнең авылга да бораулаучылар килде. Бабамнарга өйдәш кергән бораулаучы хатыны самоварны сәкенең читенәрәк куйган, һәм кайнар су шунда уйнап йөргән дүрт яшьлек кызчыкның өстенә сирпелгән. Бу бала мин идем. Ул кызның ни өчен озак вакытлар нефтьче түгел,"нефть" сүзеннән дә куркып калуы шуннан аңлашыла булса кирәк.
– Ә шулай да аңа әлеге тармак белән кызыксыну килгән...
– Кызыксыну гына түгел, хөрмәт, мәхәббәт. Анысына партия сәбәпче булды. Без журналистикага килгән чорда хезмәткәрләрне бер бүлектән икенчесенә күчереп йөртү гадәте бар иде. Хәзер моны кадрларны ротацияләү диләр. Ул дөрес сәясәт. Журналист тормышның төрле өлкәләреннән хәбәрдар булса, аңа геройлары белән аралашу, аларның телен чиштерү җиңелрәк бирелә. Ул чактагы редакторыбыз Шәмси Хамматовның шундый сәясәте нигезендә мин дә, хатлар, мәгариф һәм фән, пропаганда бүлекләре аша узып, Мөнир абый Абдуллин җитәкләгән партия тормышы бүлегенә килеп кердем. Миңа тәүге эш итеп, нефть операторы турында очерк язу бурычы йөкләнде. Менә шунда ике орден кавалеры, оператор Җитез Сәлимҗанов белән таныштым мин. Девон нефтен ачкан 3 нче скважина янында данлыклы мастер Әнәс Галиев бригадасы егетләре белән очрашу, Җитез абыйның мотоциклына атланып, скважиналарны карап йөрү, аның хатыны Әкълимә апа белән аварияләргә каршы көрәшүче тупас, әмма батыр ирләр турында төне буе гапләшеп чыгу нефтьчеләргә карата элекке шикчел карашымның астын өскә китерде. Татарстанның икътисад нигезен тәшкил иткән нефть һәм аны иярләүчеләрнең минем өчен иң кызыклы темаларның берсенә әверелүе әнә шул көннәрдән башлангандыр. Гомер буе журналист булып эшләү өчен гаҗәпләнә, соклана белү сыйфатын югалтмау да бик кирәк. Күңелгә битарафлык оялауга, журналист "үлә". Бүгенге көн журналистикасын мәгълүмати журналистика дип атыйлар. Мәгълүмат кына хәбәр иткән язмаларда хискә урын аз. Димәк, ул акылга тәэсир итә, ә күңелгә – юк. Шулай итеп, журналистиканың тәрбияви роле зәгыйфьләнә.
– Бу фикерегез белән беренче һөнәрегезнең укытучы икәнен искә төшердегез.
– Мин Һади Такташ шигыриятендәге юмор турындагы диплом эшен "Чаян" журналы редакторы Альберт Яхин җитәкчелегендә әзерләдем. Альберт абый безгә әдәбиятны аңларга ачкыч биргән беренче галим булды. Дипломны кулга алгач, ул әйтте: "Мин сине "Яшь ленинчы" газетасына эшкә тәкъдим итә алам. Ләкин башта, минем кебек, мәктәптә укытып кайтсаң, дөресрәк булыр. Журналист тормышның һич югында бер өлкәсен эчтән белергә тиеш". Әгәр ул үзе шушы юлны узмаса, университет галиме башы белән авыл мәктәбендә укытып йөрмәсә, татар теле һәм әдәбиятын барлык сыйныфлар өчен балалар кызыксынып өйрәнерлек заманча дәреслекләр яза алмас иде. Кызганыч, хәзер укытучыларга ул дәреслекләрдән файдалану гына түгел, хәтта китапханәләрдә саклау да рөхсәт ителми икән. Замана мәктәбенең, "электрон башлы" өр-яңа буынның үзенчәлекләрен белмәгән авторларның балаларны телдән биздерерлек катлаулы, ярымфәнни дәреслекләре һаман дәрәҗәдә йөри. Әгәр Альберт Яхинның "Чаян"ны җитәкләгән еллары кире кайтса, ул шушы мисал нигезендә генә дә, журналист буларак, коррупциягә каршы тору, аны фаш итү үрнәген күрсәтер иде. Яшьлек елларындагы сыман, суд алдында да, хакимият һәм хәтта партия алдында да калтырап калмас иде ул. Хәер, "Социалистик Татарстан"ның ("Ватаным Татарстан") үзендә дә Мирхәт Хөснимәрдәнов, Дифгать Сирай кебек, теләсә нинди җиргә борын тыга торган ачы телле куркусыз журналистлар эшләде ул чакларда. Аянычка, соңгы чорда анализлы, проблемалы, тәнкыйди журналистика татар матбугатыннан тәмам читләште. Хәер, бүген бу – башка телдәге матбугат чараларына да хас күренеш. Такташ әйтмешли, чор чире. Альберт абыйга тормышка шундый кантарлырак юлдан кертеп җибәргән өчен хәзергәчә рәхмәтлемен. Мамадыш районының ул чактагы юлсыз, транспортсыз Усали урта мәктәбендә алган сабакларның, тәҗрибәнең матбугатта эшләү дәверендә файдасы зур булды. Кулымнан килсә, журналистика факультетына укырга кабул итү өчен, элекке заманнардагы кебек, армиядә хезмәт итү, яки ике ел эшләп килүне шарт итеп куяр идем. Cтудент аудиториясеннән генә чыккан сары томшыклы язу белгеченең завод яки компания генераль директорына сорау бирү түгел, янына килергә дә коты очып тора. Мин моны, үз тәҗрибәмнән тыш, яшь татар журналистларының матбугат конференцияләрендә, хөкүмәт җитәкчеләре белән очрашуларда авызларына су капкандай дәшми утыруларыннан чыгып әйтәм.
Тагын бер фикер белдерсәм, дорфалык дип кабул итмәгез. Элекке журналистларга җитәкчеләр, галимнәр кебек югары дәрәҗәле катламнан билгеле бер темага интервью алуга әзерләнү өчен энциклопедия, китаплар актарырга туры килде. Шуның өчен "Идел-пресс" нәшрият йортының зур китапханәсе белән бергә, "Республика Татарстан", "Ватаным Татарстан" редакцияләренең дә үз китапханәләре, архивлары бар иде. Хәзер теләсә нинди мәгълүматны интернеттан табарга була. Шулай да мин еш кына татар журналистларының очрашуларга әзерлексез килүләрен күзәтәм. Бу – интервью бирүчеләр алдында аларның абруен төшерә. Әгәр әңгәмәдәшеңнең күзенә карап бирелгән беренче сораудан ук аңарда кызыксыну уята алмыйсың икән, әлеге сөйләшүдә уңышка ирешәм, яки озак вакытка ныклы элемтә урнаштырам дип өметләнмә.
– Хәзерге журналистиканы хатын-кыз журналистикасы диләр. Сезнең чорда матбугатның ирләр кулында булуын ничек аңлатасыз?
– Мин 1972 елда "Социалистик Татарстан" газетасы редакциясенә аяк басканда бүлекләрдә нибары өч хатын-кыз бар һәм алар да язудан туктаганнар иде. Гәрчә Бөек Ватан сугышы елларында һәм аннан соң анда көчле хатын-кыз хәбәрчеләр эшләгән булса да, безнең заманда аларны турыдан-туры иҗат эшенә кабул итүне бик өнәп бетермәделәр. Бәлкем, тормыш җиңеләя башлагач, эш вакыты чикләнмәгән, командировкалар, төрле очрашулар белән бәйләнгән авыр хезмәттән хатын-кызларны араларга теләгәннәрдер. Уйлап кына карагыз, редакцияләрдә нинди олпат ирләр хезмәт куя иде ул чакта. Гарәф абый Шәрәфетдинов матбугатка – колхоз рәисе, Марат Әмирханов, Равиль Сәгъдиев мәктәп директорлары булып эшләгәннән соң килгәннәр. Дамир Шәрәфетдинов, Рәфакъ Тимергалин кебек партия өлкә комитеты, үз хәбәрче тегермәнен узганнар да, сугыш утын кичкән ветераннар да бар. Журналистның абруе зур иде шул. Әлбәттә, хезмәт хакы да чагыштырмача начар булмагандыр. Бушка фатирлар да бирелеп торган. Хәзер үзләрен бәйсез матбугатка санаучылар ул буынны партия рупоры булуда гаепли. Алайса, бүген без кемгә хезмәт итәбез? Дәүләт басмасы дип йөртелүчеләрнең хакимият фикерен җөпләми чарасы юк. Дәүләттән бәйсезләр исә халыкның талымсызрак, рәнҗетелгәнрәк катлаулары "күңелен күрә". Тагын бер аерма бар: "бәйлеләр" җәмәгатьчелектә бүгенге көнебезгә, гомумән, тормышка карата позитив, ягъни уңай фикер тудырырга тырышса, бәйсезләргә, "гаделлек" маркасын тоту өчен, кара якларны эзләргә – ызгыш-талаш, талау-үтерү һәм башка шундый негатив, ягъни тискәре күренешләрне эзләп чабарга туры килә. Алтын урталыкны журналистның тәнкыйтькә лаек тискәре хәлләрне проблема дәрәҗәсенә күтәрә алуында күрәм. Шуңа ирешкән материал гына мәсьәләне уңай чишәргә ярдәм итә. Беркемнең дә, шул исәптән матбугатның та үзе яшәгән җәмгыятьтән тулысынча ирекле була алмавы – исбатлау таләп итми торган хакыйкать.
– Сезнең буын сагынган чорда да хакимиять тәнкыйтькә даими "яшел ут" кабызып торган дип расларга теләүләргә ышану кыен. Үзегезнең соң, тәнкыйть материалларын чыгара алмый калган чакларыгыз булдымы?
– Булмыйча. Шуның берсе өчен хәзергәчә күңел рәнҗи. Мәктәп директорының, юк-бар сәбәп белән башлангыч сыйныф укытучысын эштән кыскартуын тәнкыйтьләп, сугыш ятимнәренә саграк мөнәсәбәт күрсәтергә чакырып язган мәкалә биткә салганнан соң алып ташланды. Бу эштә партиянең район оешмасы һәм үзебездәге башлангыч партия оешмасы сәркатибләренең кулы уйнавы минем кебек яшь коммунист өчен аеруча тетрәндергеч булды.
Шулай да ул чорда урыннардагы тискәре хәлләр турында матбугатта чыккан тәнкыйть язмаларына югары хакимиять бик сак һәм сизгер карый иде. Минем "Урам тулы хәсрәт" язмасы газетада дөнья күргәннән соң, озак та үтми, партия райкомының беренче секретаре эштән азат ителде. Аның канаты астында эшләүче "җаваплы иптәшләр"нең сәламне алырга теләмәвенә караганда, бу очраклылык булмагандыр.
– Гадәттә, тәнкыйть мәкаләсе язарга яратучыларга суд юлын таптарга туры килә. Сез андый язмыштан ничек котыла идегез?
– Нинди генә усал язма булмасын, анда шәхесне мыскыл итүдән, аның ата-бабасына, туган-тумачасына кагылудан ерак торырга кирәк. Аннан соң миңа проблемалы мәкалә язуда беренче сабак биргән журналист Рафыйкъ Юнысов: "Иң ышадыргыч дәлилеңне газета битенә чыгарып салма. Ул кесәңдә – ул-бу булган очракка запас торсын", – дип өйрәткән иде. Аның тагын бер киңәшен исемдә тотам: "Юлга чыккач, траспортка билет ала алмасаң, кассирга ялынма. Вокзал директорына кер. Син бит журналист!" Минемчә, кеше мәнфәгате белән йөрүче журналист барлык очракларда да менә шулай югары дәрәҗәдә эш йөртергә тиеш. Бер тапкыр миңа Нурлат хуҗасы, Социалистик Хезмәт Герое Габбас Гыйматдиновның кабул иткәнен бастырыклы көтеп ярты көн утырырга туры килде. Барыбер кирәк информацияне алдым. Шуңа күрә бүгенге кайбер иптәшләрнең үз мәкаләләрендә райондагы алтынчы-җиденче рангтагы түрәнең журналист белән очрашудан баш тартуы турында искәртеп үтүе гаҗәпкә калдыра. Димәк, матбугат турындагы законны һәм үзебезнең хокукларны белмибез.
– Шулай да, Илсөяр апа, сез миңа хакимияткә шактый якын торган журналист кебек тоеласыз.
– Мин хакимияттән бик ерак та булмадым, әлләни якын да тормадым. "Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре" билгесен тапшыру тантанасында ул чактагы Президент Минтимер Шәрипович Шәймиев бу хакта болай дип әйткән иде. "Илсөяр ул безне мактап кына торучы журналист түгел. Еш кына тәнкыйтьләп куя". Татарстанның Дәүләт суверениты турында Декларация кабул итеп һәм референдум уздырып, федераль үзәк белән республика арасында кискен каршылык туган чорда татар журналистлары барысы да хакимият өчен терәккә әйләнде. Уртак идея милләтне берләштерә. Мин ул чакта Парламент хәбәрчесе идем. Азау тешле Мәскәү сәясәтчеләре һәм журналистлары, матбугат конференцияләрендә республика җитәкчеләре өстенә өзгәләрлек итеп ябырылганда, чын хәлне аңлатырлык сораулар ыргытып, "амбразура"га ташланырга туры килгән вакытларны хәтерлим.
Ирек мәйданында "Азатлык!" тәлап итеп йөрү, хәтта бәйсезлек турында документлар кабул итү – бер хәл, ә аны икътисадый, финанс ягыннан тәэмин итү – бөтенләй икенче хәл. Менә шул мәсьәлә бөтен кискенлеге белән туып, көймә комга терәлә башлагач, ул чактагы Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары Равиль Моратов, бер төркем туплап, Европа һәм Америка буйлап разведка сәфәренә чыгып китте. Алар арасында, абруйлы икътисадчылар, галимнәр, сәясәтчеләрдән тыш, федераль һәм республика матбагаларыннан биш журналист та бар иде. Татар журналистларыннан – бер үзем. Россия кыршавы эчендә яшәгән "коммунизм утраучыгын", сәясәт кануннарын санламыйча ырып-ерып барган очракта, дөньяның бер почмагында да колач җәеп каршы алмаячакларын менә шунда төшенеп кайттым инде мин. Нью-Йоркның Президент отелендә газета-журнал вәкилләренә Татарстанның нефть химиясе предприятиеләрен тәкъдим итү вакытында, гади генә киемдәге кечерәк буйлы бер ир кеше яныма килеп, саф татарча: "Америка бер кайчан да Мәскәүдән күчеп килгән эмигрантка (безгә анда, чынлап та, бер яшь яһүд эмигранты оҗмах шартлары тудырган иде) ышанып, чит икътисадка инвестиция салмаячак", – диде.
Шунда, күптән түгел тимер чаршау артыннан чыккан беркатлы кеше буларак, күрексез генә милләттәшебезнең чакырусыз-нисез алтынланган залга үтеп керүенә бик гаҗәпләнеп калган идем. Соңрак аңладым, Германия, Америка, Куба, Франция аша узган эшлекле сәфәребезнең һәр ноктасында безне орган вәкилләре озатып йөргән булса кирәк. Мондый фикер Кубаның Икътисад министрлыгы белән аларга КамАЗлар, Ил очкычларына запас частьлар, нефть җибәрү бәрабәренә Татарстанга шикәр камышу кайтарту турында Ниятләр килешүе төзелгәннән соң бик тиз дөньяга килгән бер канун белән танышкач кына башка сукты. Анда исә Россия субъектларына бер дәүләт белән дә мөстәкыйль килешү төзергә рөхсәт ителмәве турында әйтелгән иде. Татарстан өчен зур инвестицияләргә юл республика җитәкчелегенең үсеш-үзгәрешкә омтылышы, тырышлыгы һәм зирәклеге федераль үзәкнең рөхсәте белән үрелеп бара башлагач кына ачылды.
–Илсөяр апа, сезнең иҗатка тирән эз салган тагын бер юнәлеш турында искә төшермәсәк, әңгәмәбез тулы булмас иде. Сүзем – сезнең "Татнефть" ярдәме белән "Рухият" рухи яңарыш фонды төзеп, балалар өчен "Сандугач сайрар илем" фестивале оештыру, нефть төбәгеннән чыккан язучыларның китапларын чыгару, "Шәхесләр", "Шигърият" серияләрен ачу һәм башка иҗади проектларыгыз турында.
–"Татнефть" оешкан көненнән алып игелекле эшләре белән кеше теленнән төшми. Кемгә китап чыгарырга, кемгә концертын оештырырга, кемгә операция ясатырга кирәк, кесәсе сай зыялы халык шушы предприятиегә мөрәҗәгать итә һәм ярдәм ала килде. "Рухият" фонды әнә шул юнәлешне бер эзгә салу һәм киңәйтү максаты белән Ренат Галиев генераль директор булып эшләгән чорда оештырылды. Ул чакта мондый фондлар булмау сәбәплеме, ул тиз арада зур абруй казанды. Егерме ел узганнан соң шунысы шатлыклы, аның эшчәнлегенә директорлар алмашыну тискәре тәэсир итмәде. Эш мин, җиде ел эшләп, башкарма директор вазыйфасыннан киткәннән соң да тукталып калмады. Хәзер күп санлы проектларның кайберләрен "Рухият" үзе һәм "Татнефть"нең матбугат үзәге, икенчеләрен "Җыен" фонды, өченчеләрен Татарстан китап нәшрияте дәвам итә. Журналист Ислам Әхмәтҗанов матбугат министры чагында "Рухият"ның, миннән тыш, рәссам Шамил Насыйров, тарихчы Рамил Миңнуллиннан торган кечкенә генә нәшрият төркеме турында: "Сез – татар китабын зәвык белән эшләп чыгаруны башлап җибәрүчеләр", – дигән иде. Язучы Гариф Ахунов әйтмешли, кылган гамәлләре турында "югары трибуна"дан хуплау ишетү кемгә дә күңелле. Бүгенге көндә хәйриячелек, иганәчелек оештыру, җиң сызганып, башка төр җәмәгать эшчәнлегенә тотынучылар байтак. Андыйлар журналистлар, шул исәптән үз хезмәттәшләребез арасында да бар. Кешенең илен, халкын, милләтен яратып, иҗтимагый активлыкка омтылуы безнең көннәрдә шундый башлангычларда чагыла. Минем дә "Рухият" фондындагы эшчәнлегем иҗади тормышымны тулыландыруда бер күренекле этап булды. Журналист һөнәрен гомерлек юлдашы иткән яшьләргә, иҗади активлык белә бергә, иҗтимагый активлык та телим.
Рәсимә Галиева, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев