Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Журналист Рәмис Латыйпов "Татар җыры" фестивален "сүтеп җыйган"

“Татар җыры” концерты узды. Анда күп җырчылар җырлады. Алар бик матур җырлар башкарды. Җырчыларга “Алтын барс” тапшырылды. Концерт бик күңелле узды. Тамашачыларга концерт бик ошады.
“Татар җыры”н шулай итеп кенә язып куясы килә минем. Уңга кереп китсәң дә, сулга каерсаң да, дөрес булмас кебек. Ягъни, мактыйм дисәң, күңелне кырган әйбер күп, сүгим дисәң, тел әйләнми.

“Барс-медиа”га һәйкәл кирәк!

Минем инде әйткәнем бар – татар халкын үстерү һәм саклаудагы эшчәнлеге өчен “Барс-медиа”га үзләре эшләгән заманда ук һәйкәл куярга кирәк. Ул һәйкәл Кремль янында булырга тиеш. Әйе-әйе, нәкъ шулай. "Милләт-милләт" дигән булып үз карьераларын һәм кесәләрен генә кайгыртып йөргән бихисап күп буш сүзле популистлар бар. Әнә шулар, матур итеп сөйләп йөреп, Кремль янына һәйкәл булып урнашканчы, “Барс-медиа”га урынны алып куясы иде.
“Барс-медиа” дәүләттән акча алмыйча, бер зур өлкәне финанс яктан табышлы һәм популяр итә алды. Бүген без ике кешенең берсе җырчы дибез икән, бу – “Барс”ларның эш нәтиҗәсе. Менә бит Язучылар берлеге мактана алмый, бүген ике кешенең берсе шигырь яза дип. Ике кешенең берсе журналист хәзер дип журналистика өлкәсендә эшләүчеләр дә әйтә алмый. Ә болар үзләре тулы бер индустрия тудырды. Менә шуның өчен зур рәхмәт аларга.
Ә ул “Барс-медиа” җырчыларына “фу-у” дип чирканып караган һәм Ришат Төхвәтуллинның кем икәнен белмәве белән горурланып йөргән милләтпәрвәрләр тиз арада намазлыкка басып, гөнаһларын ярлыкауны сорарга тиеш. Киләсе җомгада ук эшләнергә тиеш бу. Концертның оештырылуын кишәрлекләп-кишәрлекләп мактап тормыйм, “Татар җырын” караган кеше күрә һәм белә торгандыр – һәр җырның куелышы, киемнәр, дизайн зур көч түгеп эшләнелгән. Монысы өчен теге куеласы һәйкәл янында һәркөн яңа чәчәкләр куелырга тиеш.

Ландыш Нигъмәтҗанованың бер шәрә боты - "Татар җыры" символы

Менә шушы урында мактап бетереп, тәнкыйтькә күчәргә вакыт. Нишлисең инде, тәнкыйтьләве җиңел бит. Минем дә тәнкыйтьләп торасым килә. Татар халык әкиятендә бер шундый кызык очрак сурәтләнә. Ятим кызга бирем кушыла: “Киенеп тә килмә, шәрә дә булма. Тук та булма, ач та булма”. Кыз җәтмәгә уранып килә, үзе көнбагыш чиртә. Шәрә дә түгел, киенмәгән дә, тук та түгел, ач та түгел... Бу “Татар җырының” символы Ландыш Нигмәтҗанованың киеме иде. Кыска итәкле дияр идең – бер балагы озын, озын дияр идең – икенче боты ялтырап күренеп тора. “Татар җыры” да әйбәт тә, килеп тә җитмәгән.

Ашамсак тамашачы

Иң беренче тәнкыйть – тамашачыга. “Татар җыры”ның иң кыйммәтле концерт икәне турында гел кычкырып торалар. Билет бәяләре дә шундый – “солянка”, “шулпа”ларга йөргән тамашачы йөри алмый монда, килүчеләр – милләтнең “каймагы”... Татар “илита”сының тәртип ягы ай-һай чамалы! Безнең “илита”га бабасыр кергәнме, әллә аларны корчаңгы явыз бимазалыймы? Концертка вакытында кермәүне әйтмим дә. Концерт барышында тыз-быз йөреп тора халык. Ике сәгать артыңны басып утыру өчен зур ихтыяр көче кирәктер инде ул.
Тәнәфестә бар тирәсенә карарга оят. Әби әйтмешли, ачлык бирә күрмәсен, Алла сакласын, тук заманда вак бәлешне бер кабуда бөкләп тыккан бу “илита” үзеңне дә кабып йотар.
Минемчә, оештыручыларга тамашачыны ашату җаен карарга кирәк. Самолеттагы кебек. Утырасың карап концерт, кырыеңа арба таккан ашханә эшчеләре килеп туктый. Дөге белән токмачмы? Балык белән кәтлитме? Виски аласызмы, шәрабмы? Тамашачыга да җайлы – торып йөрисе юк, концертны да карыйсың. Торып йөрмәгән тамашачыларга да рәхәт – алдыңдагы шәүләләрне күрмисең. Сату да үтәр иде. Яки инде бу тамашачыларны аз-азлап кына булса да опера театрына кертеп алырга кирәк. Үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә төшендерү өчен. Берьюлы күпләп кертсәң, алар опера тамашачысын бозып бетерергә мөмкин.

Җырлаучылар һәм җырчылар

Җыр турында сүз барганда “җырлаучылар һәм җырчылар” дигән гыйбарә бар бит. “Татар җыры”нда катнашучылар, “Барслар” фикеренчә, җырчы гына түгел, татар музыка сәнгатенең каймагы, иң оста җырчылар. Менә беренче булып Ләйсән Гыймаева чыкты. Без дә аны татар халкының иң шәп җырчыларының берсе санарга тиештер инде. Өстәвенә, Ләйсән ханым әле югары уку йортында вокал (вокал, Карл!!!) укыта. Татар җырчыларының вокалы өчен борчылмаска була. Безне киләчәктә вокал күрсәткечләре бик шәп булган җырчылар көтә.

Җырчы күңеле – бер пакет ит

Ә бәлки, җырчыларны тәрбияләүдән башларгадыр. Менә “Үзгәреш җиле” ул яктан шәп. Йөриләр кәз-кәз басып, һәр нәрсә уйланылган. Ә монда җырчыларның да күбесе тамашачыдан артык китмәгән. Илназ Баһка “Пятерочка” кибете пакетына салып ит бирделәр. Анысының бик ашыйсы килгән ахыры – сәхнәдә үк пакетка борынын тыгып карады – ит дип алдап, башка нәрсә тыгып җибәрмәсеннәр тагын! Дәгъваны кассадан еракка китмичә әйтергә кирәк! Бәлки, Илназ Баһның бакчасы да бардыр әле – берәр спонсордан арба белән тирес тә китертсеннәр. Анысы да тормышта кирәкле әйбер. Ат тиресен бик әйбәт, диләр. Мәзәк бар бит шундый. Бер түрә яшен яшьнәгәндә гел елмая икән. Нигә елмая бу дигәч, “ул үзен фотога төшерәләр дип уйлый”, дип җавап биргәннәр. Сәхнәдәге Гүзәл Уразова да шул түрә кебек. Хәтта саубуллашканда да һич кереп китәсе килми сәхнәдән, җитәкчеләргә рәхмәт әйтә, кул болгый... Кереп китә алмыйча буталып торганда сәхнә артындагы ишеккә кысылып кала язды. Ярый әле Фирдүс Тямаев шустрый - эчке якка йолкып алмаса, башы бетә иде. Уразова ишеккә кысылмый калды, абынып булса да, сәхнә артына кереп юк булды. “Пирамида”ның текә баскычларыннан төшкәндә дә Илназ Баһның пакеты турында уйландым. Ландыш киеме символ булса, хәзерге “Әлифба” китабының алтмышынчы битендәге шигырь юллары “Татар җыры”ның шигаре була ала икән. “Тавы, тавы текә икән, Тавыклары симез икән. Тавыклары эре-эре Йомыркалар сала икән”.

Татар җыры үлексез!

Элек “Татар җырын”а килгән спонсорлар урысча сөйләп колакны яралар иде. Быел булдырганнар – бар да татарча сөйләде. Искиткеч! Әмма татар кешесенең шундый начар гадәте бар бит инде – татарча начар сөйләшкән кешедән гаеп эзләргә генә торабыз. Мин дә шундый инде – татар теле ватылса, гаеп итәсе килә. “Татарча сөйләшкәненә рәхмәт” диясе бит инде, юк, татарлык үзенекен итә. Вата-җимерә әйтелгән сүзләр колакны ярды гына инде. Бигрәк тә Гөлназ Сәфәрованың “Быел татар эстрадасы үлемнәргә бай ел булды!” дигәне. Әле ул шундый тон белән әйтелә - Иван Грозныйның сеңлесе Казан алынгач абыйсына хисап тотамыни... Бер бичарасы “татар җыры үлексез” булсын дигән теләген җиткерде. Әлфәрит хаҗи белән шул темага сөйләшеп алдык. Ул әйтә: “татар җырлары беструпный” булсын дип әйтте ул, ди. Мин әйтәм, “үлексез” дигәндә “безгнойный” дигән җырларны күз алдында тотты, дим. “Татар җырларының үлексез булуын” теләгән спонсор абзый ни теләгәндер, анысын белми калдык. Үзеннән сорап булмады. “Җыр җуючы дусларыбыз” диде тагын берсе. Җуймабыз әле җырларыбызны! “Чын татар җылы шундый була”, - диде тагын берәү. Чын татар җылы буладырмы, әмма шул вакытта бардан чыгып, үз урынына шуышып барган бер түтинең тәрилкәсендәге пәрәмәч җылы гына түгел, кайнар иде. “Пешәсез, якын килмәгез!” дип кычкырды түти үзе дә, рәтләр арасыннан халыкка артын куеп шуышып барганда.

Толерантлык үрнәге

Концерттагы җырчыларның сәясиләшүе бер дә ошамады. Сайлауга әзерләнергә кушканнармы соң? Илфак Шиһаповның “Торып бас!” җырын мин татар халкының гимны итеп кабул итә идем. Авыр чакта кешегә рух бирә торган җыр дип уйлый идем. “Татар җырында” исә аны Россия спортчыларының су төрләре буенча чемпионатта җиңүләрен күрсәтеп, Россия Федерациясенең байрагына әверелдерделәр. Ул спортчыларны кем аяктан еккан соң? Әлхәмделиллаһ, яшел бака ефәге баскан Казанкада коенып, сары алтын медальләр алган ул спортчыларның берсе дә кызганырлык хәлдә түгел, бик шәп чыгыш ясыйлар. Ә менә милләткә рухлы җырлар ай-һай җитми! Илфакның бу җырын да татар халкыннан талап алдылар... Үзен бу җырның авторы икәнен искә дә төшереп мәшәкатьләнмәделәр. Алдагы елларда җырчылар бу концертны оештырган өчен Владимир Владимировичка рәхмәт әйтә башларлар дигән фикердә калам. Бабичны да онытырга ярамый, анысын да истә тотсыннар. Айдар Галимов турында әйтәсе дә юк. Айдар абзый элек-электән чын дипломат иде инде – бөтен кешегә дә яравы белән ул бөтен татар халкы өчен толерантлыкның бер гүзәл үрнәге булып торды. Бу юлы да һәммә кешегә дә рәхмәт әйтеп чыкты, бәхете арткыры. Әле саубуллашканда, алдагы рәттә утырган бер җитәкченең кулын да кысарга өлгерде. Дус яшәгәч, бик күңелле. Фирдүс Тямаев хәйләкәр, мишәр бит. Җитәкчеләрне яратуын теле белән әйтмәде, экрандагы фотолар аша әйтеп бирде. Ул да теге җәтмә кигән кыз кебек эшләде – тиешле кешеләр аның җитәкчеләргә мөнәсәбәтен күрде, ә тотып алып, “Фирдүс, син шулай әйттеңмени, сайлауга агитация алып барасыңмыни?” дип әйтеп булмый – авызы белән берни дәшмәде бит.

Коргаксыган юмор чишмәсе

Шаяртулар турында әйтми булмый. “Татар радиосы” алып баручыларына штатка берәр юморчы алырга кирәк. Интернетта 2004 елдан бирле әйләнеп йөргән “баян” мәзәкләрне сөйләп утыру бер дә кызык түгел. Озак кигән телогрейка башта пычрана, аннары карасы уңа бит. Бу мәзәкләр дә шундый карасы уңган, ялакланып торган сырманы хәтерләтә. Шул мамыгы очып беткән мәзәкләрне башта ике ел буе радиодан сөйлиләр, аннары “Татар җырын”да “контрольный выстрел” – көлегез инде! Барда виски төшереп чыкканнар көлә, чират җитмәгәннәре “алып баручылар кайчан кереп китә” дип утыра.
Дүрт сәгатьлек концертта бер көләргә яраклы мәзәк – Элвин Грей турында. “Карап торырга унике яшьлек, чәче тутый кошныкы кебек, киемнәре Киркоровныкы” дип шаярттылар. Үзләренең җырчылары турында шаяртып, аларны данлап, бераз гына төрткәләп тә көлә белмиләр инде. Юмор чишмәләре бик сай “барсларның”. Сай гына түгел, суы юк – җил иссә, тузаннар күтәрелерлек. Тузаннары күзгә кереп әчеттерә.

“Барс”лар сатыламы алар?

Җир шарында билгеле булмаган җырлаучыларга “Алтын барс” бирелгәндә, тамашачы “түләгәндер инде” дип сөйләшә башлый. Ел саен шундый бер кеше булмый калмый. Ярар, оештыручы үзләре булгач, үзләренә кирәкне эшләргә хаклары бардыр. Әмма бу күренешнең фестивальнең дәрәҗәсен киметә икәнен дә белеп эш итсәләр, бик матур һәм күркәм эш булыр иде.

Тагын бер мактау

Зәйнәб Фәрхетдинова турында аерым әйтәсе килә. Минемчә, Зәйнәб ханым бу концертта искиткеч яхшы чыгыш ясады. Мин сокланып карап утырдым. Рифат Зариповның киләчәге бик өметле дип уйлыйм. Экранда күрсәтелгән клибының идеясе “Звери” төркеменнән урланган иде, Рифат талантсыз егет түгел, бераз тырышса, үзе дә оригиналь идея уйлап таба алган булыр иде. Радик Юльякшин – егет! Беренчедән, зал белән эшли белә. Биетә ала. Икенчедән, Салават Фәтхетдинов белән булган бәхәстә өстен чыкты – “иҗатташ абыем” дип атап, аңа дуслык кулы сузды. Салават исә теге җәтмәгә уранган кыз кебек кыланды. “Татар җыры”нда бар иде дә, юк иде дә Салават Фәтхетдинов. Килде, әмма җырламады. Үпкәләгән кыяфәт белән Радик Юльякшинның “иҗатташ абыем” дигән сүзенә төрттереп сөйләде. Киң күңелле булырга кирәк иде Салават Фәтхетдиновка. “Бар җырчылар, бар җырлаучылар” дип, әллә никадәр барс ияләрен исемлектән сызып атты да, кереп тә китте. Филүс турында әйтәсе дә юк. Илһам Шакировның лаеклы дәвамчысы - кемнәр килешми шул сүз белән, бәхәсләшергә әзермен. Ә Ришат Төхвәтуллин чыккач исә Искәндәр Биктаһировның яшьлеге пәйда булды дип торам. Улы булса да, шулкадәр ошамас иде. Ә менә “ашыгыч ярдәм” табиблары стилендә кебек киенеп чыккан Салават-Гүзәлемнәрнең “ай-вай”лары ошамады. Болай да борчылыр әйбер күп, ашыгыч ярдәм күрсәм, болай да йөрәк жу итеп китә. Тәрәзәдән генә күренеп тора “Ашыгыч ярдәм” будкасы. Анда көн саен саен Салават белән Гүзәлем киемендәге табиблар килеп-китеп йөри. Шуңа да сәхнәгә бу ике җырчы чыккач, дерт итеп киттем – тагын кайсы харап булды икән инде? Ашыгыч ярдәмнәрнең “уй-уй” килеп торган машиналарына утырып йөрүләре бер дә рәхәт түгел бит. Шуңа күрә Салават-Гүзәлемгә кушылып бер дә “ай-яйлап” утырасы килми. Рухны күтәрәсе килә бераз. Яшисе дә килә бит әле, болай да черки борыны кадәр генә кыска адәм гомере. Әмма гаепләп әйтүем дә түгел – иртән күзне тырнап ачып, будкадагы табибларны күргәч, Салават белән Гүзәлемне искә төшерә башлармын, иншалла.

Үз татарларымыз!

Нәрсә булса да, үземезнең татарларымыз. Шунысы рәхәт. “Татар җыры” – чын татарның үзе инде ул. Ашамсак тамашачылары да, җитәкчеләрне данлаудан ләззәт тапкан җырчылары да, бирелгән пакетка ач кондыз тал песиенә ташланган кебек ябышкан лауреатлары да – үземезнең татарларымыз!

фото: Рамил Гали
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев