Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Зәвык дигән нәрсә, кызганычка каршы, югалып бара" - Ринат Мөхәммәдиев

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев “Татарстан-яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында бүгенге татар китапларына карата фикерен җиткерде. “Хәзер китапны теләсә-кем, теләсә-кайда бастыра ала. Бу татарча китапларның санын арттыра, билгеле. Зәвык дигән нәрсә исә, кызганычка каршы, югалып бара. Нәтиҗәдә, укучыбыз рифма булмаган, ни эләксә, шул язылган шигырь китабын алып укый да, “Әй, бу татар язучылары бигрәк беткән инде”, – дип китапны алып ыргыта. Шул рәвешле, аның хәзерге язучыларга гына түгел, Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Сибгать Хәким, Нәби Дәүли, Илдар Юзеев, Зөлфәт кебек шәхесләргә булган ихтирамы да кими. Бу проблеманың менә шушы ягы куркыныч, – дип белдерде танылган язучы. “Әлбәттә, мин ниндидер цензура булырга тиеш дип санамыйм. Ләкин җәмгыятьтә зәвык белән бәйле критерийларны югалтырга ярамый. Бу турыда уйланырга кирәк”, – ди Ринат Мөхәммәдиев.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев