Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Зәкят" хәйрия фонды вәкилләре Татарстан Президенты ярдәмчесенә яңа проект тәкъдим иткән

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман белән очрашты. Мөфтияттә узган очрашуда шулай ук “Зәкят” хәйрия фонды җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин һәм фонд хезмәткәре Алсу Җәббарова катнашты, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте. Фонд вәкилләре Наталья Фишманга «Мин һәм син» дип аталган яңа проектны тәкъдим иттеләр. Әлеге проект паркларда физик мөмкинлекләре чикле булган өлкәннәр һәм балалар өчен мәйданчыклар булдыру хакында. Мөфти сөйләшү барышында, фондның үзенчәлекле балаларга һәм гаиләләргә һәртөрле ярдәм күрсәтүне максат итеп куюы хакында җиткерде. “Кешеләр арасында толерантлык хисе дини өлкәдә генә түгел, гомумән, үзара мөнәсәбәтләр корганда сакланырга тиеш. Бу проект җәмгыятьтә кешене сәламәтлегенә, яшенә, физик мөмкинлекләренә карамыйча кабул итү мөһимлеген күрсәтә”, - диде ул. Наталья Фишман үз чиратында, проектта күтәрелгән проблеманың актуальлеген ассызыклады. Алга таба аны тормышка ашыру өчен өйрәнү кирәклеген әйтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев