Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Зәкят" Хәйрия фонды "Мохтаҗларны тукландыр" акциясен башлый

1 сентябрь көнне һәр мөселман олы бәйрәм – Корбан гаетен билгеләп үтә. Бу уңайдан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” Хәйрия фонды, елдагыча, “Мохтаҗларны тукландыр” акциясе башлануын белдерә, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте. Әлеге изге гамәл кысаларында фонд мохтаҗларга – авыру кешеләргә, инвалидларга, ялгыз картларга, толларга, ятимнәргә, шулай ук дини уку йортларына өләшү максатыннан, корбанлык сатып алу өчен акча җыя. Корбанлык бәясе (терлекне чалу, эшкәртү һәм таратуны да кертеп) бер килосы 120 сумнан исәпләнә. Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6нчы йорт адресы буенча яки +7 (843) 225-33-22 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз, диелә хәбәрдә.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев