Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Зәкят" фонды белән Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хезмәттәшлек турында килеште

Бүген «Зәкят» хәйрия фонды Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясендә эшлекле иртәнге ашта булды. Очрашу нәтиҗәсендә фондның генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин, Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе (АПМ) президенты Айдар Шаһимәрдәнов һәм Ассоциация әгъзалары белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Бу хакта "Зякат" фонды хәбәр итә.

Килешүнең максаты – ике якның көчләрен берләштереп хәйриячелек эшләрен киңәйтү һәм эшмәкәрләрне мөһим социаль проектларга тарту. Килешү кысаларында ислам кыйммәтләрен пропагандалаучы күмәк чараларны бергә оештыру һәм хәйриячелек эшендә мәгълүмат алмашу планлаштырылган.

Эшлекле иртәнге аш вакытында Ирек Җиһаншин «Зәкят» хәйрия фонды эшчәнлеге һәм аз керемле кешеләргә ярдәм күрсәтү проектлары турында сөйләде.

"Хәйриячелек эшендә мошенниклык соңгы вакытта нормага кереп бара дисәң дә була, - дип искәртте ул һәм «Зәкят» фондының ачык, ышанычлы икәнен әйтте. - Безнең эшчәнлек алып баруыбызга инде 18 ел! Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте методик күрсәтмәсе буенча эшлибез, бу исә Ислам нормалары нигезендә эшләүне гарантияли. Юридик һәм физик затлардан кергән барлык акчалар Коръәндә күрсәтелгәнчә, гражданнарның сигез төрле категориясенә ярдәм итүгә юнәлдерелә. Эшчәнлекнең мөһим юнәлеше булып авыру балаларга ярдәм күрсәтү тора".

Ирек хәзрәт сүзләренчә, «Зәкят» хәйрия фондының ышанычлылыгын ел саен үткәрелә торган күзәтү органнары аудиты, Россия Юстиция министрлыгына коммерцияле булмаган оешма буларак тапшырылган хисап, шулай ук www.zakyatrt.ru сайтында керемнәр һәм чыгымнар турындагы мәгълүмат раслый. Мәсәлән, 2016 елның тулы булмаган ун аенда 34 авыр хәлдәге баланы дәвалауга, Татарстанда һәм Казанда яшәүче 400 аз керемле һәм күп балалы гаиләгә азык-төлек белән ярдәм күрсәтелгән. Бүгенге көндә фонд реестрында ярдәм кирәк булган 20 кеше бар, шуның 10сы каты авыручы балалар.

Россия мөселманнары эшмәкәрләре Ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды белән хезмәттәшлек итүнең мөһимлеген искәртте һәм түгәрәк өстәлдә катнашучыларга ярдәм кирәк булучыларга һәм хәйриячеләргә әлеге фонд хакында җиткерергә тәкъдим итте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев