"Зәки Зәйнуллинның яңа китабын укыгач, борчылдым" - Н.Гыйматдинова

Күңелгә берәр төрле борчу керсә, ул һич тынгылык бирми, һаман бимазалап тора икән. Танылган язучы, галим, әлбәттә инде, “татарым” дип янып-көеп яшәгән милләтпәрвәр Зәки абый Зәйнуллинның “Кеме генә юк татарның?” дигән өр-яңа китабын укыгач, сөенәсе урынга, бик нык борчылдым. Оныттым дигәндә генә ул, кабат искә төшеп, җанны сык­ратты. Кайсы нәшриятта басылгандыр, анысы күрсә­тел­мәгән, мөгаен, намуслы мө­хәр­рир кулыннан да үтмә­гән­дер, хаталар бик күп.

Шик тә туа, әллә соң Зәки абый исеме белән кайсыдыр ки адәм “китап” әвәләде микән? Әдип мон­дый өтек-төтек җөмлә­ләр белән әсәр язмас дип уй­лыйсың. Ярар, бу ягына артык тукталмыйк. Китап­ның эчтә­легенә карыйк. Анда автор йөзгә якын милләт­тәше­нә, шул исәптән каләм­дәш­ләренә дә “бәя” биргән. Күккә чөеп мактау бары тик бер генә язучыга “эләккән”, ә калганнарын ул “тар-мар” итеп ташлаган.

“Йөзлек” арасында 93 яшьлек ил карты Зөфәр Салиев та бар. 1990 елда Россия Президенты Ельцинга түбә­тәй кидергән, милли хәрәкәт үзә­гендә кайнаган, пенсия акчасына татар китаплары, Коръән тәфсирләре сатып алып тараткан, язучылар, жур­­налистлар белән аралашкан Зөфәр аганың исеме Татарстанда бик күпләребез­гә таныш. Менә шушы мөх­тәрәм затны Зәки абый баштанаяк пычракка күмеп ташлый. Нигә? Ни өчен? Озак баш ваттым, җавап табалмадым. И Раббым, аксакал дәрә­җә­сендәге картны каралтып, нәрсә генә отты икән Зәки абый, дидем.

“Ачлыкта ике көн утырдык (1991 елның 14-26 май көннәре турында сүз бара. – Н.Г.), – дип яза ул әлеге китабында. – Ашамыйбыз, су гына эчәбез. Рәшит (Әхмәтҗанов. – Н.Г.) минем янга кечерәк гәүдәле бер картны ияртеп алып килгән дә күрсәтә. Карт матур түбәтәйдән. Рәшит: – Зөфәр абый бу! Гаяз Исхакый (дөресе – Хәсән Туфан. – Н.Г.) авылыннан. Фамилиясе Салиев. Фронтовик, пулеметчик булган. Шәп сугышкан – өч ордены бар. Безнең белән ачлыкка утырырга тели. Зөфәр Салиев сөйли башлый. Аның сөйләвеннән бик көчле татар, милли патриотизм агыла.

Моны ачлыкка утыртабыз. Кич булып килә иде ул утырганда, ә иртәгәсен иртән күрше ишегалдында туалетка барганда, аның белән күр­ше йортта яшәгәннәр белән инцидент килеп чыкты. Зө­фәр абыйның сөйләве­нә караганда, ул туалетка барганда, домино уйнап утыручылар аның түбәтәен салдырып алганнар икән дә, барысы да урыслар икән. Һәм туалетка җибәрмә­гәннәр. Аны “татарский националист” дип сүк­кәннәр өстә­венә”. Шуннан соң З.Зәйнуллин бабайның түбәтәен алып калган кешеләр янына бара. Моның сәбәбен ачыклый.

“Түбәтәен без алдык, – дип аңлата ишегалдында домино уйнап утыручы ирләр. – Туалетка да кертмибез сезне. Ул карт туалетка барган җи­реннән борылып безнең өс­тәл янына килде дә безне “оккупанты русские!” – дип исем­ләргә тотынды. “Сасы колонизаторлар!” – ди безгә. Мин урыс, көн-төн заводта эшлим. Токарь мин. Нинди колонизатор, ди инде мин – эшче мин. Куып чыгардык без аны. Биргәләргә идек тә, гәүдәсе бик бәләкәй, сугар җире дә юк”.

Мәйданда түбәтәйне ху­җа­сына кайтарып биргәч, Зә­ки абый аңа кисәтү ясый. Бәдрәфкә йөргәндә, ул йортта яшәүчеләр белән башка ни­загка кермәскә куша. Зө­фәр абыйның бер атна элек кенә, түбәтәен салып, Казанга кил­гән Борис Ельцинның башына кидерүен искә төшерә (бу вакыйга исә 1990 елда ук була. Һәм моны Зәки абый бер ел дәвамында белмәгән, имеш. – Н.Г.). Син аңа ялагай­лан­гансың, ди. Ә кичә Ельцинга каршы оештырылган ачлыкка килеп утыргансың, ди. Кай­да синең чын йөзең, ди. Мин синең Ельцинга түбәтәй ки­дергәнеңне кичә белгән булсам, кертми идем ачлыкка, ди. Аннары автор: “Минем шигем юк, Зөфәр Салиевны КГБ җибәргән. Үзе утыргач та Зиннурга сөйләгән унике ел мәктәптә директор булып эшләгәнен. Ә мәктәп директоры итеп КГБ тик үзенә шикаять язганнарны гына куйдырткан. Зөфәрнең КГБшник икәненә минем фактым юк, вә ләкин кичәге ул ясаган инцидент мине нык уйландыра.

Шул ачлыктан соң Зөфәр Салиев миңа карата һәрчак начарлык эшләде. БТИҮ эшен­дә катнашып, шунда һәр­чак минем тәкъдимнәргә каршы чыкты. 1993-94 елларда мин аның белән кул биреп исәнләшүдән туктап, аны “күрмичә яши башладым”. 1924 елда туган кеше иде – бармы икән әле ул Казанда? Бардыр! Татар халкына каршы эшләгән мишәрләр, Шаһ­гали хан кебек, озак яшиләр алар!“ – дип нәтиҗә чыгара.

Милли хәрәкәттә бергә көрәшкән сафташын сатлык­җан Шаһгалигә тиңләү, бер уңайдан мишәр халкына да кизәнү бернинди киртәләргә дә сыймый инде! Мөгаен, Зәки абый 2007 елда “Ачлык мәйданы” дип аталган документаль әсәрен­дә ниләр язылганын оныткандыр. Хәзер алдагы өзек белән чираттагы өзекне чагыштырыйк. Түбәтәй вакыйгасы монда болай сурәтлән­гән иде: “Ашаган юк. Суны күп эчәбез. Күрше йорттагы бәд­рәфкә йөрибез. Бер барганда Зөфәр абый Салиевның түбә­тәен, шул ишек алдында домино уйнап утырган урыслар башыннан салдырып алганнар. Үзен төрткәләп, бәдрәф­кә кертмичә ишек алдыннан куганнар. Ул да мишәр. Тавышы өзгәләнә: – Мине, фронтовикны, өч орден кавалерын төрткәли­ләр, кара йөрәкләр! Түбә­тәем­не салдырып алдылар. Тагын керсәгез, монда гулуву атарвем, диләр. Менә сиңа ачлык! Өч егет ияртәм дә, теге йортка китәбез. Ишек алдында биш-алты урыс домино уйнап утыра. – Кем бу картның түбә­тәен алды. Бирегез! Берсе безгә карамыйча гына сүгенә: – Пошли бы вы отсюда, на х...!

Сүзләрен әйтеп бетерә алмый, мин бугазыннан уң кул белән эләктерәм дә, сул кул белән, йодрыклап күтә­релә башлаган уң кулыннан эләк­тереп алам да бугазыннан кыса башлыйм. Урыстан аракы, суган исе килә. Ул авыр итеп хырылдый башлый. Урыныннан тора башлаган икенче урыска минем белән килгән таза егет уң кулының уч кырые белән селтәнеп юан муенына суга, тегене очкылык тота башлый.

– Түбәтәй кайда? Урыс сул кулы белән ачык күлмәк изүенә кереп китә дә Зөфәр абыйның чиккән түбә­тәен чыгара. Мин урысны җибәрәм: – Тагын бер бәйләнеп карагыз, кереп тоташ йортыгыз белән тоташ туздырабыз. Ач кешенең ачуы яман, сак булыгыз. Безнең арттан урыс гадәте буенча акырып кала күрмәгез, кире борылачакбыз! Йорттан чыгу ягына юнә­ләбез. Арттан кылт иткән дә тавыш ишетелми...”

“Ачлык мәйданы” документаль әсәрендә Зөфәр агага карата бернинди ризасызлык та сизелми. Бүген, дистә еллар узгач, шул вакыйгаларны кара буяуларга манып, үзгәртеп язуның гына хик­мәте аңлашылмый.

...III Гильдия купец Сәли бабайның оныгы Зөфәр аганы язмыш яшьтән үк чыныктыра: Донбасс шахталары, фронт линиясе, төрмәдәй Сус­лонгер лагере, Мурманскида “Морской охотник” дигән дошманның хәрби корабларына каршы эзәрлек­ләү частенда хезмәт итү. Немец корабларына каршы ти­рән бомбалар кую, тәүлегенә 300дән артык немец само­летының һөҗүмен кире кайтару. ”Кызыл йолдыз”, ”Ватан сугышы” орденнары кавалеры сугыштан соң туган авылы Кармәттә, аннары Аксубай районында комсомол оешмаларын җитәкли. Шунда гомер юлдашы Оркыя апаны (югары белемле укытучы) очрата. Бөгелмә укытучылар институтын, соңрак Казан пе­д­институ­тының геогра­фия-биология факультетын тә­мам­лый. Башта туган авылы Кармәттә, аннары Ульян өлкәсендә, соңрак Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында укыта.

Салиевларның уңышла­ры, яңа методик алымнары район күләмендә укытучыларга үрнәк итеп күрсәтелә. Нәтиҗәдә Зөфәрне Түбән Кәминкә (Чирмешән районы) урта мәктәбенә директор итеп күчерәләр. Анда ул яңа мәктәп һәм укучылар өчен интернат төзетә. Бу эштә аңа авиаконструктор, МИГ самолеты авторы (Татарстаннан СССР депутаты) Микоян булыша – 150 мең сум акча табыша. Мурманскида үзе хезмәт иткән хәрби гарнизонга барып, командирдан дүрт йөк машинасы һәм бер автобус ала. Тынгысыз җан Зөфәр ага бөтен гомерен гаделлек өчен көрәшеп үткәрә. Сөргенгә сөрелгән шагыйрь Хәсән Туфанны азат итәр өчен суд юлларын таптый.

– Милли хәрәкәттә катнашуымны көтелмәгән гаҗәп хәл дип санамыйм, – ди аксакал. – Ул хис миндә яшьтән үк бөреләнгән иде. Чистайда безгә тарих фәнен Мәҗитов дигән укытучы өйрәтте. Ми­немчә, ул Совет хөкүмәтенең кайбер сәясәте белән килешми иде шикелле. Ул дәрес­ләрдә татар халкының гасырлар буе изелүе турында аңлата иде. Дәүләтебезне, телебезне югалту, алфавит алмаштырулар аны нык борчый иде. Кем аның фикерен кабул итә, ул шуларны үз тирәсенә тартты. Казанга экскурсиягә алып барды. Без, яшьләр, кызу, кайнар халык, Иван Грозный һәйкәленә теш кайрыйбыз. Аны җимерәсе, ватасы килә. Ләкин күпме ге­нә: “Татарны мыс­кыллап тора”, – дип исбатласак та, укытучы безне тыйды, егетләр, алай көрәшмиләр, диде. 1989 елда мин Казанда бөтенләйгә төпләндем. Балаларым институтта укыганда ук шәһәр читендә иске генә йорт сатып алган идем. Татарның милли аңы уянган вакытлар. Муса Җәлил һәй­кәле янында митинг гөрли. Шунда мин дә гайрәтләнеп чыгыш ясадым. “Татарстан­ның да 16 нчы союздаш рес­публика булырга хокукы бар, моның өчен аның, Сталин әйткәнчә, берәр ил яки дәүләт белән чиктәшлеге мәҗбүри түгел”, – дидем. Митингны оештыручылар нотыгымны ошатты. Шуннан мин милли хәрәкәт эчендә кайный башладым. Барыбыз да мөстәкыйльлек турында хыялландык бит, һәм ул хыял, һичшиксез, тормышка ашар кебек иде. Мин шуңа инанып, 1991 елда Ирек мәйданында ачлык игълан итүчеләр төр­кеменә кушылдым. Ничә көн өйгә кайтмагач, кызым Роза: “Әтине үтереп ташлаганнар”, – дип елый-елый, дөнья бетереп мине эзләгән. Ул чакта мин Татарстанның азатлыгы өчен ятып үләргә дә әзер идем.

Россия Президенты Ель­цин­ның Казанга килүе үзе бер тамаша булды. Президентны кү­рәсе килә. Рәхмәт, Казан дәүләт университеты парторгы чакыру кәгазе бирде. Халык шыгрым. Алда ике якка да микрофон куйганнар. Безнең мөстәкыйль­леккә ки­зәнгән рус демократлары чәчрәп чыгалар да Ельцинга сораулар яудыралар. Менә зур кунак сөйләргә кереште. Кызым Роза миңа кыйммәтле түбәтәй бүләк иткән генә иде, сәхнәгә менеп кигездем дә куйдым шуны Ельцинның башына! “Хөр­мәтле Борис Николаевич, әгәр син безнең мөстә­кыйль­лекне якласаң, сине пәйгам­бәр урынына күрер идем”, – дидем. Ул аркамнан какты, һәм без куллар кысыштык та, мин аска төштем. Ельцин: “Берите суверенитета столько, сколько надо”, – диде, “күпме йотасыз” дигән сүз әйтмәде кебек ул. Мәскәү мөстәкыйльлеккә бәйләнә башлагач, мин ике көн саен “Правда”, “Извес­тия” гәҗит­лә­ренә һәм шәх­сән Ельцинга: “Срочно түбәтәйне җибәр, син аңа лаек түгел”, – дип телеграммалар суктым...

Мәйдандагы хәлләрдән соң да Зәки Зәйнуллин Зөфәр абый белән бергә күп кенә милли чараларда катнаша бит әле. Беркөнне, шәһәр биналарына урнаштырылган Россия флагларын йолкып йөргәндә, аларны тотып, милиция участогына да алып китәләр. Төркемнәре белән шунда төн кундыралар. Бу хакта “Кеме генә юк татар­ның?” дигән китапта да язылган. Яшерен оешма агенты дип шикләнгән очракта, Зө­фәр аганы үз янәшәсендә йөр­тер иде микән ул? Ай-һай! Яки шагыйрь Рәшит Әх­мәтҗанов Зөфәр абыйга багышлап “Мамык мендәр” һәм “Зөфәр абый” дигән гаҗәеп матур шигырьләр язар идемени?!

“1924 елда туган кеше иде – бармы икән ул Казанда?” – дип сорый язучы. Аллага шөкер, Зөфәр ага исән-сау! Кызы Роза тәрбиясендә яши. Аңа шаккатарлык: газета-журналлар укый, ил-көндәге яңалыклар белән кызыксына. Хәтере искиткеч әйбәт, аның беркайчан да беркем турында да яманлап сөйлә­гәне юк. Хәтта ки Зәки абыйны да мактап кына телгә ала. Батыр кеше, турысын әйтә, ди. Әмма туры әйтәм дип, узынып китеп, бинахакка кеше рәнҗетүне батырлык түгел, көчсезлек дип саныйм.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: