Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Зәкать" хәйрия фонды мохтаҗларны корбан ите белән тәэмин итүне дәвам итә

Корбан бәйрәменең ике көнендә нәзарәт фондка 2000 сарык тапшырган, фондның 400 вәкиле 2 тонна ит өләшкән. Корбан бәйрәмен түземсезлек белән көткән өлкән кешеләр һәм инвалидлар, күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, качаклар һәм йортсызлар милләте һәм нинди дин тотуына кармастан 10 кг ит алган.

Моннан тыш, корбан ите социаль учреждениеләргә дә тапшырылган. Алар - "Гаврош" балалар һәм яшүсмерләр приюты, А. Вавилова исемендәге фонд хосписы, 4 нче интернат-мәктәп, Дәрвишләр балалар интернат йорты һ.б.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев