Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Зәйгә Рабит Батулланың 80 яшьлек юбилее уңаеннан бер төркем язучылар, әдәбият, сәнгать әһелләре килде (ФОТО)

Зәйгә якташ язучы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың 80 яшьлек юбилее уңаеннан бер төркем язучылар, әдәбият, сәнгать әһелләре килде, дип яза җирле басма. Очрашуда катнашу өчен Казаннан Зәйгә Рабит Батулла һәм каләмдәшләре – драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов; язучы, Г.Тукай премиясе лауреаты Марсель Галиев; язучылар, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Камил Кәримов, Алмаз Хәмзин; язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон; язучы, Муса Җәлил премиясе лауреаты, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллиннар барды. Үзенчәлекле очрашулар “Энергетик” Мәдәният сараеда китап укучылар конференциясе белән башланып китте. Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә директоры Чулпан Шәйхиева актив китап укучылар белән язучылар арасындагы әңгәмәне кызыклы итеп алып барды. Рабит Батулла һәр сорауга җентекле җавап бирде. Җирле шагыйребез Госман Мухамовның туган җиргә багышланган шигырен барысы да әсәрләнеп тыңлады. Ә Алмаз Хәмзин шаян җырлары белән күңелләрне җилкендерде. Матур чара мәдәният сарае тамаша залында зур концерт программасы белән дәвам итте. [gallery link="file" columns="2" size="medium" ids="42505,42506,42507,42508,42509,42510,42511"]
Татар-информ
Фото: Зәй офыклары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев