Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Зәйдә "Театр яктылыкка, нурга илтә" дип аталган традицион театр айлыгы бара

Аның кысаларында Куш-Елга мәдәният йорты хезмәткәрләре “Көтеп алынган гомер”, “Сагынырсың мин булмам”, “Язмыш сынавы”, ”Бәхеткә юл каян?” китаплары авторы Зифа Кадыйрованың “Бәхеткә юл каян?” дип исемләнгән повестен сәхнәләштерүгә алынды, дип яза "Зәй офыклары" газетасы. Мәдәният йорты директоры Ралия Әхмәдуллина әсәрне сәхнәләштерүгә әзерләүче, аның режиссеры һәм төп роль башкаручы да. Язмыш сынавы белән сукбайлыкка төшкән Динә һәм башка рольләрне кушелгалылар оста итеп ача. Коллектив әсәрне Куш-Елга һәм Кадер мәдәният йортларында сәхнәләштереп, халык игътибарын яулады. Халык клубка сирәк йөри торган Кадердә зал тулы иде. Узган шимбәдә исә коллектив әлеге әсәрне, халык соравы буенча, Тукай районы Круглое поле мәдәният йортында сәхнәләштереп күрсәтте. Бу көнне тамашаны карарга Зифа Кадыйрова үзе дә чакырылды. Автор Круглое поле халкы белән әсәрне карап, үзешчәннәр чыгышын көчле алкышларга күмде. Зифа ханым сәхнәгә күтәрелеп, үзешчәннәргә имзалы китапларын бүләк итеп, аларга хәер-фатихасын бирде, киңәшләрен җиткерде, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев