Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда үзенчәлекле күргәзмә эшли

Күргәзмә яшь буынны ватанпәрвәр рухында тәрбияләү өчен алшарт, дип яза район басмасы. Зәйнең үткәне тирәндә, агымдагы елда аңа 365 ел. Шәһәрнең тарихи бишеге саналган Иске Зәй бистәсендә урнашкан туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Зәйнең үткәне буенча төрле тематик чаралар оештыра. Музейның күргәзмәләр залында әлеге уңайдан “Һәркем үз фикерендә” дип исемләнгән “ Россиядә генерал ызанлау” ачык күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә музей хезмәткәре Людмила Симонова инициативасы һәм район җитәкчелеге булышлыгы белән оештырылды. Людмила Михайловнага аны оештыру өчен бер ел дәвамында күп кенә архивларга, читтә яшәүче якташларга, әлеге хезмәт башкаручылар, зәйлеләргә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Күргәзмәдә Зәй һәм Зәй волостена караган авыллар планнар, Зәй һәм районның бүгенге көн планы һәм картасы, Россиядә ызанлау эшенең тарихы (1766-1861 еллар) буенча сирәк очрый торган тарихи документлар, кульязмалар, экспонатлар, җир ызанлауга кагылышлы кирәк-яраклар урын алган. Биредә музей хезмәткәрләре Россиядә, шул исәптән Уфа губернасы, Минзәлә өязенә караган Зәй волостендә ызанлау барышы, аны кемнәр башкаруы, Зәйнең үткәне турында кызыклы мәгълүматлар, тарихи фактлар китереп мавыктыргыч итеп сөйли. Күргәзмә май аена кадәр эшли, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев