Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Зәй районында "Алтын башакчык" VI муниципаль конкурсы узган

Зәй балалар музыка мәктәбендә яшь башкаручылар арасында “Алтын башакчык” VI муниципаль конкурсы узды, дип яза "Зәй офыклары".

Конкурсның максаты - район авылларындагы талантлы балаларны ачыклау. Бәйгедә 10 авылдан 21 бала катнашты. Авылларда яшәүче сәләтле балаларны барлап, табигать биргән талантларын үстерүдә, тәүге талпынышларына канат куюда, зур сәнгатькә, музыкага мәхәббәт тәрбияләүдә конкурсның роле зур. Сәләтле балалар арасыннан иң лаеклыларын сайлап алу Яр Чаллы 7нче сәнгать мәктәбе директорының укыту буенча урынбасары Рузалия Суходильская рәислегендә жюри әгъзаларына җиңел булмагандыр. Һәр баланың чыгышы – үзе бер ачыш, үзе бер иҗат табышы, диелә язмада.

Менә ул җиңүчеләр:

Кече төркем

Алексей Краснов (Сарсаз-Баграж) – I дәрәҗә лауреат

Фидан Насыйров (Югары Мәлем) - II дәрәҗә лауреат

Адилә Асылхуҗина (Югары Мәлем) - III дәрәҗә лауреат

Урта төркем

I дәрәҗә лауреат - Юлия Мартемьянова (Сарсаз-Баграж) һәм Азалия Хәйруллина (Түбән Биш)

II дәрәҗә лауреат – Резеда Мозаффарова, Анастасия Карпова (Аксар) һәм Аделина Гомәрова (Поручик)

III дәрәҗә лауреат – Зилә Рамазанова (Чыбыклы), Таисия Голованова (Поручик), Ислам Хәлиуллин (Түбән Биш)

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев