Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Зәй мөхтәсибәтенә имам итеп 29 яшьлек Фатыйх хәзрәт Нуруллин сайланды

Кичә Зәйнең “Нур” үзәк мәчетендә Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында хисап-сайлау җыелышы үтте. Көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә район мөхтәсибәтенә яңа имам-мөхтәсиб сайлау иде, дип хәбәр итә zainsk-rt.ru сайты. 1992 елдан Зәйдә дин эшләрен югары дәрәҗәдә оештыруга, тәртип белән алып баруга башта имам-хатыйп буларак, 2002 елдан имам-мөхтәсиб буларак зур өлеш керткән Сәгыйть хәзрәт Камалов үз теләге белән бу вазифадан китәргә теләк белдерде, диде район башлыгы Разиф Кәримов өлкәннәр һәм дин әһелләренә мөрәҗәгать итеп. “Безгә Сәгыйть хәзрәт белән соңгы ике ел дәвамында фикерләшеп, киңәшләшеп бер максатта – районның дини вазгыятен туры юлдан алып барырга, милләтара мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен саклау юнәлешендә нәтиҗәле эшләргә туры килде. Аңа халыкка хезмәте өчен зур рәхмәт”, - диде ул, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырып. Аның сүзләрен, Сәгыйть хәзрәт Камалов тарафыннан алып барылган эшләргә тукталып, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов та куәтләде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин озак еллар халыкка хезмәте өчен Сәгыйть хәзрәткә “Почетлы мөхтәсиб” исемен бирү тәкъдиме белән чыкты, ул бертавыштан хупланды. Алга таба Сәгыйть хәзрәт Камалов республика Диния нәзарәте карамагындагы аксакаллар шурасының Зәй бүлеген җитәкләячәк. Яңа имам-мөхтәсиб итеп Фатыйх хәзрәт Нуруллин тәкъдим ителде, җыелышта катнашучылар аның кандидатурасын бертавыштан хуплады. Фатыйх хәзрәт 29 яшьтә, 2 бала атасы. Ул 18 яшьтән дини өлкәдәге хезмәтен Чувашиянең Шыгырдан авылында башлаган. Үсмер чактан Башкортстанда мәдрәсәдә белем алган, аннан Төркиядә имамлык белемен алу максаты белән укыган булган. Чаллы шәһәренә кайткач, имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин тәкъдиме белән Зәйгә килеп эшли башлаган. Аннары 4 елдан артык ул Сәгыйть хәзрәтнең ярдәмчесе булып хезмәт куйды, соңгы 2 елда Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсе мәчете имамы булып торды. Әле быел гына Чаллы педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап, диплом алды. Хәзер ул 32 мәхәлләле, 28 мәчетле район территориясендә имам-мөхтәсиб вазифаларын башкаруны үз җаваплылыгына алды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев