Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Зәй-Каратайда мөнәҗәтләр әйтү кичәсе уздырылган

10 декабрь көнне Зәй-Каратайда авылының мөслимәләр оешмасы авыл жирлеге һәм шәһәрнең "Ихлас" мәчете белән берлектә, Мәүлет бәйрәме уңаеннан, мөнәҗәтләр әйтү кичәсе уздырды, дип хәбәр итә районның “Заман сулышы” газетасы. Алдагы ике елда авылда гына уздырылып килгән бәйрәм быел район күләмендә үткәрелде. Анда районның Түбән Чыршылы, Сарабиккол, Кирлегәч, Урдалы, Юлтимер, Керкәле, Сугышлы, Чүте, Яна Иштирәк һәм Зәй Каратай авылыннан мөслимәләр мөнәҗәтләр әйттеләр, Пәйгамбәребез с.г.в-не олылап шигырьләр, догалар укыдылар. Бәйрәм Габделрәзак хәзрәт Гыймрановның вәгазе белән башланып китте. Ул Пәйгамбәребезнең (с.г.в) тормыш юлы, күркәм гадәтләре, изге эшләре турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Мәктәп укучылары изге Корьән китабыннан аять-сүрәләр укыдылар. Һәр авылдан килгән мөхтәрәм кунаклар тарафыннан көйләнгән мөнәҗәт- касыйдәләр, әйтелгән салаватлар, татар әдипләренең шигырьләре, хәтта үзләре иҗат иткән әсәрләр күңелгә хуш килерлек иде. Район авылларыннан, шәһәрдән килгән дин кардәшләрнең чыгышларын тамаша кылып, тыңлап, Пәйгамбәребезгә (с.г.в) багышланган иҗат энҗеләре татар халкында бетмәс-төкәнмәс икәнлеген күрәсең. Бабаларыбыз кабул итеп алган Ислам диненең милләтебезне милләт итеп, телебезне тел итеп саклауда биниһая зур урын алып торганлыгын, аның халкыбызның яшәеш чыганагы, киләчәккә ышанычы икәнлегенә тагын бер тапкыр инанасың, диелә район газетасындагы язмада. Мәдәният йортындагы чарадан соң барлык кунакларны да корбан итеннән пешерелгән тәмле пылау белән сыйладылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев