Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Үзе сагыш эчендә янган кеше генә моңын башкаларга җиткерә ала"

Җәлил хәзрәт Фазлыев Илһам Шакировның тормышына бәйле ике хәдис сөйләде

Җәлил хәзрәт Фазлыев Илһам Шакировның тормышына туры килгән пәйгамбәребезнең ике хәдисен китерде. Бу хакта Татарстанның Баш казые Мәрҗани мәчетендә узган җырчының җидесен уздыру чарасында сөйләде.

“Әйтәләр бит Ислам диненең музыкага бернинди катнашы да юк диеп. Ә пәйгамбәребезнең (г.с.) шундый хәдисе бар: “Һәр мөселман уен коралына охшаган”. Уен коралыннан тавыш чыксын өчен нәрсә кирәк? Эче буш булуы кирәк. Ягъни күңелендә дөньядан башка биегрәк әйберләр булырга тиеш”, - диде ул.

“Икенче хәдисендә ул болай ди: “Үзе сагыш эчендә янган кеше генә моңын башкаларга җиткерә ала”. Аллаһ Тәгалә аңа шундый авыр балачак биреп, сагыш эчендә кайнатып, аның моңын халыкка җиткерә торган кеше итеп ясады”, - диде хәзрәт.

"Миңа калса, бу ике хәдис Илһам абыйның тормышына бик туры килә", - диде Җәлил хәзрәт.

Айдар Әхмәдиев

Татар-информ
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев