"Заманында татар теле бөтен төрки халыклар өчен аралашу теле булган" - Искәндәр Гыйләҗев

Ташкент дәүләт техник университеты профессоры Бәхтияр Кәримов “Фейсбук” социаль челтәрендә “Төрки халыклар корылтае” төркемендә төрки халыклар арасында милләтара аралашу телен сайлау буенча сораштыру ачып җибәргән. Ортатөрки (урта төрки), казах, төрек, кыргыз, азәрбайҗан, татар, үзбәк, кумык, саха телләре беренче җиде урында бара, әмма иң күп тавыш бирүчеләр уртатөрки тел өчен – язма әзерләнгән вакытта барлыгы 215 тавыш. Татар теле тавыш бирүчеләр саны буенча 6 нчы урында – 19 тавыш. Бу мәсьәләгә карата үз фикерен калдыручылар арасында төрлечә уйлаучылар бар. Урта төрки тел кирәк диючеләр дә, моңа каршы чыгучылар да бар. "Урта төрки телне гамәлгә кертеп җибәрүне ничек финансларга җыенасыз?", дип сораучылар бар. Бәхтияр Кәримов моңа җавап итеп: “Урта төрки телне булдыру төрки цивилизациянең зур проблемасы булып торганга, барлык төрки дәүләтләр һәм төрки милләтләрнең аны финанславы зарур. Бу проектның финанс чыгымнары 1-2 миллион долларга якын тәшкил итә, ягъни 7 бәйсез төрки дәүләт өчен күтәрә алмаслык чыгымнар түгел, бу сумманы әле аерым меценатлар да күтәрә ала. Әгәр һәр төрки берәр цент түләсә, бу сумма урта төрки телнең лингвистик системасын булдыру өчен җитәрлек булачак. Күп кенә катнашучылар үз туган теле өчен түгел, ә урта төрки тел өчен тавыш бирә, чөнки алар гомумтөрки аралашу теле сыйфатында урта төрки тел кулай дип саный”, - ди. Аерым бер кешеләр монда сүз куерту бернинди нәтиҗәгә китермәячәк дип саный. Бәхтияр Кәримов “мондый сораштырулар мәгънәсез, моны туктатырга кирәк” дигән кайбер шәрехләмәләргә җавап итеп: “Фикер алышуны ябуны сораучылар проблеманың тыныч юл белән хәл ителмәвен тели, димәк, алар тел мәсьәләсенең славян цивилизациясендәгечә, Украинада күп кан югалтуга китергәнчә хәл ителүен тели”, - дип белдерә. Барлык төрки халыклар уртак бер телдә иркен аралаша алса, ничек шәп булыр иде, дип санаучылар да бар. “Татар телен бер авырлыксыз аңлыйм, татар телевидениесен караганда да, барысы да аңлашыла, ул казах теленә якын”, диючеләр дә бар. Тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр Академиясенең мөхбир-әгъзасы Искәндәр Гыйләҗев бу мәсьәләгә карата үз фикере белән уртаклашты. “Заманында татар теле бөтен төрки халыклар өчен аралашу теле булган. Тарихи яктан бу - билгеле факт. 17-18 нче йөзне алсак, бөтен төрки халыклар үзара татарча аралашкан. Язма тел дә, аралашу теле дә шул телгә нигезләнгән. Хәтта Россиянең көнчыгыш илләре белән аралашуда да татар теле төп рольне уйнаган. Һиндстан, Иран, Урта Азиягә, хәтта Кытай якларына да хатлар татар телендә юлланган. Шул ук рус патшаларыннан хатлар татар телендә киткән бит, бу - билгеле факт. Шуңа күрә, минемчә, монда велосипедны яңадан уйлап табуның кирәге юк, һичшиксез, заманында татар теле үзара аралашу теле функциясен үтәгән. Минемчә, татар теленең структурасы, системасы нигездә бик камил, шуңа күрә өстәмә ясалма телнең кирәге юктыр дип саныйм. Татар теле андый функцияне үти алыр иде, ләкин хәзер бу буш сүз булып кына калмасмы? Монда шик бик зур”, - дип билгеләп үтте ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: