Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Заманча татар драматургиясе башка милләт вәкилләренә дә үрнәк булып торырлык" - Сәрвәр Сурина

Башкортстанның танылган драматургы, сценарийлар авторы Сәрвәр Сурина шундый фикер белдерде. “Безгә сезнең театрлар бик еш гастрольләргә килә. Кәрим Тинчурин, Галиәсгар Камал, Әлмәт театры спектакльләрен һәрдаим карап барабыз. Безнең режиссерлар Татарстанга килеп эшли. Сезнең режиссерлар безгә килеп спектакльләр куя. Без аларның яңача, заман алымнарын кулланып, эшләүләрен күрәбез. Миңа калса, заманча татар драматургиясенең башкаларга өлге булырдай үрнәкләре бар”, – диде драматург “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә. Мисалга ул Зөлфәт, Данил Салихов кебек драматургларны китерде. “Кемнең әсәре күңелне күтәрә, дулкынландыра ала, шулар халык арасында популяр, шундыйлар гына истә кала. Идеясе яки темасы искиткеч булмаса да, кеше күңеленең кылларын чиертсә, ул әсәр истә калчак. Драматургия үсәргә тиеш. Без Аристотельне, Лев Толстой, Островский, Шекспирны өйрәнәбез, алар традицияләре белән яшибез. Әмма драматургия заман белән бергә үсәргә тиеш”, – ди драматург. Белешмә өчен: Сәрвәр Сурина – драматург, Башкортстан Республикасы һәм Россия Федерациясе журналистлар берлеге, Башкортстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның мәдәният хезмәткәре, балалар өчен шигырьләр, әкиятләр, пьесалар җыентыгы авторы һәм әдәби премияләр лауреаты.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев