Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Заманча сәнгать галереясенең Графика залында "Йорт. Зөя йорты" күргәзмәсе ачылды

Кичә Татарстан  Дәүләт сынлы сәнгать музее Заманча сәнгать галереясенең Графика залында «Йорт. Зөя йорты” күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә ачылышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, Татарстан мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, “Зөя” музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Бу - “Утрау. Ирешү” проектының икенче өлеше. Беренче өлеше – “Зөя ухасы” 2015 елда булган иде. Проект Россия сәнгать академиясенең Идел буе бүлегенең һәм Россия Рәссамнары иҗат берлегенең “Утрау” Иҗат остханәсе эше кысаларында Россия Федерациясе Президенты Дәүләт стипендиясе хисабына тормышка ашырылган. Проектта Татарстанның төрле шәһәрләреннән 15 стипендиат – республиканың әйдәп баручы осталары И.М.Самакаев, Е.Г.Голубцов, В.А.Выборнов, А.Н.Егоров, И.В.Антонова, Л.В.Магина, В.В.Карасева, М.И.Мингалеев һәм яшь рәссамнар Р.Р.Шайхутдинова, Е.Е.Драгунова, А.М.Мөнирова һәм башкалар катнашкан. Аларга Казан, Мәскәү һәм хәтта Италиядән 10нан артык рәссам-волонтер кушылган. Проектның җитәкчесе һәм идея авторы – Александр Артамонов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев