Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Заманча гыйбадәт йорты 7 миллион сумга төшәчәк

Архитектор Алмаз Муглиев классикадан читләшеп һәм дини корылмаларга хас булмаган стильдә мәчет торгызырга җыена. Бу хакта "Вечер Елабуги" газетасы яза.

Бинаның традицион манарасы да, гөмбәзе дә булмаячак. Кирпеч, мәрмәр, штукатурканы белгеч шулай ук кулланмаска булган. Мәчетне пыяладан, металлдан һәм композиттан торгызачаклар. Заманча материаллар кыйммәт, әмма Алмаз әйтүенчә, чимал запасы бар һәм мәчет классик стильдә салынган кадәрле бәядә булачак.

" Бәясе ничек хәл итүдән тора. Мәчет кирпечтән булырга мөмкин, әмма гөмбәз белән. Ә гөмбәз кыйммәткә төшә, шуңа бу мәчет гөмбәзсез булачак. Бәясе буенча 7 миллион сум . Билгеле, һәр стандарт булмаган карар килешү табарга тиеш: кем моны ничек күрә, карашлары ничек... Кемгәдер ошарга, кемгәдер ошамаска мөмкин. Кемдер ачуланырга, кемдер мактарга алыныр. Мәчетне шундый итеп төзү Татарстанда бу өлкәдә алга китүдә һәм мәчетләр төзелеше формасының эволюциясен күрсәтүдә бер адым булачак", - ди  архитектор Алмаз Муглиев.

Әлегә мәчет төзеләчәк урында буш ялан. Бу мәйданны мөхтәсибәткә шәһәр бүлеп биргән, ә дин өлкәсендәгеләр мәчет проекты белән шөгыльләнүне Алмазга тапшырганнар. Аның эшләре мөселманнарга  билгеле, аның җитәкчелегендә Чаллыда ике мәчет төзелгән инде.

Чаллыдагы яңа мәчет зур түгел, ул гыйбадәт кылучы 100 кешегә исәпләнгән. Әлеге районда хәзергә аз катлы йортлар төзелә, перспективада биек йортлар төзү дә каралган. Шунлыктан биредә заманча 16 метрлы мәчет бик кулай булачак.

"Минем өчен ул гадәти мәчет булып тоела. Торак йортлар кебек, алар да төрле стильдә төзелә бит. Классик стильдәгеләр бар, минимализм, хай-тек. Болар барысы да бик гади кабул ителә, ә менә культ биналарга килгәндә бездә консерватизм көчле. «Менә шулай гына булырга тиеш, башкача түгел» , диләр. Бу дөрес түгел дип уйлыйм", – ди Алмаз Муглиев.

Мәчетне Чаллыны әйләнеп үтүче юл кырыенда төзиячәкләр. Ул сәяхәтчеләр өчен дә уңай булачак – шәһәр эчендә алар гыйбадәт кылу урыны эзләп йөрмәячәк дигән сүз. Хәзергә проект эшләре бара.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев