Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Замана хатын-кызлары нинди булырга тиеш?

"Ак калфак” район хатын-кызлар оешмасы әгъзаларының төбәкне өйрәнү музеенда үткән чираттагы сөйләшүендә сүз замана хатын-кызлары турында барды. Әйе, бер дә җиңел түгел шул хәзерге көндә хатын-кызга. Аның гаиләдә дә, җәмгыятьтә дә тоткан роле зур һәм үтә җаваплы. Уңган хуҗабикә, иренең ышанычлы терәк-таянычы, әти-әниләренең ипле, сабыр кыз-килене булуы өстенә әле ул белемле, берникадәр дәрәҗәдә педагог-психолог, тормышның һәр өлкәсендә аңлы, үз фикерле һәм тагын әллә никадәр сыйфатларга ия булырга тиеш. Берни эшләп булмый, шундый түгел икәнсең, тормышта да, гаиләңдә дә алга бара, бербөтенлеккә ирешә, уңышлы яши алмыйсың, дип яза районның “Маяк” газетасы. Районның иҗтимагый совет рәисе урынбасары, республиканың иҗтимагый палата әгъзасы Лилия Әхмәдишинаның Әби-патша (Екатерина икенче) дәвереннән алып хәзерге көнгәчә хатын-кызның иҗтимагый тормыштагы урыны, дәгъвалап алган хокуклары һәм шул ук вакытта аңа йөкләнгән бурычлар һәм боларның барсының да реаль тормыш статистикасында чагылышлары бәян ителгән чыгышы гаять дәрәҗәдә кызыклы иде. “Ак калфак” әгъзасы, “Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире Зилә Җәләева кызлар, малайларны гаилә тормышына кечкенәдән үк әзерли башларга кирәк, дигән фикерен белдерде. Очрашуны алып барган музей җитәкчесе Ирина Халикова, фәнни хезмәткәр Гөлфия Мостафина бер-бер артлы сораулар яудырып, җанлы әңгәмәгә кушылырга чакырдылар, диелә район хәбәрендә.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев