Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Заман җилләре иҗат оешмалары эшчәнлеген дә яңача үзгәртеп коруны таләп итә

Менә алты дистә елга якын «Маяк» газетасы редакциясе каршында «Гөлстан» әдәби берләшмәсе эшләп килә. Китапка мәхәббәт сүрелеп, рухияттан читләшү барган чорда халык күңелен уяту өчен язучыларның үзләреннән зур активлык сорала. “Гөлстан”чылар әнә шул хакта уртага салып сөйләшер, киләчәккә планнар билгеләү өчен “Маяк” газетасының конференцияләр залында җыйналдылар, дип яза “Маяк” газетасы. Танылган язучылар Мәхмүт Хәсәнов, Мөсәгыйт Хәбибуллиннарның эзләрен саклаган, Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев, Илдус Гыйләҗев, Фәйрүзә Исмәгыйлова, Данис Хәйруллин, Әнәс Исхаков, Рөстәм Закуанов, Резеда Шәрипованы олы әдәбият мәйданына очырган берләшмә ул. Түгәрәк өстәлдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев та катнашты. Ул аеруча яшь каләмчеләр белән мәктәпләрдә эшне активлаштырырга тәкъдим итте. «Маяк» газетасы битләрендә гөлстанчыларның иҗат җимешләре даими басылып килә. Узган ел 17 әдәби сәхифә чыккан. Баш мөхәррир Фәрхәт Шәйхулов редакциянең эшчәнлеге һәм бу юнәлештә газетаның электрон версиясе мөмкинлекләре белән таныштырды. Соңгы елларда “Рухият” нәшриятында “Гөлстан” әдәби берләшмәсе әгъзаларының иҗат җимешләре тупланган “Илһам чишмәләре”, “Туган яктан илһам алып”, район хакимияте ярдәмендә “Гөлстан – иҗатчылар учагы” дигән китаплар дөнья күрде. Әңгәмә барышында район үзәк китапханәсе директоры урынбасары Зөлфия Саттарова, мәдәният йортының «Юлдаш» агитбригадасыннан Айгөл Зарипова да язучыларның иҗатын халыкка җиткерү буенча үз фикерләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклаштылар. Быел күп кенә якташ каләм әһелләренең юбилейлары. Район үзәк китапханәсендә һәм Җәлил бистәсендә Илдус Мәрданшинны искә алу кичәсе үтте. Дамир Асылов, Тәкыя Шәриповага багышлап та шундый кичәләр үткәрү көтелә. Шулай ук Гөлсирин Гобәйдуллина, Рөстәм Зәкуанов, Марсель Сираҗиев, Рәшит Зәкиевнең юбилейлары да азнакайлылар игътибарыннан читтә калмаячак. 21 декабрьдә Азнакай тарихында якты эз калдырган күренекле әдип Мәхмүт Хәсәновның тууына 90 яшь тула. Районыбызда аның исемендәге әдәби премия дә быел тапшырылачак. Утырышта “Гөлстан” әдәби берләшмәсенең бүгенге актив әгъзаларының да туган көннәре билгеләп үтелде. Фәрхат Шәйхулов аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Әдәби эшчәнлекне активлаштыру максатларында “Гөлстан”ның бюросы сайланды. Утырышларны айга бер тапкыр үткәрергә дигән карарга киленде, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев