Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Заман белән бергә аның ке­ше­ләре дә үзгәрә икән шул...

Азнакайда юкка чыккан авылларга багышланган халыкара конференция буласы икән дигән хәбәрне ишеткәч, башыма килгән беренче уй мондый иде – беткәннәр турында сыктап утыра торган заман түгел, алга таба яшәү ягын карарга кирәк. Районга барып, андагы төрле кешеләр белән танышканнан соң, фикерем бөтенләй үзгәрде. Заман белән бергә аның ке­ше­ләре дә үзгәрә икән шул. Кырык­ма­са-кырык төрле проблема бе­лән башы каткан, тонналар, гек­тарлар hәм тагын әллә никадәр саннар белән яшәргә күнеккән район башлыклары арасында ерак­карак карый hәм кешечә фикерли белә торганнарын тор­ган саен ешрак очрата башладык. Көрәш бәйгеләрендә районы өчен җан атып йөргән Азнакай башлыгы Марсель Шәйдуллин белән күрешеп-сөйләшеп йөрсәм дә, якыннан аралашырга туры килгәне юк иде. Тәрбиясе, акыл-интеллекты йөз-кыяфәтенә чык­кан ир уртасы минем игъти­барымны иң элек тыңлый hәм фикерли белүе белән җәлеп итте. Башлыклар гадәттә үз каланча­ларыннан, өстән торып сөйлә­шер­гә күнеккән була. Алар үзләрен башкалар белән җитәк­челек итәргә җибәрелгән кашка тәкә сымаграк хис итә. Ә Марсель бөтенләй башка. Ул үз фикерен көчләп тагу ягын караучылардан түгел. Аның үз районы, янәшә­сен­дә эшләүче хезмәттәшләре, фер­мерлар турында исемләп, яратып сөйләве гаҗәпләндерде мине. Туган нигезләренә карата бул­ган сагынуларын басу өчен шунда кайтып Сабантуйлар, җыен­нар үткәрүче юкка чыккан кечкенә авыл кешеләре турында сөйлә­гәндә аның күзләрендә моңсулык пәрдәсен күрдем мин. Нәкъ менә шундый кечкенә авылларны сак­лап калу өчен кирәк үткән­нәрне хәтердә яңарту, диде район баш­лыгы. “Хәтер түрендәге авыллар” дип зурлап китап чыгарулары да шул максаттан икән. Чөнки төрле тарихи шартларда бер Азнакай районында гына да 70кә якын авыл юкка чыккан икән, бу куркыныч әле бүген дә баш өстендә эленеп торуын дәвам итә: районда соңгы 15 ел эчендә 76 авылның берсе юкка чыкса, җидесендә уннан да кимрәк кеше яши. Яшәргә дип кайттык Азнакайдагы кечкенә авыл­лар­ның бүген ничек яшәвен кү­рәсем килеп Карамалы Елгага (халык аны бүген дә Чалтаймас исеме белән атый) барып чыктым. Табигатьнең искиткеч матур җи­ренә сыенып урнашкан бу авылда элек тә кеше күп яшә­мәгән. Ләкин тирә-юньдәге нефть калалары шул күп булмаган халыкны да суы­рып алган үзенә. “Без кайтканда монда нибары җиде йортта 13 әби-бабай яши иде”, – дип сөйли Лена апа. 4-6 Карамалы Елгага нигез салучыларның берсе, авылда кол­хоз рәисе булып эшләгән Мөх­тарулла Шәфигуллинның тугыз баласының берсе ул Лена апа. Нефтьче ире Марсель белән туган нигезенә йорт салганда читләр генә түгел, гомере буе Азнакайда урында эшләп үзләренең өе белән яшәгән Лена апа үзе дә шикләнмәдеме икән әле дөрес эшлибезме дип. Ләкин тормыш яратучанлыгы йөзенә чыккан ханым бу сорауга болай дип җавап бирде: “Икеләнмәдек, шик­лән­мәдек, торырга дип кайттык”. Бәлки нәкъ шушы тәвәккәллек башкаларның да алар үрнәгенә иярүенә көч-куәт биргән, рух өстәгәндер. Әмма ничек кенә булмасын, бүген Карамалы Елга урам тутырып утырган берсеннән-бер­се матур йортлардан торучы үсеп килүче авыл булып кабул ителә. Юкка чыгарга хөкем ителгән авылның ялт иткән таш мәчете, үз хәзрәте, урамга торбалардан агып төшүче чишмә суы, бөтен ти­рә-юнь халкын үзенә җыючы кече авыл җыены дип аталучы атаклы Сабан туе hәм тагын әллә никадәр үзенчәлекләре бар. 4-5 Шәhәрчә яшәве килеш-кыя­фә­тенә, киенү рәвешенә күчкән Лена апаның парнигында чәчәк атып утырган кыярларына күзем төшеп, аннан бакчасының зурлыгы белән кызыксындым. “Җир җитәрлек – 60 сутый, – диде ул. – Туган-тумачалар белән бергәләп эшлибез”. Тынгы белми hәм башкаларга да тынгы бирми торган ханымны җирле үзидарәгә депутат итеп сайлаганнар. Лена апа кебекләр, билләhи, үзләре генә дә буш урында сала гына түгел, кала корырлык көч-куәткә ия. Мин аның кыска гына вакыт эчен­дә ничек итеп авылга газ, су кертү, мәчет салу артыннан йөрүләрен тыңлап хәйран калдым. Зарлана белми торган ханым бүген авылда яшьләр урамы булдыру мә­шәкате белән яна. “Яшьләргә ипотека йортларын менә шушы урын­да салып бир­сәләр, безгә тормыш уты өстәлер, ә яңа төп­ләнүчеләргә бөтен уңайлыклары булган матур авылда яшәү насыйп булыр иде”, – ди Лена апа. Әтисенең эшен, яшәү рәвешен дәвам итүче шушы бөтерчек кебек апаның бу хыялы да тормышка ашар дип ышанам мин. Чөнки авыл дип җан атучы тынгысызларны аң­лый торган район җитәкчесе бар Азнакайның. Колхоздан соң да тормыш бармы? Әсәйдәге колхозны банкротлыкка чыгарулары, көпә-көндез мал­ларын, техникасын кырып-се­береп читкә ташулары турында газетабызда тәфсилләп язган идек. Эш бүлмәсендә утырганда район башлыгыннан Әсәйнең бүгенге хәле турында сорамый ка­ла алмадым. “Ул бәндәләр Әсәйдән соң Татарстанның тагын бер зур колхозын ботарларга өл­герде инде, – диде башлык. – Тулы бер система бит ул. Кырын эшлә­рен закон кысаларына туры китереп эшләүче ул корткычларга бүген бернинди дә чара табып булмый шул”. Ә Әсәй, колхоз җимерелү ачысын кичергәч, бер-бер артлы чыгарылган ике бәетне кулдан-кулга йөртеп укый да тормыш итәргә алына. Бүген авылда өч фермер хуҗалыгы оешкан. Алар белән миңа күреп сөйләшергә туры килде. Дөрес, Айрат Хә­бибуллин фермерлыкка колхоз исән чакта ук алынган булган. Бүген аның илле башлап сыер малы исәпләнә. Улы Булат безнең янга сыерлар көткән җиреннән килде. 4-3 Төпле, акыллы егет икәнлеге күренеп тора. Райондагы яшьләр программасы буенча авылда йорт җиткергән. Әтисе hәм энесе белән бергәләп маллар санын йөзгә тутырырга ниятләре бар. Колхозның җимерелмичә калган бер торагын арендага алмакчылар икән. Мине озатып килгән район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасыйм Усманов аңа ул торакны программа буенча сатып алу файдалырак икәнлеген аңлатып бирде. Шунда ук печән пресслау агрегатын hәм өстәмә җир кишәрлеге алышырга да ярдәм итәчәгенә ышандырды. 4-4 Колхозсыз калу ачысын бик күпләр татыды. Бәхетле Әтнә hәм Балтач районында яшәүчеләр генә бүген бик күпләр сагынып сөйләгән, безнең хыялдагы коммунизмны хәтерләткән колхозларында яшәвен дәвам итә. Ә Әсәйдә исә бүген өч бөртек фермерны дүрт күз белән күзәтә авызы пешкән авыл халкы. “Сезнең малларны кайчан алып китәләр?” – дип сорыйлар бездән, – ди Айрат. – Карап, сынап торучылар күп. Ышанып җиткермиләр”. Әйе, әле кайчан гына фермерларга юл бирмәс өчен җан талашкан бюрократия машинасының бүген тагын ничек ярдәм итик дип торуын, әлбәттә инде, Татарстан Президентының бу эшне үз контроленә алуы белән аңла­тыр­га кирәктер. “Колхоз барыбер ке­шенең үзенеке булмады бит инде, – ди Марсель Шәйдуллин. – Фермер исә – ул хуҗа дигән сүз – үзе­некен тиз генә бирмәс, кеше­некенә тимәс”. ...Ул көнне конференциягә ки­лүчеләрне республиканың данлыклы Чатыр тавына алып мен­де­ләр. Күпме тапкырлар эш сәфәре белән Азнакайга килеп тә шушы тауга менәргә вакыт табылмаган иде. Искиткеч матур манзара ачыла икән бит бу тау башыннан. Аның югарылыгыннан тормышка бөтенләй икенче күзлектән карый башлыйсың, күңелгә көч-куәт, дәрт өстәлә. Ирексездән күңелгә Тукаебызның: “Инде эшлик саф, ачык күзләр белән, чын аң белән”, – дигән шигъри юллары килә. Менә шундый күңел халәте белән кайттым мин Чатыр таулы Азнакай төбәгеннән.
Миңназыйм Сәфәров, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев