Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Южно-Сахалинск шәһәрендә татар якшәмбе мәктәбе ачылган (ФОТО)

24 сентябрь көнне Сахалин өлкәсе башкаласы Южно-Сахалинск шәhәрендә, Сахалин өлкәсе милли мәдәният автономиясе  «Ак калфак» хатын-кызлар  оешмасы белән берлектә татар якшәмбе көн мәктәбен ачу тантанасын  уздырды. Татар якшәмбе мәктәбе ачылу — Сахалин өлкәсендәге татарлар өчен шатлыклы вакыйга булды. Утрауда 10 елдан артык берничә татар оешмасы эшләп килсә дә, әлегә кадәр татар якшәмбе мәктәбе юк иде. Бу шатлыклы вакыйга белән котлап, Сахалин өлкәсенең имам хатыйбы — Җамал хәзрәт  тә мәктәпкә зур уңышлар теләвен белдерде. Мәктәпкә hәр яктан да, hәрдаим ярдәм итеп торачакларын белдереп, Сахалин өлкәсе милли-мәдәни автономиясе рәисе Шәймәрданов Динур Нуриевич hәм аның урынбасары Әхәэмов Радик Закуанович чыгыш ясадылар. Бүгенге көндә татар телен hәръяктан кысрыклаган чорда, Ерак Сахалин утравында татар якшәмбе мәктәбе ачылу бик үзенчәлекле вакыйга булды. [gallery columns="1" link="file" size="large" ids="33639,33640,33641,33642,33643,33644,33645,33646"]  

Вәсилә Хуҗина, Татар  якшәмбе мәктәбе укытучысы

Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев