Татар матбугаты
Южно-Сахалинск шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл куярга җыеналар
Бу турыда Татарстан Фәннәр академиясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
"27 апрельдә Сахалин өлкәсе хөкүмәтендә Южно-Сахалинск шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәлен урнаштыру мәсьәләсе буенча экспертлар утырышы узды. Утырышта доклад белән Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Төбәкне өйрәнү һәм иҗтимагый-мәдәни тикшеренүләр үзәге мөдире Л.М. Айнутдинова чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында аерым игътибарны Татарстан Республикасы һәм Сахалин өлкәсе арасында хезмәттәшлек итүне көчәйтүгә бирде", диелгән әлеге хәбәрдә.
Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев