Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ютазыда "Сихри каләм" берләшмәсе эшли башлаган

Ютазы районы үзәге Урыссу бистәсендәге балалар иҗаты үзәгендә быел “Сихри каләм” берләшмәсе эшли башлады. Ул укучыларның иҗади сәләтен ачуны, сүз сәнгатен үстерүне үзмаксат итеп куя. Бу хакта "Ютазы таңы" газетасы яза.

Берләшмә программасына шигырь, әкият, хикәя, мәкалә һәм башка шундый әсәрләр иҗат итү, текстларны бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү, сценарийлар язып, аларны сәхнәләштерү кебек эшләр каралган. "Сихри каләм" берләшмәсе җитәкчесе Гөлнар Садретдинова кайбер укучыларның әсәрләрен басмага тәкъдим иткән.

Газиз укытучым

 Укытучы! Бөек сүз ул! “Белем иясе” диләр. Белеме булган кешенең Тормышы уңар, диләр. Укытучы! Газиз кешем! Белем биреп үстерде. Хәреф танып өйрәткәндә, “Файдасы күп, бел!” – диде. Безнең барлык рәхмәтләр дә Яусын мөгаллимнәргә! Зур уңышлар юлдаш булсын Авыр хезмәтләрендә!

Алинә ӘХМӘТОВА, Урыссу гимназиясенең 8 сыйныф укучысы.

Туган ягым

Туган ягым - алтын бишек! Бик яратам мин сине. Синең сихри матурлыгың Сокландыра күңелне.

Синең сихри чишмәләрең, Урман, елга, күлләрең, Матур болын-кырларың, Иркен синен юлларың.

Туган ягым - алтын бишек! Сиңа карап сокланам. Читкә чыгып китсәм дә, Сине һич оныталмам.

Лиана ХӘЙРУЛЛИНА, Бәйрәкә мәктәбенең 10 сыйныф укучысы.

Укытучым

Укытучым, сиңа багышлап, Язам шушы шигырь юлларын. Авыр хезмәтеңә таң калып, Барча кеше ия башларын. Әнием шикелле кадерле син. Нур чәчелә синең йөзеңнән. Шушы матур бәйрәмеңдә Котлыйм сине ихлас күңелдән! Картайма әле, укытучым! Һәрчак көләч булсын йөзләрең! Елмайганда күзләреңнән синең Якты нурлар һәрчак сибелсен!

Лиана ХӘЙРУЛЛИНА, Бәйрәкә мәктәбенең 10 сыйныф укучысы

Батыр күңеле сөенә!

Карале бу батырга, Барысыннан уздыра. Биленә сөлге бәйләп, Барысын да туздыра. Батыр чыкты паласка, Ашыкмыйча бил алышты. Батыр күңеле сөенә! Җиңде ул бу көрәштә.

Ленара Әгълиева, Бәйрәкә мәктәбенең 9 сыйныф укучысы.

Көз

 Менә көз җитте тагын... Агачлардан яфрак коела. Төннәр хәзер озын инде, Ә көннәре кыска тоела...

Мәликә Синәгулова, Урыссу гимназиясенең 4 сыйныф укучысы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев