Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Юность" Мәдәният йортында "Галимҗан Баруди истә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак

21 декабрьдә башкалабызның «Юность» Мәдәният йортында (Химиклар урамы, 11) Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте татар дин эшлеклесе, мөфти Галимҗан Баруди елы уңаеннан «Галимҗан Баруди истә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештыра, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Әлеге чара барышында вәгазьләр укылачак, Галимҗан Баруди турында фильм күрсәтеләчәк, күренекле галимнең тормыш юлы хакында сөйләячәкләр, Әлмәт мәдрәсәсе шәкертләре тарафыннан театральләштерелгән өзек тәкъдим ителәчәк, Галимҗан Барудиның туганнары белән күрештерәчәкләр, мөнәҗәтләр әйтеләчәк. Кичә 18.00 сәгатьтә башлана. Керү бушлай.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев