Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ЮНЕСКОда Болгар музей-тыюлыгы тәкъдим ителгән

ЮНЕСКО һәм Гарәбстан бөтендөнья мирасы төбәк үзәге оештырган халыкара конференциядә музейлар төп сөйләшү темасы Конференция Тарихи кыйммәтләрне саклау һәм торгызу халыкара үзәге (ИККРОМ), Һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау халыкара советы (ИКОМОС), Табигатьне саклау халыкара берлеге (МСОП) һәм Музейлар халыкара советы (ИКОМ) хезмәттәшлегендә үтә.

Әлеге чара Парижда, ЮНЕСКО штаб-фатирында үтте, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте. Конференциянең максаты – ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән музейлар очраша торган аерым проблемаларны өйрәнү.

Чарада музейларның төп миссиясе тарихи кыйммәтләрне саклау һәм алга куелган бурычларны үтәү дип белдерелә. Аерым секцияләр нинди дә булса куркыныч туучы музейлар проблемасына багышланган.

Конференциядә барлык илләрдән экспертлар катнашкан. Аерым атаганда, мәдәният мәсьәләләре буенча ЮНЕСКО генераль директоры урынбасары Франческо Бандарин, Гарәбстан бөтендөнья мирасы төбәк үзәге президенты Шейх Маи бин Мөхәммәд Әл Хәлиф, шулай ук Греция, Мексика, АКШ вәкилләре һ.б булган. ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова «Болгар музей-тыюлыгы хәзерге этапта» темасына доклад белән чыккан.

Халыкара эксперт берлеге бүгенге көндә музейларның мәгариф мәсьәләләрендә, социаль бердәмлектә һәм ныклы үсештә зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үткән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев