Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ЮНЕСКО таҗик һәм үзбәк пылавын бөтендөнья мәдәни мирасы дип таныды

ЮНЕСКОның Матди булмаган мәдәни мирасны саклау комитеты карары нигезендә матди булмаган мәдәни мирасны саклау репрезентатив исемлегенә яңа элементлар өстәлде. Кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасның репрезентатив исемлеге матди булмаган мирасның төрлелеген күрсәтүче һәм аның әһәмиятен тулысынча аңларга ярдәм итүче элементларны үз эченә ала. Бу хакта ЮНЕСКОның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бүгенге көндә әлеге исемлектә 366 элемент бар. Комитетның 1 декабрь көнне узган утырышында әлеге исемлеккә түбәндәге элементлар кертелгән.

Төркия – традицион «чини» һөнәрчелеге белән билгеле. Биредә бизәкләп эшләнгән традицион фаянс һәм керамика плитәләре җитештерелә һәм аларны өй, бина фасадлары бизәлешендә очратырга була. Җирле гадәт, йолаларны сурәтләгән бу рәсемнәр башта кәгазьгә төшерелә, аннан плитәләргә. Соңыннан буяп, бизәкләп бетерелә. Әлеге кәсеп белән өйләрдә дә, уку йортлары остаханәләрендә дә шөгыльләнәләр. «Чини» сәнгате Төркиянең көнкүреш мәдәниятен күрсәтүче бер алым булып тора.

Казахстанда курес – көрәш, ыруларда кулланылучы традицион басып көрәшүнең бер формасы. Алышның төп максаты - көндәшеңне ике җилкәсенә дә егып салу. Элек остазлар бу төр белән яшәүсмерләрне җирле спорт ярышларында катнашу өчен әзерләгәннәр. Бүгенге көндә курес ир-атлар да, хатын-кызларда шөгыльләнүче гомуммилли спорт төре булып тора. Ул шулай ук кайбер илләрдә күрсәтелүче халыкара ярыш программасына кертелгән. Курес ырулар арасындагы толерантлык принципларына нигезләнгән бәйләнешләрне ныгыта. Әлеге традиция мастер-классларда һәм спорт клубларында дәвам итә.

Таҗикстан - Оши-палав (пылау) - традицион ризык. Һәм ул мәдәни мирас булып санала. Аны биредә «Ризыклар короле» дип саныйлар, ул ит, дөге һәм тәмләткечләр кушылып зәерләнә. Әлеге блюданың 200ләп рецепт варианты бар дип санала. Аны әзерләү һәм куллану җәмгыятьнең төрле катлау кешеләрен берләштерә. Ул көндәлек аш та һәм кунак ризыгы буларак та әзерләнә. Пылау әзерләү серләре өйләрдә һәм кулинария мәктәпләрендә яшьләргә тапшырыла.

Үзбәкстан – пылау әзерләү традицияләренә һәм мәдәниятына бай ил. Үзбәкләр әйтеме буенча, кунакларга, хуҗалар аларны пылау белән сыйламыйча китәргә ярамый. Традицион блюдо дөгедән, иттән һәм яшелчәләрдән тәмләткечләр белән әзерләнеп, көндәлек ризык итеп бирелә. Шулай ук аерым очракларда, мәсәлән, якыннары фанилыктан бакыйлыкка күчеп, аларны искә алганда әзерләнә. Пылау әзерләү серләре гаиләдә саклана, җәмәгать туклану урыннарында остаздан өйрәнчегенә күчә. Әлеге традиция социаль элемтәләрне ныгытуда көнкүреш мәдәниятенең бер өлеше булып тора.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев