Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Юл кагыйдәләрен инкарь иткән машина йөртүчеләргә каты җәза биреләчәк

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Хөкүмәте рәисе урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаровны парламентка юлда машинаны тәртипсез йөрткән өчен җәза кертү тәкъдимен мөмкин кадәр тизрәк тапшырырга сорады. “Татарстан Президенты законны үтәми торган йөртүчеләрне кискен тәнкыйтьләнде. Алар аркасында кешеләрнең гомере өзелә, гөнаһсыз балалар һәлак була. Кыйммәтле машиналарда йөргән кешеләр өчен 5-6 мең сум штраф, бәлки, күп түгелдер. Без чираттагы утырышта Татарстан парламенты исеменнән Россия Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәргә телибез. Безне бу мәсьәләдә хупларга тиешләр дип уйлыйм”, – диде парламент җитәкчесе. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Татарстанның Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗевкә дә мөрәҗәгать итте: “Җәза каты булырга тиеш. Юлда машиналар күп, кешеләр дә күп үлә. Судьяларга бай ата-аналар һәм башкаларның хәленә кермәскә кушыгыз. Юлдагы һәлакәтләр машина йөртүчеләрнең рульгә исерек утыруы сәбәпле чыга. Тротуарлардан йөриләр, тукталышларга менәләр, нәтиҗәдә, кешеләр һәлак була”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев