Татар матбугаты
"Юк" дигән җавап кына кабатлана
2009 елның 22 февраленнән 23 февраленә каршы төндә Ташкичүдә янгын чыкты: "Вамин-Мәрҗани" инвестор хуҗалыгы идарәсе урнашкан контора бинасы, кирпеч стеналары гына калып, янып бетте. Ут нидән чыккан, ничек төнлә бар кеше дә татлы йокыда чакта үрләгән, бу хакта фаразларга була, имеш-мимешләр таратырга мөмкин, әмма өздереп берни дә әйтеп булмый. Күпсанлы финанс документлары, хуҗалыкта эшләүче бар кешенең хезмәт кенәгәләре (хуҗалык ярты районны үзенә йотканга күрә, алар шулай ук бик зур санда) төннең санаулы минутлары эчендә көлгә әйләнделәр.
Янмый торган сейфтагы акча гына сакланып калган, диделәр. Ни өчен хезмәт кенәгәләре сейфта сакланмаган, алар өчен кем җавап бирергә тиеш, бу хакта сораулар куеп мәшәкатьләнмәделәр. Уртак мал (дөресрәге, инде ниндидер серле юллар белән инвесторныкына әверелгән мал) янганга беркем дә кайгырмады кайгыруын, ләкин озак та үтми, хуҗалыкта эшләүчеләрнең баш авыртуы башланды: хезмәт кенәгәсе белән бергә озак еллар буе эшләп җыелган стажлар да юкка чыккан, имеш. Беренче булып бу хакта пенсия яше килеп җиткәннәр белде. Үзләре алдына язмыш куйган төенне чишмәк булып, алар тегеләй талпындылар, болай тартылып карадылар, әмма төен җитәкчеләрнең ваемсызлыгы, бухгалтериядә эшләүче персоналның җавапсызлыгы нәтиҗәсендә бик нык төйнәлгән иде. Кырык еллап авыр эштә эшләп картайганнарның байтагы, стажларын раслый алмыйча, минималь пенсия белән килешергә мәҗбүр булдылар.
Илдә яшәп килгән законнар үтәлсә, янгын зур проблема китереп чыгарырга тиеш түгел иде. Документларның район архивында да саклануы каралган, шуңа күрә төп нөсхә янса, архивтан барып белешмә аласың да стажыңны раслыйсың. Тик Ташкичү һәм Мәмсә авылларында яшәүче элекке колхозчылар бу мөмкинлектән дә файдалана алмадылар, чөнки элекке Камил Якуб исемендәге колхоз, аннан соң “Мәрҗани“гә әверелгән хуҗалык, иң соңыннан “Вамин“ тарафыннан кабып йотылып, “Вамин-Мәрҗани“ дигән гигант предприятиенең үзәгенә әйләнгән бер бүлекчәнең бухгалтериясе бер тапкыр да район архивына документлар тапшырмаган. 1997 елдан башлап Пенсия фондына иминиятләштерү кертемнәре түләп барылганга күрә, стажның ул өлешен раслау мөмкин, ә аңа кадәргесеннән җилләр искән, имеш. Инде вакыйгага сигез елдан артык вакыт үтсә дә, проблема әле һаман да кайтаваз бирә. Соңгы көннәрдә "Ватаным Татарстан" хәбәрчесенә Чаллыдан шалтыраттылар һәм мәктәптә укыган чорда җәйге каникул вакытында колхозда эшләгән айлар өчен архивтан белешмә алырга булышуны үтенделәр. Сүз бар авыр эш кул хезмәте белән башкарылган алтмышынчы еллар ахыры – җитмешенче еллар башы турында бара.
Капиталистик илләрдә балаларны рәхимсез рәвештә эксплуатациялиләр дип дәреслекләрдән укып белгән үсмер бала, эссе көндә басуга чыгып, печән җыйган, борчак чапкан, аны әйләндергән, йөк төягән, хезмәте өчен түләнгән мескен тиеннәргә үзенә уку кирәк-яраклары сатып алган, гаиләсенең матди хәлен яхшыртуга үзеннән өлеш керткән, аннан соң шәһәргә китеп, аз түләүле эштә эшләп, пенсиягә чыккан. Көннәрдән бер көнне аңа әйткәннәр: “Балачакта эшләгән айларыңны раслап белешмә китерсәң, пенсия баллары өстәлә һәм бер чеметем күләмдә булса да пенсияң арта“. Күз алдыгызга китерегез: минималь пенсия белән кибеткә чыккан пенсионерны, аның өчен йөз-ике йөз сумлык өстәмә дә бик мөһим бит. Һәм менә шул өстәмәгә өметләнеп, ул инде үзенә белешмә алып бирүне сорый. Район архивында исә газета хәбәрчесенә: "Камил Якуб исемендәге колхозның архивы юк, документлар архивка оешма ликвидацияләнгәндә генә тапшырыла", – диләр. Газета хәбәрчесе ликвидациянең инде берничә кат булуын, бүген районда бер генә колхоз да калмаганлыгын искә төшергәч, аптырыйлар, нәрсә дип әйтергә дә белмиләр. "Юк" дигән җавап кына кабатлана.
Документлар архивта сакланмаган очракта да, "Хезмәт пенсияләре турында"гы Федераль законның 13 статьясы шаһитлар күрсәтмәсе ярдәмендә стажны раслату мөмкинлеген карый каравын. Тик бу – шактый мәшәкатьле һәм катлаулы эш: синең белән бер чорда бергә эшләгән һәм эшләве турында кулында документы булган кимендә ике кешенең шаһитлыгы таләп ителә. Без сөйләгән очракта исә стаж турындагы мәгълүматлар бар кешенеке дә янып күккә төтен булып очты бит, кулында шаһитлыгының чын икәнен раслаган документы булган кешене табу – шактый кыен эш. Шуңа күрә әлегә төен төйнәлгән килеш кала бирә. Бәлки, мондый проблемасы булган барлык фәкыйрь пенсионерларны бергә туплап, эшне судка биреп караргадыр? Монысы да – катлаулы һәм чыгымлы эш. Ярый, хуш, алтмышынчы-җитмешенче елларда колхозда көтү көткән, печән чапкан, сенаж салган балаларны үз проблемалары белән калдырыйк та бүгенге көнгә кайтыйк.
Бүген пенсиягә чыгу проблемасы артык катлаулы түгел. Тәртипле оешмада эшләсәң, ул синең өчен иминиятләштерү взнослары да түләп барса, син пенсия турында кайгыра башлаганчы ук, Пенсия фондыннан сиңа шалтыраталар, итагатьле генә итеп килеп китүеңне сорыйлар, анда исә инде бар нәрсә дә әзер, имеш. Балачакта һәм студент чакта хезмәт кенәгәсеннән башка гына тегендә-монда эшләп йөргән елларыңны да стажга кертүләрен сорамасаң, пенсия тиз рәсмиләштерелә. Тик моның да кечкенә генә бер шарты бар: иминиятләштерүчеләрнең синең хакта мәгълүматны электрон формада Пенсия фондына тапшырган булулары кирәк.
Бу бик гади әйбер: документны сканер ярдәмендә компьютерга кертәсең дә, төймәгә генә басып (утырган урындыгыңнан да кузгалмыйча), Пенсия фондына озатасың. Тик бухгалтерларның бик күбесе менә шушы гади операцияне дә башкармыйлар. Бүгенге көндә республика буенча йөзләгән иминиятләштерүче пенсионерлар өчен кирәкле документны электрон рәвештә Пенсия фондына тапшырмаган. Алар арасында күбесе авыл хуҗалыгы предприятиеләре, кече бизнес хуҗалары, хәтта мәктәпләр һәм балалар бакчалары да бар. “Вамин-Мәрҗани”нең варисы булган, әлегә тулысынча рәсмиләштерелеп үк бетерелмәгән хуҗалык та шулар исәбендә. Ташкичүдә бухгалтерлар әле һаман да булачак үз пенсионерларының проблемаларына төкереп карыйлар, аларны чират торып Пенсия фонды белгече каршына барып утыргач та белешмә эзләп тагын чабып йөрү өчен чыгып китәргә мәҗбүр итәләр. Газета хәбәрчесе бу хакта Пенсия фондының Арча һәм Әтнә районнары бүлекчәсе җитәкчесе белән сөйләште, дисциплинаны бозучыларга җәза биреп булмыймы икәнен белеште. Җәза бирелми икән, Пенсия фонды белгечләре иминиятләштерүчеләр арасында бары тик аңлату эшләре генә алып баралар. Күп иминиятләштерүчеләр сканер юклыктан зарланалар, ди.
Быелның 18 июленә кадәр докуметларның электрон үрнәген Пенсия фондына тапшырмаган “Кырлай” агрофирмасының сканеры юкмы яисә инде юкка чыккан (ликвидацияләнгән) “Арча” агрофирмасында булмаганмы бу заман коралы? “Арча” агрофирмасына шалтыраткач, телефонны алган ханым инде предприятиенең юк ителгәненә берничә ай вакыт үтүе турында әйтте. Димәк, документларын электрон формада тапшырмый гына җан биргән предприятие бухгалтерлары аларны архивка да озатмаган булса, булачак пенсионерлар өчен мәшәкать арта дигән сүз бу. Дөрес, 1998 елдан башлап эшләгән елларны Пенсия фонды үзе дә раслый икән, ә аңа кадәргесе белән нишләргә? Мин хәтерлим: Ташкичү урта мәктәбендә эшләгәндә, ул электрон документны бик җентекләп әзерләделәр: хезмәт кенәгәсендә бар нәрсә дә язылганмы, дөрес язылганмы дип кат-кат белештеләр, исәпкә алып җиткерелмәгән нәрсәләр булса, төзәтелде. Шуңа күрә мәктәптән пенсиягә чыгу майлы коймак ашау кебек үк җиңел эш була гадәттә.
Арча районында уникеләп оешма (арада район ветеринария берләшмәсе, “Лесхоз” мәктәбе кебек җитди оешмалар да бар) документларның электрон үрнәген Пенсия фондына тапшырган бүгенге көндә. Алексеевск районында андый тәртип бозучы берәү генә, мәсәлән, ул – Урта Тигәнәле мәктәбе. Әгерҗе районында Лилия Сәхипова атлы бер иминиятләштерүче генә кагыйдәне үтәми. Бөгелмә районында электрон документлар белән эшләүгә ваемсыз караган 11 иминиятләштерүче оешма бар. Электрон документлар белән бер үк вакытта кәгазь документларны да архивка тапшыру тиештер, минемчә, чөнки компьютер хәтерендәге мәгълүматның да йөз процент саклануы гарантияләнә алмый. Хакерларның бер вирус үрчетеп җибәрүләре җитә бөтен электрон хәтернең астын-өскә китерү өчен. Шуңа күрә район оешмалары, җитәкчеләр хезмәт стажлары турындагы мәгълүматның сакланышына тиешле игътибар бирсеннәр иде.
"Юк"дигән җавап кына кабатлана |
Рәшит Фәтхрахманов, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев