Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Югары уңышлар күрсәтеп килгән Татарстан мәгарифе нигә телгәләнә?" - Римма Ратникова

  Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 33нче утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова Татарстанда дәүләт телләрен һәм Татарстанда яшәүче халыкның туган телен укыту мәсьәләсе буенча депутатлар алдында чыгыш ясады. Ул узган атнада Кукмара районы активы белән очрашуда Россия Конституциясе һәм Татарстан Конституцияләренең гарантия, ә телләр буенча федераль закон федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә үзләренең дәүләт телләрен билгеләүгә республикаларга хокук бирүе турында сөйләвен җиткерде. “25 мәктәп директоры зур шөбһә белән төнге 22.00 сәгатькә кадәр аларга прокуратурадан шалтыратып, кисәтү генә түгел, административ һәм хәттә җинаять эше белән куркытуларын хәбәр итте”, - дип җиткерде чыгыш ясаучы. Аның сүзләренчә, парламентарийлар адресына Казан мәктәпләре директорларыннан да, республика районнарыннан ата-аналардан да мөрәҗәгатьләр аз түгел. “Прокурор тикшерүләре барган республика мәктәпләре директорларын прокуратурага чакырып, алардан уку программаларын үзгәртүне сорый. Аннан татар телен алып, аны туган тел белән, ә бу бит бер үк нәрсә түгел, аңлыйсыз, алыштыруны таләп итәләр. Ата-аналар җыелышлары бара, анда балаларны милләтләргә бүләргә тиеш булалар. Республикада вәзгыятьне тотрыксызландыруның башка яхшы ысулын уйлап чыгарып булмастыр”, - дип шәрехләде депутат. “Уку елы уртасында ничек итеп уку планын үзгәртеп була? Нәрсәгә нигезләнеп һәрвакыт мәгарифтә югары уңышлар күрсәтеп килә торган Татарстан мәгарифе беренче чиректә телгәләнә? Моңа закон нигезендә дәлилле җирлек бармы? Прокуратураның безнең законнарга нинди дәгъвасы бар? Хөрмәтле Илдус Сәидович, сез телләр буенча кануннарда бернинди дәгъва юклыгын бер генә тапкыр расламадыгыз бит. Әллә бу прокурор урыннарда кешелексезлектә киртәне бөгәргә ярый дип саныймы?”- дип сораулар яудырды Римма Ратникова.      
 Алия Җамалиева, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев