Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Югары уку йортларына кемнәрне көтәләр?

Быел республика  мәктәпләрен тәмамлаган барлык укучыларның да югары уку йортларына укырга керү мөмкинлеге бар. Чыгарылыш сыйныф укучыларының саны 14,5 мең булса, ә бюджет урыннары 16 меңгә якын. Тик вузларда БДИ нәтиҗәләре югары булган егет-кызларны гына көтәләр. Имтихан күрсәткечләре исә былтыргыдан күпкә яхшырак. – Алдагы еллардагы кебек абитуриентлар документларын  биш вузга өчәр юнәлеш буенча тапшыра ала. Белгечлек юнәлешенә – 1247, магистратурага – 5 мең 252, бакалавриатка 9 мең 307 урын каралган. Мәгълүмат технологияләре юнәлешенә бюджет урын­нарының саны – 30, химиягә – 16, электроника, радиоэлектроника һәм системалар буенча  6 процентка арткан. Бу хезмәт базарындагы ихтыяҗга бәйле. Тел гыйлеме, хезмәт күрсәтү һәм туризм, архитектура, икътисад, юридик юнәлеш­ләргә, киресенчә,  урыннар киметелде, – дип белдерде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов кичә Министрлар Кабинетында узган брифингта. Республикада 24 югары уку йорты һәм 20 филиал исәпләнә. Шуларның 30га якыны дәүләтнеке булып санала. Быел кабул итү кам­паниясендә әллә ни үзгә­решләр көтелми. Физик мөмкинлекләре чикләнгән абитуриентлар элек исә медицина социаль-экс­пер­ти­за нәтиҗәсе тапшырган булса,  хәзер инвалидлык турында белешмә тапшыру да җитә. Россия илкүләм гвардия хәрбиләре һәм алар­ның балалары югары уку йортына ташлама бе­лән керә алачак. Яңа белгечлекләр бары КИТТУ-КАИда (наноматериаллар) һәм мәдәният университетында гына булдырылган. Югары белем үз­ләш­терим дигәннәргә үзе­бездә барлык мөм­кинлек­ләр тудырылган, ди вуз җи­тәкчеләре. Соңгы елларда  “акыллы баш”ларның да күпләп читкә китүе күзә­тел­ми икән. Президент сти­пендияләренә лаек булганнар да үз туган җирләренә тугры калырга тырыша. Шулай да  читтәге кояшны яктырак санаучылар да бар. Шунысын әйтергә кирәк: Казан дәүләт төзелеш-архи­тектура ака­демиясендә те­ләгәннәр татарча укый ала. Кырымнан килгән абитуриентлар өчен ташламалар бе­те­рел­гән. Аларны БДИ нәти­җә­ләре буенча кабул итә­чәк­ләр. Республикада 150­дән артык кырымлы укый. Ә менә түләүле бүлек­ләрдә борчылырлык проб­лемалар бар. Бәяләр арткан һәм ул  әти-әниләрнең кесә­сенә сугарлык. Әйтик, КФУдагы моңа кадәр иң арзан, ягъни елына 60 мең сум түләргә кирәк булган бел­гечлек­ләр­нең хаклары ике тапкырга диярлек арткан. Башка вузларда да бәя­ләр күтәрелгән. “Бу Мәскәү өчен, бәлкем, кыйммәт тә тү­гелдер, ә тө­бәкләр өчен  – күп акча”, – ди  ректор урынбасары Рияз Минзарипов. КФУга хәзерге вакытта 2 меңнән артык гариза тапшырылган. Ә абитуриентлар агышы чыгарылыш укучылары кулларына аттестат алгач көтеләчәк. Белем сыйфатына кил­гәндә, быел БДИ күрсәт­кечләре былтыргыдан югарырак. Физика, математика кебек фәннәрдән начар бил­ге алучылар азрак. Әм­ма әлегә БДИ нәтиҗә­ләре рәсми рәвештә җит­ке­рел­мәде. Казан дәүләт энергетика уни­вер­ситетының ректор вазыйфаларын башкаручы Александр Леонтьев әй­түенчә, соңгы елларда университетка укырга теләге булганнар гына килә. “Беренче курста студент­ларның  уку йортыннан куылу очрак­лары күзәтелми. Моңа бигрәк тә галимнәр куана”, – диде ул. Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алек­сей Созинов укырга керү баллары югары булуын җит­керде. Ул БДИны укучы­лар­ның белемен объектив бәяли дип саный. Әлеге университет башка вузлардан максатчан (целевик) юнә­лешкә иң күп абитуриент кабул итүе белән аерылып тора. Монда андыйлар 71 процентны тәшкил итә. КИТТУ-КХТИда хәзер – яңа ректор. Аны Сергей Юшко җитәкли.  Быел читтән торып уку бүле­гендә магистратурага 21 бюд­жет урын бүлеп бирел­гән. Бу да яңалык булып тора. Узган ел КХТИга керү өчен өч фәннән 200дән артык балл туплау кирәк булган. Казан Идел буе  дәүләт  физик культура, спорт һәм туризм  академиясендә бюджет урыннары елдан-ел арта икән. Быел бу сан 600дән артык.  Анда республиканың бар­лык районнарыннан, илнең 62 төбәгеннән һәм  13 чит илдән 2,4 мең  студент  белем ала. Ректор Йосыф Якубов   белдергәнчә, соңгы елларда БДИ баллы уртача 70кә җиткән. “Ел дәвамында укуда “койрык“лары булганнарга уку йорты белән хушлашырга туры киләчәк. Студентның спорт­тагы казанышларына гына карамыйбыз”, – ди ул, катгый итеп. Ректорларның таләбе бер – студент яхшы укырга тиеш. Вузларга кабул итү 20 июньдә башланды. Документлар кабул итү 26 июльдә төгәлләнәчәк. Бәхетле сту­дентларның тулы исемлеге 8 августта билгеле булачак.  
Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев